Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

“Туым җондызы” җиңүчеләре сәхнә юлын сайламый...

Ел саен уза торган керәшен җырларын яшь башкаручыларның "Туым җондызы" фестивалендә яңадан-яңа талантлар ачыла. Мәктәпне бетереп чыкканнан соң бу талантлы балалар, никтер, эреп юкка чыккандай булалар. Кая китә соң алар? Олы җырчыларыбыз Раиса Тимофеева, Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Лена Бичарина кебек сәхнә сандугачларыбыз яңадан булмас микәнни? "Киләчәк тормышыгызны сәхнә белән...

Регина Павлова, Мамадыш районы Шәдче мәктәбенең 11 класс укучысы:

Туган авылым Юкәче балалар бакчасына йөргәндә үк җырлый идем. Керәшен җырларын әниемнең әнисе - Җөридә яшәүче Палый әбиемнән, әтиемнең әнисе - Юкәчедәге Люба әбиемнән өйрәндем. Түбән классларда укыганда ук "Йолдызлык", "Яшь талантлар" кебек конкурсларда катнашып киләм. Әлфия Авзалова, Сара Садыйкова исемендәге бәйгеләрдә дипломант, беренче дәрәҗә лауреат булдым. Төбәкара яшь башкаручыларның "Сандугач керде күңелгә" бәйгесендә беренче урын (2010 ел), "Татар моңы"нда икенче урынны (2011) алдым. Конкурсларда катнашу үземә ошаса да, дәресләрне күп калдыргач, укуыма зыян килә. Математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрдән программаны үзләштерү кыенлаша. Киләчәккә хыялым - Казан Федераль университетына укырга кереп, эколог һөнәрен үзләштерү. Без барыбыз да табигать балалары. Табигатькә карата кешеләр эшләгән зыянны күреп, күңелем әрни. Ничек тә ярдәм итәсем, урман-сулыкларыбызның чисталыгын саклауга үз өлешемне кертәсем килә.

Сәхнәдә җырлауга килгәндә исә, вакыт күрсәтер. Баеп китсәм, бәлки, концертларымны да оештырырмын (үзе көлә - автор). Вокал буенча Шәдче культура йорты директоры Илдар абый Мирзахановтан дәресләр алам. Үз вакыты хисабына сәгатьләр буе минем белән шөгыльләнә, рәхмәт инде аңарга.

Лиана Дементьева, Питрәч районы Янсуар мәктәбенең 11 класс укучысы:

Бәләкәй чактан ук җырларга яратам. Әтием Григорий Алексеевич баянда уйный, мин кушылып җырлыйм. Керәшен җырлары күңелемә якын. Әти ягыннан Лена әбием, әнием ягыннан Думый әбием бик матур җырлыйлар иде. Җырлау сәләте нәсел буенча бирелгәндер дип уйлыйм. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына бирә алсам, финанс-экономика институтына керергә җыенам. Хәзерге заманда сәнгать юлыннан киткән кешеләргә бик авыр. Фортуна елмаеп, танылган артист булып китмәгәндә, гади җырчы акчасына гына берничек тә яшәп булмый, диләр. Профессиональ сәхнәдә җырламасам да, тормышта җырдан аерылмам, дип уйлыйм.

Мамадыш районы Дусмәт кызы Алина Ва-сильева да, Албайдан Марина Жаркова да киләчәк тормышларын профессиональ сәхнә белән бәйләргә уйламыйлар. Аларның да финансист буласылары килә. Талантлы керәшен яшьләре арасында культурабызны үстерергә атлыгып торучылар күренми... Культура, тәрбия, әдәп белән бәйле һөнәр ияләре юкка чыгып, бер заман дөньяны финансистлар гына басып алса, нишләрбез? Әллә инде басып ук алдылармы?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туым жондызы керәшен җырчылары