Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Билен кысып буган, Армиядә булган...

Көз җитү белән кемнеңдер йөрәкләрен сөендереп солдатлар хезмәттән кайта башлый, ә кемнәр өчендер, киресенчә, чакырылыш сезоны ачыла. Алар миңа киек казларны хәтерләтәләр, үз вакыты белән китеп, үз вакытында гына кайтып төшәләр. Сафлары бер дә кимеми, берсе китсә икенчесе кайта һәм ел әйләнәсе шулай дәвам итә. Һәрберсен олылап туган-тумачалар, дуслар җыелып...

Көз җитү белән кемнеңдер йөрәкләрен сөендереп солдатлар хезмәттән кайта башлый, ә кемнәр өчендер, киресенчә, чакырылыш сезоны ачыла. Алар миңа киек казларны хәтерләтәләр, үз вакыты белән китеп, үз вакытында гына кайтып төшәләр. Сафлары бер дә кимеми, берсе китсә икенчесе кайта һәм ел әйләнәсе шулай дәвам итә. Һәрберсен олылап туган-тумачалар, дуслар җыелып армиягә озаталар.

Бигрәк тә керәшен авылларында, әлеге мөһим вакыйга онытылмас, кабатланмас рухта уза. Элек-электән әби-бабаларыбыз солдат егетләрне авыл белән җыелып озатканнар. Бу йола бүгенге көндә дә үзенең көчен югалтмый. Әле һаман да шулай күмәкләшеп егетләребезне армия сафларына озатабыз, каршы алабыз, һәрвакыт аралашып хәл белешеп торабыз. Шулай да бар борчу-шатлыкларын уртаклашып бетерә алмыйбыз, кайберләрен үз көчләренә таянып узарга кирәк. Шулай да, әлеге һәм башка сорауларга тулырак җавап алыр өчен, солдат егетләрнең үзләренә мөрәҗәгать итергә булдым.

Федор Макаров, 2014 елның ноябрендә армия сафларыннан кайтып төшкән солдат, Балык Бистәсе районының Трой Урай авылыннан:

-Армиягә киткенче мин күп нәрсәнең кадерен, тәмен белмәгәнмен. Армиягә үзем, үз теләгем белән киттем. Аерылышу авыр булды инде, шулайда күрешү мизгелләрен аңлатып бетерерлек түгел. Алданрак шикләндерсә дә, барып кайтканыма бер дә үкенмәдем, бигрәктә өйгә кайткач. Башка җирләрне күрдем, төрле шәһәрләрдән килгән егетләр белән танышып, бик күп дуслар таптым үземә. Кайтып киткәндә аерылуы да авыр булды, шулкадәр дуслаштык, дөресрәге туганнарга әйләнеп беттек. Тормышка караш үзгәрде. Хәзер эшләр дә, уйлар да башкача. Якыннарыма да, дусларга да мөнәсәбәт икенчеләнде, чөнки бик нык сагындырдылар, кадерләрен белергә өйрәндем. Ирекнең дә нәрсә икәненә төшендерде армия. Хәзер ул да бик кадерле миңа!

Барып кайтканыма бер дә үкенмәдем. Иң мөһиме хәзер мин өйдә, якыннарым янәшәсендә, тормышның рәхәтлеген тоеп, сөенеп яшим. Башкаларга да киңәш итер идем, барырга кирәк!

Эдуард Алексеев, призывник, Кукмара районының Чура авылыннан:

-Армиягә үз теләгем белән барам. Чит җирләрне күреп, яңа дуслар табып кайтырмын. Күңелдәге хисләрне сүзләр белән әйтеп аңлатып бетерә торган түгел... Хисләр кайный, адреналин ташый. Минем урында булып караган кеше генә аңлый аладыр хәлемне. Шулай да дулкынлануымны җиңә алмыйм, борчылам. Белмәгән, күрмәгән кешеләр белән очрашасы, яшисе була бит, чит җир-чит җир инде... Аерылуы гына авыр! Яраткан кызым, әти-әниләрем, дусларым кала. Аларны бик сагынып, очрашу көтеп яшәячәкмен.

Хөрмәтле, солдат егетләребез! Призывниклар көне уңаеннан барыгызны да кайнар котлыйбыз. Туар таңнарыгыз аяз, көннәрегез имин үтсен, сау-сәламәт, һәр мизгелен кадерен белеп яшәргә язсын!

Надежда ТОКРАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев