Туганайлар

Мунча

Кызыл Пулат мунчасы астан таш идәнне каты җылытуы белән башка агач мунчалардан нык аерылып торган

Рабит Батулла

Мунча (һамам) турында матбугатта язылмады түгел, язылды. Тагын да күп тапкырлар язылыр, шәт.  Төрек һамамы (мунчасы), русская баня, юаннар (греклар, элиннар) мунчасы, татар мунчасы, фин мунчасы дигән тәгъбирләрне еш укыдык, еш ишеттек.

Юнаннар әйтер: мунчаны безнең бабалар уйлап тапкан, дияр. Урыс әйтер, мунчаны без керттек башка халыкларга, дияр. Татар әйтер, иң башлап мунчаны татарлар уйлап чыгарган, дияр.

Нишләтәсең, һәр халыкның борынгы буласы килә. Ләкин: бу милләт борынгы милләт, дип әйтер өчен нигез, исбат, дәлил кирәк.  Кайчакларда исбаты булмаган кайбер халыкларның “галимнәре”, вакыйгаларны бозып күрсәтергә, булмаганнарын уйлап чыгарырга, ачыктан-ачык ялган язарга да кыенсынмый.

Мунча мәсьәләсендә дә шуңа охшаш әкәмәтләр гел булгалап тора. Зур Совет энциклопедиясен (БСЭ) ачып баксаң, анда акка кара белән язылган:   русларда мунча Печера монахларына XI гасырда ук билгеле булган икән. Сәяхәтче Олеарий исә  XVII йөздә русларда мунча булганлыгына ишарә ясаган, ди.

Татарларда (Идел буе түркләрендә) мунча турындагы язма мәгълүмат Печера монахларыныкына караганда – 200, Олеарий язганга караганда 800 ел алдан күренә.

Мәгълүм булганча, Бөек Болгар  дәүләтендә (IX йөз) мунча культы киң таралган, җәмәгать мунчалары, шәхси мунчалар гадәти күренеш була. Җәмәгать мунчаларында шатранҗ (шахмат), нард (шакмак тәгәрәтеш) уеннарының ярышлары узган, хәтта чит ил дәүләтләренең илчеләре белән гамәли  күрешүләр дә мунчаның биек-якты залында уза торган булган.

Болгар мунчалары юыну, тазарыну, дәвалану урыны гына түгел, мунча шәхесләр мөнәсәбәтенең мәркәзе ролен дә башкарган. Кызыл Пулат мунчасы астан таш идәнне каты җылытуы белән башка агач мунчалардан нык аерылып торган. Юынучы утырган таш астан кыздырылып, ләүкә вазифасын да үтәгән.  Хәзер мондый мунчаны ни өчендер “төрек мунчасы” дип йөртәләр.  Бәлки шушы рәвештәге мунча йолалары татарларда онытылып, Төркиядә яхшы сакланганга күрә шулай атаганнардыр?

Кара мунча

(Элек)

Кара мунча хәзер татарларда юк, дип  әйтергә мөмкин, галимнәрнең язуына караганда, кара мунчалар XIX гасырда татарлар арасында сирәк күренә. Без үскәндә, сугыш вакытында, сугыштан соңгы елларда кара мунча бар иде әле, ләкин кара мунча фәкыйрьрәк кешедә була торган иде.

Агач бура эчендә мич (пич), мич өстендәге тимер-томырларга чуерташ өелгән, ул чүмәлә кебек, Мисыр пирамидалары сыман  була иде.  Тактадан эшләгән эләүкә-лаука (“лавка” булып рус теленә дә кергән). Агач утыргычлар, түндәләр, агач ләгәннәр, агач саплы ужау (чүмеч). Тимердән эшләсәң, пешерә.  Имәннән яки өрәңгедән ясалган агач тараклар. Салкын су ләгәннәре, мурт  сөяннән ясалган кисмәкләр.

Төнлек (төннек) – мунчаның бер диварындагы кеше йодрыгы сыярлык тишек.  Мунчаның дүрт дивары да кап-кара корым белән капланган.  Мунчаның төнлегенә төеп тутырылган мунчала яки  чүпрәкне алып,  төнлек ачык кала, мунча мичендә ут яна, кунакларның күңеле булсын дисәң, бераздан утын өстисең, шәп ягасың килсә, колак пешәрлек булсын дисәң, утыныңны кызганма, өсте-өстенә як.  Утын янып, кисәүләре тәмам беткәч, шаулап торган күмерләрне тимер кисәү агачы белән болгатып җибәрәсең дә иң башта төнлекне каплыйсың, эссе чыгып качарлык булмасын дип, мунчаланы тыгызлап, төеп куясың.  Ишекне ябасың, агач белән терәтеп куясың. Мунча кыза башлый. Кара мунчаның эче тулы төтен, сөрем, агулы ис. Ике сәгатьләп узгач, мунчаны барып кайрыйсың: ут-күз юкмы, исе беткәнме? Ишекне ачып җибәрүгә үк сыек төстәге агулы һава күренер. Тагын томалап куясың.  Бераздан соң барып карыйсың, мичтә ис чыгарырлык кисәү башы булмаса, һавада ис беткән булса, ишекне ачып чак кына җилләтәсең.  Бераз ябып тотканнан соң, ишекне ачып куеп, эссе саласың.  Шул эссе агулы һаваны куып алып чыгып китә. Аннан соң тагын мунча ишеген ныгытып ябасың.  Бераздан соң мунча әзер булыр.

Башта идәнгә утырып, аннан түндәккә, бераздан соң ләүкәгә менеп кызынасың, тирлисең. Алдан ук чабынсаң, хәл китүе бар. Башта бер кат җылынып алырга, аннан соң чабынырга һәм кабат чабынырга...

Кара мунчада ак киемнәр бик тиз корымлана, юынып коенганнан соң  диварга таянырга ярамый – корым гына. Иске киемнәреңне мунчада калдырып, өйалдында чисталарын киеп кайтып китәсең.

Татар-керәшен авылларында гел кара мунча була торган иде һәм гаҗәбе шулдыр ки: татар-керәшен мунчалары каралты-курадан еракка, су буена яки бакча уртасына куелган була.  Янгын чыга калса, йорт-җир исән кала. Татар мөселманнарының мунчасы каралты-курага терәп салынган була. Янгын чыкса, мөселманнарның йортлары урамы белән яна торган иде. Гадәттә, янгын мунчадан чыга.

Берәр кеше юынмаган, пычрак битле булса, аңа “һи, мунча пәрие”, диләр.  Ихтимал, бу гыйбарә карна мунча заманнарыннан телгә кереп калгандыр, кара мунчадан каралып чыгучылар да булгалый. Чөнки мунчаны, гадәттә, кич яки төнлә керәләр.  Керосин юк, шәм юк, яки чыра яктысында, яки кармаланып кына юынып чыккан кешенең берәр җире корымга буялмый калмый. Булган очракта да, кара мунча заманында бишле яки җиделе сукыр лампа була иде.  Аның да яктылыгы тычкан утыныкы кебек кенә зәгыйфь иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: