Туганайлар

Ярты гасыр янәшә

Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Еллар узган саен, артка борылып карыйсың да, үтелгән юллар заяга узмаганмы, дип, истәлекләрне күз алдына китерәсең. Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Ә шул вакытны үткән чакта яныңда тормыш иптәшең - ышанычлы терәгең булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

1963 елның 12 августыннан соң 18275 көн үтеп тә киткән. Борчу-мәшәкатьләр, куанычлар белән, бер-берләренә терәк булып, кайгысын да, газабын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яшәүләренә 50 ел икән бит. Балык Бистәсе районы Иванай авылында туып-үскән, шунда кавышып, бар гомерләрен шушы авылда үткәргән кадерле әти-әнием Александра һәм Павел Лукиннарның алтын туйлары. Бүгенге көндә алар балаларына, биш оныкларына, ике оныкчыкларына сөенеп яшиләр.
Чүмкә Иванының төпчек кызын, үзеннән олы ике дәдәсен калдырып, 17 яшендә әтиемә кияүгә бирәләр. Ерак бабам кырысрак кеше, шулай да гадел һәм эшчән булган. Сугышта бер аягын калдырып кайтса да, бөтен эшне эшли белгән, гаиләсен ач-ялангач итмәгән. Ә әтием - сугышка кадәр туып калган бала. Бабам сугышка киткәндә, аңа ике яшь кенә була. Гомер буе әти дип әйтергә тилмереп үскән. Бу аның гомерлек йөрәк ярасы. Әниемә өйләнгәндә, әтием мәктәптә укыткан. Әтиемнең тәртипле гаиләдән булуын, укытучы булып эшләвен исәпкә алгандыр инде ерак бабам, шулай яшь килеш, бердәнбер кызын кияүгә биреп җибәрмәгән булыр иде. Әтинең дәдәсе ул вакытта инде өйләнеп, үз тормышы белән яшәгән. Әнием кайнаналы йортка килен булып төшкән. Аның белән 33 ел бергә тордылар, соңгы юлга да тәрбияләп озаттылар.
Әтием колхозда соңрак бухгалтер да булып эшләгән, умартачы һәм урманчыга да укып чыккан. Күп еллар "Кызыл йолдыз" урман хуҗалыгында эшләп, шуннан лаеклы ялга чыккан кеше. Әнием исә колхозда төрле эшләрдә йөргән, соңрак сыер саварга кереп, шунда лаеклы ялга чыкканчы эшләде. Кайда гына эшләсәләр дә, һәрвакыт макталып яшәделәр, башкаларга үрнәк була белделәр. Гаиләдә өч кызга гомер бирделәр. Балаларны, билгеле инде, әбием карый, чөнки ул вакытта бала белән декрет ялында утыру бөтенләй дә булмаган. Балаларны хезмәт белән тәрбияләделәр, ә без аларга моның өчен бары тик рәхмәт кенә дибез. Гади авыл хатынына белем алу гына җитмәгән. Әнием искиткеч педагог булыр иде. Һәрвакыт төпле киңәшен бирүче, барлык туганнары, якыннары өчен борчылып, кеше кайгысын да үз йөрәге аша үткәреп яшәүче әниемә сокланам мин. Мал артыннан кумыйча, булганына шөкер итеп, эшләгәннәренең кадерен белеп яшиләр алар. Төп йорттан бервакытта да кеше өзелми. Ничә кайтсаң да, әниемнең таба ашлары пешкән, токмачын кисеп, тәмле ашын пешергән булыр. Кемнең кем булуына карамастан, өйгә кергән кешене чәй эчермичә чыгарып җибәрмиләр алар.
- Кеше ашап бетереп китми, аның саен Ходай безгә тагын да биреп тора, - дип куана сыйлаган кунагы өчен әнием.
Бу тормышта кайгысын да, авырлыкларын да, шатлык-куанычларын да күп кичергәннәр алар. Һаман да балалар, оныклар дип өзелеп яшәүче әти-әниемә мин чиксез рәхмәтле. Алтын туйларына җиткән, бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, бер-берсен тулыландырып яшәүче минем газизләремә Ходай биргән сәламәтлек белән бәхетле тигез картлык кичереп, тормышның рәхәтен күреп, тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде, дим.
12 августта сеңлесен кияүгә биреп, 13 августта өйләнгән әниемнең дәдәсе - Алексей Мукшин һәм хатыны Аннаның да алтын туйлары. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп, гомер буе әниемә булышып яшәгән бу парларга да минем иң изге теләкләрем барып ирешсен иде. Ходай аларга саулык биреп, үстергән балаларының игелеген күреп, куанып яшәргә язсын. Кылган игелекләре үзләренә кайтсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: