Туганайлар

Мишә суларына карап, уйларымны таратам...

Редакциягә Лаеш районы Макаровка авылында яшәүче Вера Асанованың ике калын дәфтәргә тупланган шигырьләрен китерделәр. Аларны карап, укып чыкканнан соң, авторның үзе белән дә танышасы килде. Туган якны ярату, сагыш хисләре каләм тибрәткән һәр кешенең иҗатында чагыла, билгеле. Ә менә Вера түтидә алар башкачарак, ниндидер фаҗигале язмышка төреп бирелгән кебек тоелды.

Лаеш якларына баргач, Вера түтинең үзе белән сөйләшергә, алай гына да түгел, язган шигырьләрен авторның үзе башкаруында җыр итеп тыңларга да туры килде.

- Сезне, кадерле туганнарым, нәрсә белән сыйлыйм, җыр беләнме, берәр тәмле ризык беләнме? - дип каршы алды ул безне. Хәзер инде ризык тансыкламыйбыз. Бөтен нәрсә дә бар, Аллага шөкер. Ә менә күңелгә үтеп керә торган җыр ишетү - ансы, чыннан да бик тансык. Вера түти ялындырып тормады: үзенең үтә моңлы тавышы белән җыр башлады:

Җылы якта күргән төшләремдә

Мишәләрдә керләр чайкадым.

Төшләремне яхшылыкка юрап,

Туган якларыма юл алдым.

Таңнар аткач, Мишә суларына

Карап, уйларымны таратам.

Туган ягым, туган авылым сине

Мин чын күңелемнән яратам.

Вера түтинең үзен тыңлагач, күңелендәге сагышының каян, ничек җыелганын аңлагандай булдык...

Тумышы белән Лаеш районы Ташкирмән авылы кызын - 19 яшьлек Вераны Ташкентта солдат хезмәтендә булган Җәприм туган авылыннан бик еракка - Үзбәкстан якларына алып китә. Ул заманда моңа әллә ни шаккатучы күренми, Ташкирмәннән килеп торучылар Ташкентта шактый була. Квартира көтеп тә интекмиләр: 3 бүлмәле иркен фатирга кереп утыралар. Бер-бер артлы балалар туа. Вера түти тимер юлга караган оешмада вагоннар җыештыручы булып эшли. Башта үзен әллә ни сиздермәгән сагыш, тора-бара, түзеп булмаслыкка әйләнә. Үзе генә сагынса бер хәл иде, Ташкирмәндә калган әнисе, җылый-җылый, хатлар яза. "Өстеңә киеп киткән зәңгәр пәлтәләреңнән күз алларымда торасың, ямансулап үләм инде", - дигән юлларны укыганда, Вераның йөрәге дә сулкылдап-сулкылдап куя. Безнең яктан баручы солдатлар утырган поезд вагоннарын да юарга туры килә аңа. Кайчак, аяк эзләрен вагон түшәмендә дә калдыралар. "Берәүләр мондый хәлгә үртәлә, ачулана, мин, киресенчә, сөенә идем. Ул эзләр миңа туган авылымны, аның туфрагын, исен хәтерләтте. Шуларны бармакларым белән сыйпап туйганнан соң гына, юып ала идем", - дип сөйли Вера түти. 1995 елда илдә башланган үзгәртеп кору давыллары Асановларны да читләп үтми. Кисәк кенә җыенып, туган якка кузгалучылар арасында Вера түти семьясы да була. Җәприм дәдәйнең әнисе - 96 яшьлек бианасы да алар белән Ташкирмәнгә кайта. Кайчандыр илен ташлап, рәхәтлек эзләп чыгып киткән кешеләрне туган якта да мендәр түшәп көтеп тормыйлар. Әти-әниләре дә инде үлгән була. Тегендә барып, монда бәрелеп йөри торгач, күрше Макаровка авылындагы ташландык кына баракны сатып алалар. "Җимерелә башлаган сарай иде инде, эчкә үтәргә куркып тордык", - дип искә ала ул чакны Җәприм дәдәй. Кулыннан эш килсә, кеше югалмый. Асановлар да шундый: җимерек корылманы яңартып, кирпеч белән тышлап, менә дигән йорт төзегәннәр. Өй эче тагын: килеп кергәч, үзеңне гөлбакчада итеп тоясың. Нинди генә гөлләре юк хуҗабикәнең!

- Кеше күңеле хикмәтле икән ул. Ташкентта яшәгән чорда гомер буе туган якны сагындык. Ә монда кайтып төпләнгәч, Үзбәкстанны сагынабыз, - ди Вера түти. Бу сагынулары да гади сагыну гына түгел, ниндидер җирсү, тилмерү кебегрәк, диләр Асановлар. Алар мондагы тормышларын, мөмкин булганча, Үзбәкстан тормышына охшаш итеп үзгәртергә тырышалар. Җылы як җимешләрен күпләп үстерәләр, өй эчләренең гөлләргә күмелгән булуы да шуннан икән. Макаровкада яши башлагач, беркөнне мине Җәприм тышка дәшә: "Вера, чык әле тизрәк, кара әле шул матурлыкка", - ди. Күккә карасам, анда - салават күпере чыккан. Бөтен төсләре белән җемелди, аны күргәч, Үзбәкстанга кайткандай булдык. Бакчабызда сайраган кошларны тыңлап, Җәпримгә:

- Әйдә, кош ояларын күп итеп ясап эләбез. Кошлар бит без яшәгән җылы яклардан кайталар, монда да рәхәт булсын үзләренә, дим. Шулай, бала-чага кебек, үзебез уйлап тапкан тормышка үзебез сөенеп, яшәп ятабыз, - ди Вера түти. Шигырьләрне ул менә шушындый күңел кичерешләреннән соң яза башлый. Көе дә үзеннән-үзе туа икән. Вера түтинең тавышы кайсыдыр ягы белән олы җырчыбыз Раиса Тимофееваны, кайсыдыр бормасында Нәфисә Василованы хәтерләткәндәй булды. Әллә миңа гына шулай тоелды...

Сызгырадыр җыланнар, ай сызгыра,

Сазлардагы сарыдай бак өчен.

Ташлашмаек, туганнар,

ай ташлашмыйк,

Бер Аллакайларның, ди, хакы өчен.

Бусы инде - безгә, гомумән, керәшеннәргә төбәп әйтелгән җыр сүзләре. Вера түтинең сүзләре белән килешәм, бер түгел, мең тапкыр килешәм: ташлашмыйча, бергә-бергә җөрешеп яшисе иде ничек тә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: