Туганайлар

Пенсиягә “Чайка”да озатканнар

Кайбыч яклары Татарстанның атказанган зоотехнигы, үзенең яшьлеген, тормышын һәм “Чайка” кушаматлы ак атлы елларын сагынучы Василий дәдәй һәм ачык йөзле башка керәшеннәре белән күңелдә үз урынын алды

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында без гомер буе колхозда эшләгән Василий дәдәй Медведев янына да кагылдык. Биш ел элек бик каты авырып киткәч, кызы Валентина белән кияве Владимир Максимовлар аны үзләренә алып кайтканнар.

“Хатыным Александра миннән ике яшькә олырак иде. Сеңлесе Нина белән бер класста укыдык. Бикә (хатынының анасы – ред.) мине үз итте. Александраның китабы калын иде, таләпчән булды. “Синең хатының кебек кеше юк”, диләр иде авылда. Чибәр дә, чиста да иде. Иртә китте”, – дип күз яше аша сөйләде күптән түгел генә туксан яшен тутырган Василий дәдәй. Аны истәлекләр дөньясыннан аерырга кыймыйча, берара тын утырдык.

Алар үскәндә Хуҗа Хәсәннән читтәрәк 15 йортлы Урал авылы булган. Анда, Хуҗа Хәсәннән күченгән баерак, тырышрак кешеләр яшәгән. Әмма сугыштан соңгы елларда ул авыл таралган. “Уралдагылар, ике бригада булып – “Ключ Октября”да, ә безнекеләр дүрт бригададан торган Киров исемендәге колхозда эшләде, – дип сөйләде Василий дәдәй. – Ферма эшен бетерүгә, җәй көне тизрәк болынга ашыга идек. Ай буена йөзәр әмет (эскерт) печән куйдык. Саламны санаган да юк. Гөбенә елгасы янында печән начар үсә, бик тиз катып китә. Әниләр – яхшы җирдә, ә без үсмерләргә каты печәнне чабарга кушалар. Чалгыны таптатып алсак та, чабуы авыр. Ул елларда ай буе эшләгән өчен бирелгән печән кешегә терлеген кышлатып чыгарга җитә иде. Өйләнеп, армиядә хезмәт итеп кайткач, Буа ветеринария техникумында читтән торып укыдым. Шуннан соң, авылларда ветврач та, зоотехник та булып эшләдем”.

Барысы да авыр кул хезмәтенә корылган чорда ферма эшчесенә дә, белгечкә дә җиңел булмый. Колхозда 400-450 баш сыер. Алары янына әле, ничә группа бозау, дуңгыз, күпме тавык. Болын тутырып утлап йөргән атлар көтүе. Болары – Хуҗа Хәсәндә һәм Тормуда, ә Кушкүлдә – сарык фермалары. Шуларның барысына да Василий Григорьевич берүзе ничек җитешкәндер. Терлекнең һәр башы өчен җитәкче дә, белгеч тә үз башы белән җавап җирә торган каты, гадел заман...

Валентина әтисе сүзен ялгап алып китте: “Әти иртә китә, көне буе фермада була. Әни – мәктәптә, ул рус һәм немец телләре укытучысы иде. Икенче класста укыганда ук сыер саварга өйрәндем. Дүрт бала үстек, балачакны күрмәдек тә. Әти турында төшерергә телевидениедән килделәр, “әтиең белән фермага барасыңмы, анда нәрсәләр күрәсең”, дип сорагач, “песиләр” дип әйткәнем хәтердә. Мәктәпкә дә кермәгән бала нәрсә белсен инде?! Без барыбыз да югары уку йорты тәмамладык. Коронавирус алып киткән Руслан абый баш авиаконструктор иде, Ульяновскида яшәде. Миннән ике ел соңрак, 1959 елда туган игезәкләр Владимир һәм Виктор Мәскәүдә торалар. Владимирның кызлары Лена һәм Катя ике яшьтән авылда, керәшенчә сөйләшеп үстеләр. Аларның әниләре яклап әбиләре Мария да үзебезнең авылныкы”.

Валентина үзе мәктәптә 39 ел буе математика укыткан, чирек гасыр завуч булган. Директор булып эшләгән әнисе Александра вафатыннан соң, бераздан аның урынына куймакчы булганнар, әмма “әни дә рәхәт күрмәде”, дип, ризалашмаган. Ә шулай да бар вакытны һәм көчне ала торган укытучы хезмәтенә бу гаиләдә ихтирамлы мөнәсәбәт. Шулай булмаса, Валентинаның кызы Надежда да әнисе һәм әбисе юлыннан китмәс иде. Надежда бүгенге көндә Казан шәһәренең 71нче мәктәбендә рус теле укыта.

Гомумән, Медведевлар нәселе, элек-электән, белемгә омтылышлары, укымышлы булулары белән аерылып торган. Василий дәдәйнең атасы Григорий сугышка кадәр авыл советында секретарь булып эшләгән. 1941 елның 31 декабрендә алынып, бер-ике айдан Ленинград фронтында һәлак булган. Дүрт баласы белән тол калган 34 яшьлек хатыны Раиса колхоз эшеннән кайтып керми. Энеләрен карау, өйдәге эшләр 1934 елгы кызы Елизавета җилкәсенә өелә. Тырыш кыз буй җиткәч тә читкә китми, колхозда дуңгызлар карый. Ленин ордены кавалеры Елизавета Григорьевна картлык яшенә җиткән әнисен дә үзендә тәрбияли. Елизаветадан өч яшькә кече Николай Григорьевич гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, ул – Татарстанның атказанган укытучысы. 1942 елда туган төпчекләре Кузьма Григорьевич та Татарстанның атказанган рәссамы, вафатына кадәр Яр Чаллыда яшәгән.

Эшләгән елларында ул чор өчен зур саналган “ИЖ-Планета” мотоциклы һәм башкалар белән бүләкләнгән Василий Медведевны пенсиягә зурлап, ак ат биреп озатканнар...

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: