Туганайлар

Кулларыннан гөл тама

Төп эшен яхшы башкарган кеше, өстәмә шөгыльләр табып, үзен тагын йөз урында сыный ала. Һәм бөтен эшләре дә башкалар сокланырлык килеп чыга. Моның мисалларын тормышта гел очратып торабыз. Башкортстанның Бакалы авылы культура йортында оештырылган кул эшләре күргәзмәсендәге әйберләр дә шул хакта сөйли. Крючок, энә, медицина шприцы ярдәмендә әллә никадәр матурлык...

Төп эшен яхшы башкарган кеше, өстәмә шөгыльләр табып, үзен тагын йөз урында сыный ала. Һәм бөтен эшләре дә башкалар сокланырлык килеп чыга.
Моның мисалларын тормышта гел очратып торабыз. Башкортстанның Бакалы авылы культура йортында оештырылган кул эшләре күргәзмәсендәге әйберләр дә шул хакта сөйли. Крючок, энә, медицина шприцы ярдәмендә әллә никадәр матурлык тудырган авторларның икесе белән сөйләшеп, уңышларының серен белергә тырыштык.
Людмила Васильева - Бакалы районы Илек авылыннан, Кили авылында китапханәче булып эшли:
- Аерым гына атап әйтерлек әллә нинди серләрем юк инде. Әнием - сугыш чоры баласы - 1929 елгы. "Бәйләү аркасында гына ачлыктан котылып калдык. Бәләкәй генә буш ара булу белән, бәйләү эшенә тотына идек. Бәйләгән әйберләребезне ризыкка алмаштырдык", - дип сөйли иде әни. Без туганда инде дөньялар рәтләнеп килсә дә, мәктәпкә кергәнче үк кулыбызга энә тоттык. Хәреф танымадык, ә шактый катлаулы үрнәкләрне эх тә итмичә бәйли идек. Үзең сыманнар белән ярыша-ярыша эшләгәндә, ниндидер бер азарт туа: уздырасы, башкаларны аһ иттерәсе килә. Бер-береңнән дә күп нәрсәгә өйрәнәсең. Менә шулай кереп кителде инде.
Ирем Николай Игнатьевич озак еллар буена колхоз председателе булып эшләде. Башында мең төрле борчылу-кайгыру булса да, безнең эшләребезне дә бәяләмичә калмый иде. Безнең эшләребез, дип әйтәм, чөнки кызларым тугач (алар безнең - өчәү!), алар да чигү, бәйләү кебек шөгыльне үз иттеләр. Бер йортта биш кул остасы - күз алдына китерәсезме?
Хәзер Николаем исән түгел. Кызларым да кайсы кая таралышты. Иринам - химик-биолог, Надеждам - китапханәче, Светланам - экономист юлын сайлады. Балачак һөнәрләрен берсе дә ташламады. Җыелышканда, кемнең әйбере "аяктан җыгарлык" килеп чыккан - шуны ачыклыйбыз.
Бәйләү остасы Людмила Васильева
Кул эшләрен җәй көне ташлап торам. Ул чорда - бүтән хобби - чәчәк үстерү белән "җенләнәм". Бакчадан өйгә гел керәсе килми - андагы матурлыкны сөйләп аңлата торган түгел. Ялгызым калганда, үземнең кул эшләрем белән серләшергә яратам. Аларның һәрберсе эчке халәтемне күрсәтә: менә бу панноны чиккәндә, ирем белән бәйле хатирәләрне уйлаганмын, ә бусында - балаларым үскәндәге кызык хәлләр искә төшкән. Әнә шундый истәлекләрне саклаучы "җанлы" сурәтләр бит алар.
Ирина Альтеева - Бакалы районы Балыклы авылыннан, Бакалыда яши, бухгалтер:
- Төп эшем - бухгалтерлык булгач, көн-төн саннар белән "көрәшүемне" күз алдына китерәсездер инде. Әнием бисер тезеп, әллә нинди могҗизалар тудыра иде. Аңа кызыгып, үземнең кулымнан килмәстәй эш итеп карый идем. Аннары, каян килсен ди инде бухгалтерга буш вакыт?!
Былтырга кадәр шулай уйладым. Ә узган ел, Интернеттан нәрсәдер караганда, крестик белән чигелгән иконаларны күрдем. Шуннан соң йоклый алмас булдым - минем дә шундый иконалар чигәсем килде. Күрү - бер нәрсә, әле аны эшләү өчен күпме өйрәнергә, материалларын табарга кирәк бит. Ходай үзе ярдәм итте, ахрысы. Бөтенесен таптым. Кайбер үрнәкләрне Санкт-Петербургтан кайтарттым, кайберләре Уфада туры килде.
"Вакытым юк, шуңа чикмим", - диеп уйлап ялгышканмын икән. Киресенчә, чигүгә киткән вакыт төп эшемне тизрәк башкарып чыгарга стимул бирә. Тизрәк-тизрәк отчетымны бетерим дә, аннары рәхәтлек дөньясына чумармын, дип уйлыйм. Чигүгә утырасың да бөтен кайгы-борчуларың югала, ниндидер, эчке рәхәт халәт кенә кала.
Ирина Альтеева үзе чиккән иконалар янында
"Казан Алла Анасы", "Коткаручы Христос", "Кодрәтләр тудыручы Изге Николай" һәм башка образларны чиктем. Эшләремне, рамкага тарттырып, чиркәүгә алып барып аруландырдым. Сатарга дип чикмим, менә шушындый күргәзмәләргә куям, башка вакытта өемдә торалар. Аларга карап, күңелемә тынычлык алам. Моңарчы бушка үткәргән гомеремне жәллим. Кемнәр әле кул эше белән мавыгуның нинди рәхәтлек бирүен аңламый йөри - тизрәк шул эшкә керешегез. Минем ни дәрәҗәдә хак икәнемне шундук аңларсыз.
Кул эше осталары менә шуларны сөйләде. Кул эшенә минем вакытым калмый, дип йөргәнче, әллә утырып карыйбызмы, җәмәгать? Төп эшне дә җиңеләйтә, ди бит.
Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: