Туганайлар

Владимир Сапуриннары шөкер итеп яши

Лена һәм Александр Сапуриннар 35 ел буе иңне-иңгә куеп авылда матур гына яшәп яталар

Владимир авылына менсәм, Сапуриннарга керми калмыйм инде мин. Озынлыгы өч километрга сузылган авылның иң югары очында яши алар. Аның “Ястык урамы” дигән җирендә. Тапкыр инде бу халык. Үзәк һәм Артурамга аркылы – перпендикуляр булганга “Ястык урамы” дигәннәр аны. Димәк, авыл үзе –“түшәк” инде. Җәен яшел, көзен сары, кышын – ап-ак түшәк.

Ястык урамында элек дистәгә якын хуҗалык булган. Хәзер биредә Сапуриннар гына яши. Дөрес, җәй көне ямьләнә ул, буш йортларга шәһәрдә яшәүчеләр кайта. Яңа төзелгән йортларның булуы да өмет уята.

Лена – өченче буын туганым, Сапурин белән туганлык дүртенче буынга китә. Әй, ялгыш яздым ла, сөйләшкәнчә, “Сапурин” дидем. Мин генә түгел, аны барысы да шулай ди. Фамилиясе дә, кушаматы да, исеме дә “Сапурин” инде аның. Шулай бервакыт, әнисенә ияргән кечкенә бала хатыны Ленаның: “Александр!” – дип эндәшкәнен ишеткәч, әнисеннән: “Лена түти Сапурин дәдәйгә ник Александр дип әйтә ул?” – дип шаккатып сораган, имеш. Әйе, исеме Александр аның. Керәшенчә итеп, Әләксандыр да, Сандыр да дип әйтмиләр аңа, Саша да түгел ул. Нәкъ русча, дөп-дөрес итеп, Александр диләр. Хәзер генә Сапуринга әйләнеп бетте инде ул. Ансат бит, шулай дип әйткәч: “Кайсы?” – дип сорыйсы юк.

Ленасы белән мәктәптә укыганнан бирле аралашуны өзгәнебез юк. Туганнан туышкан әниләребез бик якын итешә иде шул. Ленаның әнисе – Марҗый җырак түти генә бөтенебезне шок хәлендә калдырып, йөгереп йөри торган җиреннән кинәт кенә 52 яшендә чын дөньяга күчте. Ә әтиләрен мин бөтенләй дә белмим инде.

Сапуринга, әй лә, Александрга инде, яшь вакытта Ленаны озатып кайту башка авылга барып кайтудан ким булмаган икән. Берсе авылның иң югары, икенчесе – иң түбән очында яшәде. Өч чакрымлы авылда башта клубтан озата бар, аннары шул араны җәяү кайт. Башка авыл ни дә, үз авылың ни! Дөрес, гармунчы Александр, сүз дә юк, авыл уртасындагы клубта кызларны вечерда уйнатып ял итеп алгандыр алуын. Гармунын бүген дә кулыннан төшергәне юк аның, шуңа күрә аларда уза торган кунак ашлары җырлы-биюле, уен-көлкеле була.

Бер кунакларыннан да калдырмыйлар алар мине. Әле күптән түгел генә Александрның 60 яшьлек юбилеена дәштеләр. Кушылганнарына да 35 ел, кай арада узып киткән диген! Алар туена кайтканда студент кына идем шул әле үзем дә. Лена Чаллыда кулинария училищесында укып чыккан, ә Александр армияләрдә йөреп, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, үзебезнең районның иң алдынгы Куйбышев исемендәге колхозда баш зоотехник булып эшли башлаган иде. Дөресен генә әйткәндә, Ленаны урта мәктәпне тәмамлагач, училищега керер дип уйламаган идем мин. Әйбәт укыды ул. “Син нишләп башка уку йортына кермәдең соң?” – дигәч: “Математиканы яратмадым мин, шуңа курыктым”, – диде. Югыйсә, уку йортларының математика укытмаганнары да җитәрлек инде. Александр математика белән дус булса да, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлаган. “Авыл хуҗалыгында математика кирәкмиме?” – диярсез. Кирәк, ничек кенә кирәк әле!

Менә шулай тыныч кына үзләренең кадерен белеп, кирәк кадәр мал-туарын асрап, матур гына яшәп яталар алар. Авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларын туганнар, дус-ишләр белән уртаклашып, кергән һәрбер кешене ачык йөз белән каршы алып, хәзинәдә булганыннан мул табын ясап, җаннарын ярып бирергә әзер булып тора торган ачык кешеләр. Гап-гади авыл кешеләре. Нәкъ менә шундый сыйфатлары өчен рәхмәт аларга.

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: