Туганайлар

ТЫРЫШКАНГА ДӘҮЛӘТ, БАШКАЛАРГА ГЫЙБРӘТ

Нәсел-нәсәбемдә гомер-гомергә умарта тотканнар. Тик миңа гына умарталыкның "у" хәрефе дә йокмаган, ә балын ярата-а-ам! Менә кабат урамнарда күрек, бал исләре килә башлады, димәк, Спас якынлаша. Мулланыкыларның хәлләрен белеп кайтасы булыр...

Умартачыларда "урак өсте" башланды. Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында гомер итүче Муллиннар гаиләсендә дә без килгән көнне иртәдән үк үтә дә җаваплы эшкә тотынганнар. Комачау ясап, эшләрен бүлеп йөрсәк тә, безне, тансык кунакларын көткәндәй, дәррәү чыгып каршы алдылар.

- Әле бүген генә бал суырта башладык, без балны Элҗеннән иртә суыртмыйбыз, - дип, Бирый түти иң элек, кыстый-кыстый, яңа бал белән чәй эчертте. Чәй эчкән арада Бирый түтидән (Муллина Вера Андреевна) серләрен сытам.

- Инде менә 20 елдан артык бал кортлары белән кайнашабыз. Туганнарыбыз биргән бер күчтән башлаган идек. Башта гел шулар белән киңәшеп-сорашып өйрәндем. Хәзер инде кызыксынган кешеләргә үзем дә киңәшләремне бирә алам. Үзем генә түгел бит, бөтен семьябыз белән эшлибез. Менә әле Казанда яшәүче оныкларым Анатолий белән Татьяна да ял алып кайтып җиттеләр, - дип сөйләп китте Бирый түти. Ә инде җиде оныгының берсе булган Таня, Бирый түтинең биш малай үстереп, араларында бер генә кыз булсачы, дигән үкенечен тулысы белән каплагандыр, дип уйлыйм. Аларга карап торсаң, берсе туплаган акылы белән, икенчесе ут уйнатып торган яшьлеге белән бер-берсен тулыландырып, тигезләп, дус та, сердәш тә, терәк-таяныч та булган бербөтен диярсең. Араларындагы 60 ел юк та кебек. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Әти-әни көне-төне эштә булгач, яшь аралары әллә ни зур булмаган дәдәсенә дә малайлар янында кызыграк булгандыр. Әбидән башка кем кала, менә шуңа күрә әбисе куенында үскән Таня өчен Бирый түти "яшьтәш" булып кала бирә (быел әбисе 80 нче көзне каршыласа да). Әле күз тимәсен, кызлар кебек җитез, төз. Үз яшенә үзе дә ышанмый ул. Ә бит балачагы, яшьлеге иң авыр сугыш һәм сугыш арты елларына туры килгән. Алан-Полянның тирә-юньдә данлыклы Симек бәйрәмендә түгәрәк уеннарда җырлап йөргәнен әле дә сагынып сөйли.

1956 елны авылдашы Мулла Иваны белән матур гына тормыш башлаганнар. Сау-таза, акыллы биш ул үстергәннәр (беренчеләре игезәкләр). Бишесен дә солдат хезмәтенә озатып, сөенеп каршы алганнар. Туйлар ясап, бишесен дә өйләндергәннәр. Җиде онык-лары, ике оныкчыклары бар инде. Тик менә Иван дәдәй генә иртәрәк киткән. Бүгенге көндә Бирый түти төпчек улы Михаил гаиләсе белән бергә гомер итә. Безнең сөйләшүгә коймак пешереп йөргән килене Нина да кушылды. И,и, кызык икән бит әле, әни белән минем, килен-кайнана булып яши башлауның юбилее икән, 25 ел бергә яшибез бит. Килен-кайнана хикмәтләрен искә алып көлешеп тә алдык. Раз көлешеп искә алалар икән, димәк, яхшы яшәгәннәр. Хәзерге заманда бергә яшәүчеләр йөзгә бер генә бит инде.

Муллиннар гаиләсендә, чынлап та, быел юбилейлар күп икән. Йорт башлыгы Михаилга 50 яшь, Нина белән кушылганнарына 25 ел - көмеш туйлары, димәк. Киленнәре Иринага 25 яшь һәм Бирый түтигә 80 яшь тула. Шулай булгач, иркен тормышлы, киң күңелле, тырыш, тату Муллиннарга кунаклар күп җыелачак әле. Тормыш итүләре, эшчән булулары белән Муллиннар үзләре дә тырыш бал кортларына ошаганнар. Үз җирләре, кирәкле техникалары да бар, печән үстерәләр. Ишек алды тулы кош-корт, мал-туар. Үзләре әйтмешли, эшсез кеше дә, вакыт та юк. Һәркем бал кортларыдай хәрәкәттә, эштә. Эше булгач, ашы да бар. Аллага шөкер, ялкау, иренчәк булмасаң, хәзер яшәргә була, җан рәхәте тормыш итүләре, дип Бирый түти шөкер кыла. Фамилияләре итеп алынган "мулла" кушаматлары да тикмәгә генә җәбешмәгән бит. Ничәнче буын бабалары күрше Таулар авылы муллалары белән дус булып, аралашып яшәгән. Шул вакыттан кушамат та ябешкән. Ә муллалар булыр-булмас мәндәләр белән бик аралашып тордылар микән. Шулай бүгенге буын Муллиннар бабалары тоткан "марка"ны югалтмаска тырышып, төрле җирләрдә хезмәт куялар. Бирый түти, уллары, оныклары өчен куанып, булдыралганча булышып, акыл-киңәшләрен биреп, бүгенге тормышына шөкер кылып, 80 нче көзен каршылый. Әле аның эшләре күп. Керәшеннәр оештырган төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып йөргән Татьянага үзе белгән авыл көйләрен, туйларда аргыш булып йөргәндә җырлаган җыруларын өйрәтеп калдырасы бар. Ходай сау-лыктан гына аермасын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: