Туганайлар

Сүзләрең балдай татлы...

Кайчандыр Анна Бутяева әзерләгән бу язманы газетада урнаштырырга булдык

Анна Гурьевна гомере буе Түбән Кама шәһәре мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан педагог иде. Шәһәрдә керәшен фольклор ансамблен (соңыннан аңа “Сүрәкә” исеме бирелде) оештыручыларның берсе булды. Ансамбльдәгеләргә үз куллары белән пәрдәләрдән беренче сәхнә киемнәрен текте. Халык иҗаты йорты директоры Анатолий Богатырев белән бергәләп, керәшен җыру-биюләрен өйрәтеп, аларны сәхнәгә алып чыкты. (Кызганыч, Анна Гурьевна да, Анатолий Степанович та арабызда юк инде).

Анна Бутяева үзе укыткан мәктәптә беренче керәшен музеен оештырып, аңа экспонатлар туплады, укучыларын Актүбә авылына алып барып, керәшеннәр тарихын альбомнарга теркәтте. Үз керәшене белән чиксез горурланып, тормыш һәм тел үзенчәлекләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирде Анна Бутяева. Аның иң соңгыларыннан берсе булган түбәндәге язмасы – шуңа дәлил.

“Олыларны олыла, үзең дә олыгаерсың” дигән мәкаль миңа бик ошый. Керәшеннәрдә үзеңнән өлкәннәргә һәм кечеләргә эндәшү рәвеше үзенә бер аерым сүзләр тезмәсеннән тора.

Бала дөньяга килеп, теле ачыла башлагач, шушы сүзләр тезмәсен чылбыр шикелле хәтеренә сала бара. Нәниен имезгәндә, көйли-көйли, әнисе менә бу сүзләрне кабатлый: “әни”, “нәнә”, “нәнәй”, “әннә”, “мама”. Ә инде үзләрен ашатып-туйдырып торучы кадерле кешегә – атага күрсәтеп: “Бу – “әти”, “тәтә”, “әттә”, “папа” була”, – ди елмаеп.

Әби белән бабай янында үскән бала күңеленә, җырлар белән такмаклап менә бу сүзләр салына: “Әби мәми бирә, бабай бал бирә, бәби зур үсә, әнә шулай, әнә шулай, сине күрергә җырак әбиең белән җырак бабаең (алары әни яклап була) килер, тизрәк үс”.

Шулай итеп, баланы ике яклап та туганнар белән таныштыру дәвам итә. Бала үзенең туганнарына да матур сүзләр белән дәшергә тиеш: “дәү дәдәй”, “бал дәдәй”, “май дәдәй”, “бәләкәй дәдәй”, “ак дәдәй”, “җырак дәдәй”, “кечти дәдәй”.

Кыз туганга – “түти”, “дәү түти”, “тутай”, “май түти”, “бал түти”, “кечти түти”, “бәләкәй түти”, “җырак түти”; ана яклап туганнарга – “җырак түти”, “җырак дәдәй”, “апак түти”, “чибәр түти”; ата ягы туганнарга – “дәү әти”, “дәү әни”, “апай түти”, “бал түти”, “май түти” дип эндәшү гадәте яши безнең керәшеннәрдә.

Элгәре “кыз бала – күрше тавыгы”, дип әйтелгән, ягъни кыз баланың кияүгә чыгып китәчәге истә тотылган. Кыз бала, килен булып төшкәч, йөрәккә ятышлы матур сүзләр тагын да арта. Ул иренең анасына – “бием”, “әни”, ә иренең атасына – “әти”, “биатам”, дип дәшә.

Киленне качырган кешеләргә (ир ягы туганнары) ул “әнки”, “әтки” дип дәшәргә тиеш. Бу олы кешеләр – яшьләрнең тормыш сакчысы, аларга ярдәм итеп яшәргә тиеш булалар.

Киленнең балалары да аларны якын итеп, “әтки бабай”, “әнки әби” дип йөриләр. Олы көндә ул балаларга иң матур күкәй бирелә. Әтки бабасы белән әнки әбисе аларны үз балаларыннан ярма бөртеге кадәр генә ким дип саный.

Килен кеше ир ягы ир-ат туганнарның олысына – “биагай”, кечесенә – “җанагай”, кыз туганның олысына – “ак бием”, кечесенә исә “печкәчәм” дип дәшәргә тиеш. Киленне, бигрәк тә, әвен сукканда күзләгәннәр, субагачын такмаклап төшерсә, “кулы эшкә ятып тора”, дип сөенгәннәр.

“Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Борынгыдан килгән йола – тел яшерү. Килен биатасыннан тел яшерә, сөйләшми. Моның өчен тел ачтыру йоласы – сөйләштерү өчен киленгә бүләк хәзерләгәннәр.

Шушы матур сүзләрне кулланып, килен гаиләгә тыйнак кына кереп киткән.

Кияү кеше кәләшенең ата-анасын – “әби”, “бабай”, кызның тутасын – “кайнигәч”, сеңлесен “балдыз” дип йөрткән, кайберләрен хатыны ничек атаса, шулай дәшкән.

Гаилә татулыгын, телебез матурлыгын, күңелебез сафлыгын теләсәк, бу сүзләр яңадан әйләнеп кайтыр дип өметләнәм. Шушы язманы укыгач та, олыларга ихтирамлы эндәшү сүзләрен тормышта куллана башлыйк, белмәгәннәргә өйрәтик.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: