Туганайлар

Керәшен этник төркеменең милли традицион календарь бәйрәмнәре

Керәшен тарихы.Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре. Ел фасыллары белән бәйле календарь бәйрәмнәре. Зәй төбәгендә яшәүче керәшеннәр мисалында

«…Телдә, музыкада, галәми сәнгатьтә ата- бабаларыбызның борынгы гореф гадәтләрен саклап калган өчен, без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...»

Татарстан Республикасы Президенты

М.Ш.Шәймиевның II Бөтендөнья татар

конгрессында ясаган чыгышыннан

 

 

Әй керәшен, карендәшем минем-

Халкымның бер асыл бизәге.

Синең көйне бер тыңлаганнарның

Гөмерлеккә өзелә үзәге.

Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста

Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.

Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,

Һәр әбекәй- туган әнкәдәй.

(Гәрәй Рәхим)

 

Тарих ни сөйли ?

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “Керәшен-христиан динен кабул иткән татар” дип язылган. Әмма бу төшенчә белән килешмәүче фәнни хезмәтләр дә җитәрлек. Аларда, бүгенге керәшеннәр, һичшиксез, XI-XIII гасырларда көчләп чукындырылган татарлардан гына тормый, алар арасында бабалары электән үк христиан булганнары да, дигән фараз алга сөрелә. Аерым алганда, бу борынгы керчин ( кер-тау + чин- кеше, ягъни тау кешесе) кабиләсенә бәйләп аңлатыла.Кайбер гарәпчә чыганакларда да IX-X гасырларда Идел болгарларының бер кабиләсе христиан булуы хәбәр ителә. Бу турыда күренекле галим- филолог Рифкать Әхмәтьянов та язып чыга. Борынгы Хазар каганлыгында, Кавказ таулары итәгендә һәм Азов диңгезе буйларында зур территорияне алып торган Бөек Болгар дәүләтендә, аннан соңрак Алтын Урдада диннәр иреге булган. Әлеге төрки дәүләтләрдә ислам, яһүд, христиан диннәре, шулай үк мәҗүсилек янәшә барган. Ә безнең тюркологлар һәм тарихчылар, борынгы бабаларыбызны Төньяк Кавказдан, Иделнең түбәнге төбәгеннән күтәрелгән, диләр. Менә төп бәйләнеш шунда булырга мөмкин икән дә инде. Алар Урта Идел буена үзләре белән христианлыкны да алып менгәннәр. Моңа дәлил итеп Тау ягында чумылдырылмаган керәшеннәр яшәве дә китерелә. Профессор Николай Ильинский да: “ Элеккеге керәшеннәр ислам дине йолаларын бөтенләй белми, гарәп язуын таныймыйлар. Алар, күрәсең, бервакытта да мөселманлыкта булмаганнардыр”,- дип язып калдыра.

Чыннан да, төрле җирләрдә сибелеп яшәүче керәшеннәр бер-берсеннән шактый аерыла икән. Тел-сөйләм,мәдәнияткә караган үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны биш төркемгә бүләләр: Казан арты, Түбән Кама, Чистай, Тау ягы, Нагайбәк керәшеннәре. Соңгылары нигездә Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында яшиләр. Керәшеннәр Башкортстан Республикасының Бакалы районында, Себер якларында да күп. Күбесенең тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән.

Нишләтәсең, тарихны барлаганда, үзеңнең кем икәнлегеңне эзләгәндә, төрле каршылыклар, бер чиктән икенче чиккә ташланулар булмый калмый инде ул. Хакыйкатьне табу, ай-һай, авыр бит. Тик шунысы бар: теләсә кайсы ыру-төркемнең үз тарихын ачыкларга тырышуы, рухи байлыгын барлавы ахыр чиктә уртак хәзинәбезне баетуга кайтып кала.

Безнең Зәй төбәгендә керәшеннәр Сарсаз-Баграж,Урта Баграж, Югары Баграж, Сәрәпәле, Керәшен Нәлеме авылларында яшиләр. Мин өйрәнгән керәшен календарь бәйрәмнәре Баграж җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан искә алына яки зурлап үткәрелә.

hello_html_m5e430c39.gif

 

Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре.

Раштуа (Рождество) – 7 гыйнвар

Нардуган – Раштуадан соң иске стильдәге яңа елга кадәр үткәрелә.

Тугым – 14-21 гыйнвар.

Кач ману (Крещение) – 19 гыйнвар.

Май чабу (Масленица) – Олы көнгә җиде атна калгач бер атна була.

Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье)- Олы көнгә бер атна калгач була.

Олы көн – иске стиль буенча 22 марттан 25 апрель арасындагы якшәмбе көннәрнең берсенә туры килә. Яңа стиль күчерү өчен 13 саны кушыла.

Язгы Микулы – 22 май.

Симек – олы көннән соң җиденче кечатна (пәнҗешәмбе) көнне Тройсынга ике көн калгач була.

Тройсын – Олы көннән соң 7 атна узгач, 50 нче көндә була. Өч көн дәвам итә.

Питрау – 12 июль.

Җәйге Көҗмә - Демьян – 14 июль.

Элҗен – 2 август.

Җәйге Микулы – 9 август.

Баллы Спас (Беренче Спас) – 14 август.

Алма Спасы (Урта Спас) – 19 август. Чикләвек Спасы (Соңгы Спас) – 29 август.

Кече Покрау – 11 октябрь.

Олы Покрау – 14 октябрь.

Көзге Көҗмә - Демьян – 14 ноябрь.

Кышкы Микулы -19 декабрь.

 

Ел фасыллары белән бәйле календарь бәйрәмнәре.

1.Кышкы айларда үткәрелә торган бәйрәмнәр.

Кышкы Микулы ( 19 нчы декабрь) . Кышкы Микулы- өлкәннәр бәйрәме. Бу көнгә яңа уңыштан мул итеп сыра әзерләнә. Туганнар бер-берләренә кунакка йөрешә.Күңел ачу 3-4 көн дәвам итә.Бәйрәмдә катнашучылар уртак “казнага” акча яки әйбер салыша. Авылда бу чарадан читләшкән кешедән,саранлыкта гаепләп, ел буена көлә торган булганнар.

Кышкы Микулыдан кыз сорап яучы җибәрүләр башлана.

 

Кышкы Микулыга халык сынамышлары:

Кышкы Микулы нинди булса, җәйге Микулы да шундый була.

Микулыдан каты салкыннар башлана.

Микулада буран булса, кыш буе буран бала.

Микулыга каршы бәс булса, солы яхшы уңа. Микулыда бәс булса, барлык игеннәрдә яхшы үсә.

 

Раштуа (Рождество). Раштуа һәр елның 7 нче январендә үткәрелә.Ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне хак юлга күндерү өчен Җиргә җибәрелгән пәйгамбәре Иисус Христос-туган көн.Бу көн керәшеннәрдә элек-электән зурлап бәйрәм ителә, шулай ук табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буена итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торалар, ягүри ураза тоталар. Ураза төгәлләнеп, Раштуага каршы төн-зур бәйрәм. Керәшеннәр аны “ Авыз ачу”диләр.Ә аның алдыннан кеше иртәдән кичкә кадәр бер ризыкта капмый.Авыз ачу боткасын (сочелҗник) күктә беренче йолдыз күренгәч кенә ашарга ярый.

Раштуа көне тугач, өйгә итле ризыклар исе чыга башлый. Менә шушыннан инде кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уенннар, күңел ачулар башлана.

Күпьеллык күзәтүләрдән чыгып, Раштуа көненә карата халыкта төрле сынамышлар йөри. Менә аларның кайберләре:

Бу көнне кар яуса, иген уңышы мул була.

Җил карны себертсә, байлык, муллык килә.

Өй кыегына кар ятса, арыш һәм печән биек булып үсә.

Буран булса, умарта оясы яхшы аера.

Раштуада агачлар бәсләнсә- бөртекле ашлык, төн аяз булса-борчак, чана юлы шома булса-карабодай уңа.

Тәрәзәдәге арышка охшаган бизәкләр аска таба салынып торса, яхшы уңыш булачагына ишарә.

Раштуадан соң һава ничек торса, Питраудан (12 нче июль) соң да шулай килә.

Нардуган.

hello_html_2d2629e5.jpgНардуган Раштуадан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган дини күңел ачу бәйрәме.Бәйрәм үзенең асылы белән аграр йола,ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.Бәйрәмдә яшьләр кич утыралар.Нардуганчылар (алар үзләрен танытмас өчен төрле киемнәрдән киенгән кешеләр),өйдән өйгә йөреп,җыр һәм такмаклар әйтеп йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр.Нардуган кичәләрендә фал ачу уеннары зур урын алып торган.Аулак өйләрдә кызлар бигрәк тә йөзек салыш уйнарга яраткан.Уенда катнашучылар йөзекләрен җыеп, аларны су тутырылган тирән савытка салганнар.Савытның өсте ябып куелган һәм җыр башкарылган.Уенны алып баручы савыттагы йөзекләрне бутаган да берсен тартып чыгарган. Башкарылган җырның эчтәлегенә карап йөзек иясенең алдагы тормышын юрау башланган. Өлкәннәр әйтү буенча бу юраулар туры килә торган була.

hello_html_m1439c24b.jpg

 

Кач ману (19 нчы январь). Бу көнне суга көмеш кач төшерәләр,ягъни суны изгеләндерәләр.Бу суны барлык йорт хуҗалары үзләрендә булдырырга тырышалар.Изгеләндерелгән су хәтта холык- фигыльне дә чистарта, сафландыра дип уйлаганнар.Менә шуңа күрәдә кач манылган су Тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан имгә ярый диләр.

 

2. Язгы календарь бәйрәмнәр.

Май чабу ( Масленица). Май чабу бик борынгы заманнардан сакланып килгән бәйрәм. Аны икенче төрле “ Кыш озату”дип атыйлар,ягъни игенченең язгы эшкә күчә башлау чорын билгеләп үтү.Бәйрәм ел саен Олы көнгә бәйле рәвештә төрлечә килә.Пасха алдыннан була торган 7 атналык олы уразага бер атна калгач башлана.Май чабу күп гасырлар буена халыкның массакүләм күңел ачу буларак үткәрелгән. Җигүле атларны бистәр, сөлгеләр, җиз кыңгыраулар белән бизәп йөрүләр, төрле кызыклы уеннар, урамда пешерелгән төрле ризыклар белән сыйланулар, чана белән тауда шуулар.Бәйрәм атна буе барсада аның һәр көне билгеле бер тәртип буенча бара.Май чабу атнасының символы бар.Ул-коймак.

Дүшәмбе һәр гаиләдә коймак пешерелә.Беренче пешерелгән коймак ата-аналар рухы өчен дип тәрәзә төбенә куела.

Сишәмбедә төрле кызыклы уеннар башлана.

Чәршәмбе көнне кияүләр каенанада кунакта булалар, коймак белән сыйланалар.

Кече атна- кунакка йөрешүләр көне.

Татар атнасы көнне каенаналар кияүләренә кунакка баралар.

Атна кич көнне каенсеңелләр утырмага килә.

Атна көн бәйрәмнең соңгы көне.Кардан өелгән тау өстендә салам тутырылып әшләнгшн карачкы-курчак яндырыла.

Керәшеннәр бу бәйрәмне онытмыйлар,елда йолаларга туры китереп үткәрергә тырышалар.

Май чабуга карата халык арасында йөри торган сынамышлар:

Май чабу алдыннан килгән якшәмбедә көн бозылса, җәй көне гөмбә кхп була.

Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.

Бәрмәнчек (верба) бәйрәме. Олы көнгә бер атна калган якмәмбедә үткәрелә.Бу вакытта инде су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабарталар, чәчәк аталар.Менә шул чәчәк ата торган тал ботакларын бәрмәнчек дип атыйлар да инде.Иртән Кояш чыкканчы нәзек тал ботакларын сындырып алып кайтып изгеләр сүрәте каршына куялар.

Халыктагы төрле ырымнар бәрмәнчек белән бәйле.Тал чәчәкләре им-дәва көченә ия дип исәпләнелә. Аны ипи эченә салып пешереп малларга ашаталар.Кешеләр дә ел буена авырмас өчен бәрәңе боткасына песи-бөре салалар.Малларны яз беренче көтүгә куган көнне песиле тал чыбыгы белән куарга тырышалар һәм шул тал чыбыгын абзар кыегына кадап куялар. Шулай әшләгәндә маллар исән-сау тора, барысы да өйгә кайта.

Олы көн (Пасха).

hello_html_608456d6.jpg

Керәшеннәрдә бу бәйрәм һәр елны төрлечә-4нче апрельдән 8 нче май араларындагы атна көнгә (якшәмбегә) туры килә.Пасха Гайсә Коткаручының яңадан тууы хөрмәтенә үткәрелә торган зур дини бәйрәм.Олы көнгә каршы төндә хуҗабикәләр тәм-томнар өлгертә.Иң изге йолаларның берсе Олы көн йомыркасы пешерү.Йомырка кызыл төскә манылырга тиеш.Иртән балалар өйдән-өйгә кереп йомырка җыя башлыйлар.Ишектән керүгә алар:”Христос яңадан туган!” диләр. Хуҗалар “Чыннан да яңадан туган!” дип җавап кайтаралар һәм бүләккә кызыл төстәге йомырка бирәләр.

Олы көнгә генә хас булган йомырка отышлы уйнау уены бар.Уенда катнашучылар чүпрәктән тегеп туп әзерлиләр.Бер рәткә тезеп куелган йомыркалар өстенә туп тәгәрәтеп җибәрелә. Туп йомыркага тисә отасың,ә инде тимәсә уенны башка уенчы дәвам итә. Олы көн тагын таганасыз үтим.Ул ел саен бер урында корыла һәм анда теләге булган һәр кеше атына ала.

Язгы Микулы (22 май). Микулы көннәре архиепископ Николай Чудотворец исеме белән бәйләнгән. Ул могҗизалар тудыручы, Алладан соң кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең химаячесе, су хуҗасы, дип санала. Элек авыл халкы язгы кыр эшләренә Микулының ничек килүенә карап керешкән.

Микулы сынамышлары:

Микулыдан соң 12 тапкыр кырау була.

Микулы көнне бакалар кычкырса , солы уңа.

Микулыга кадәр карабодай чәчәргә, сарык йонын алырга ярамый.

 

3.Җәйге чорда үткәрелә торган календарь бәйрәмнәре.

Тройсын – Яшеллек һәм Яфрак бәйрәме

(Югары Баграж авылы)

 

hello_html_373c6bf0.jpg

Торйсын (Троиаца). Тройсын һәрвакыт Олы көннән соң 7 атна узгач – 50 нче көндә башлана һәм өч көн дәвам итә.Изге Инҗилләрнең дүртесен дә Ата, Ул һәм Тынның бердәмлеге- аның шушы өч ипостась сыйфатында бер Алла булуы турында ишарә ителә.

Тройсын авылда Яфрак бәйрәме буларак башланып китә. Ул күбесенчә агачларның яфрак ярып, табигатьнең яшәрү чорына туры килә.Авылдагы бөтен капкалар каен һәм өрәңге ботаклары белән бизәлз. Урамнар, ишек аллары чүп-чардан себерелеп чистартыла. Өлкәннәр капка төпләрендәге эскәмияләргә җыелышып утыра. Яшьләр исә су буйларында, урман аланнарында, аулак тыкрыклыада төрле уеннар оештыралар.

Тройсынның икенче көнендә йөри ала торган авыл халкы зиратка пешкән йомырка, коймак, шишәрә һ.б. тәм-томнар алып барып, үзе белгән һәм белмәгән туганнары һәм авылдашлары рухына иман китереп, тияберсен итәләр.

Керәшен авылларында Торйсын көнне җыеннар гөрләп узган. Бу көнне чит авыллардан күпләп кунак төшкән.

Җәйге Көҗмә-Демьян (14 июль). Беренче өлгергән яшелчәләрдән авыз итү көне улып санала. Табынга бары тик яшелчәдән әзерләнгән ризыклар гына куела. Һәркем кунакка үзе үстергән җиләк-җимеш күчтәнәче белән бара.Бакчадагы эшләр печән чабу белән аралашып бара, халык иртәдән кичкә кадәр кырда эшли.

 

Питрау (12 июль).

 

hello_html_m2ff73d14.jpgХристиан дине календаре буенча ул Изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Ә керәшен авылларының күбесендә ул элек-электән борынгыдан килгән мәҗүсилек йолалары белән баетылып, җәй, чәчәк бәйрәме итеп уздырылган.

Питрау һәр елны 12 июльдә билгеләп үтелә. Бу көнне 2 атналык Питрау уразасы тәмамлана. Тереклек һәм үсемлекләр дөньясында да үзгәреш чоры башлана: нәкъ төш вакытында кошлар сайраудан туктый. Иртәнге якта җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авырулардан дәва була диләр.

Күп кенә керәшен авылларында бу көнне Питрау тәкәсе чалу гадәте хәзер дә саклана. Керәшеннәр кунакка йөрергә дә, кунак сыйларга да бик ярата. ә бәйрәм көннәрендә бигрәк тә. Һәр өйдә мунча ягыла, өйләр җыештырыла, мул табыннар әзерләнә. Кайбер авылларда бәйрәм урам иңләп, култыклашып, моңлы керәшен җырлары җырлап килгән җырчылар чыгышы белән башланган. Авылның олысы-кечесе, яше-карты килеп кушыла барган мондый “хор” авыл урамнарын әйләнеп, Питрау уза торган мәйданга барып чыккан. Өсләренә көмеш тәңкәләр белән бизәлгән милли киемнәрен кигән үз авылларының гимны булырлык җырлар сузып, олы бәйрәмне – Питрауны бәйрәм итәргә баручы шушындый керәшеннәрне күргәч, сокланмый мөмкин түгел. Алар үз гореф-гадәтләрен, йолаларын буыннан-буынга саклый алганнар, бүген шуларны зур мәйданнарга алып чыгып, бөтен халыкка күрсәтә беләләр, онытмагыз, дип яшьләрне дә өйрәтәләр.Багражда Питау бәйрәме һәр елны Кашка тау итәгендә үткәрелә.Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән карендәшләр җыелалар.

Керәшеннәрнең Питрау сынамышлары бик күп халыкларга таныш:

Питрау үтә-җәй үтә.

Питраудан соң кошлар да сайрамый.

Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.

Булса аяз Питрау көн-булыр яшел печәнең, яңгырлы булуы-кырда печән черүе.

Әгәр Питрауга бер атна кала күке кычкырудан туктамаса, көз тиз килер, Питрау үткәч тә бер атна кычкырса-озак булыр.

hello_html_m46ffa706.jpg

 

 

Элҗен (2 август). Бу бәйрәм табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен бу көнне кырда эшлләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

 

Элҗенгә хас булган халык сынамышлары:

Элҗен җәйне тәмамлый.

Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.

Элҗендә сары яфраклар күбрәк күренә башлый.

Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.

Элҗеннән башлап төшкә кадәр җәй, төштән соң көзгә тарта.

Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.

 

Беренче Спас (14 август). Халык аны икенче төрле баллы яки юеш Спас дип тә атый. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һ.б. лар белән бәйләнгән. Беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сынамышларда чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче җиләккә карап туфрактагы дым запасын чамалаган. Бу чорда авыл халкы урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора.

Бал кортлары кәрәзләренә бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала.

 

Урта Спас. Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Башкача аны алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый.Элек икенче Спаска кадәр алма ашау зур гөнаһ кылу булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган.

 

Соңгы Спас. Соңгы Спас элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да диләр. Чөнки чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була. Бу чыннан да шулай.

Спас сынамышлары:

Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.

Беренче Спаста салкын чык төшә.

Урта Спастан соң төннәр салкын була.

Урта Спаста сабан ашлыгы өлгерә.

Әгәр һава килсә, җил төньяктан исеп торса, урта Спаста чәчелгән арыш нык һәм эре бөртекле була.

Әгәр дә торналар соңгы Спаста китсәләр, Покрауда (11 октябрь) салкын була.

 

4.Көзге календарь бәйрәмнәр.


Покрау (14 октябрь).
Покрау – ул үзе “покров” сүзеннән алынган, ягъни татар телендәге “каплам”, “япма” мәгънәләренә туры килә. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать хәзинәләренән-алма, балан, миләш, гөмбә һ.б. лардан эзәрләнә. Бу көнне яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.

Бу чорда көзге эшләр тәмамланган, ә язга хәзерләк эле башланмаган була. Шунлыктан халык бераз бушанып, ял итеп ала. Олы Покраудан башлап кунаклар чыкырылар. Бу йортка кунак булып җыелган гаиләләрнең һәммәсе дә үзләрен чыкыручы хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә.

Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүенә көт тә тор.

hello_html_m29309834.jpg

Көзге Көҗмә-Демьян. Керәшеннәрдә Көҗмә-Демьян көне һәр елны 14 ноябрьдә бер тирәдәрәк укмашып утырган авылларның кайсысының да булса берсендә, элек-электән килә торган традицион бәйрәм буларак, Олы көн, Тройсын, Питрау һәм башка бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә.

Көҗмә-Демьян көне авылда көзге эшләр төгәлләнү чорына туры килә. Аны авыл халкы, алдан ук әзерләнеп, көтеп ала. Бәйрәм алдыннан һәр гаилә кыш өчен ит хәзерли, терлеген чала, каз өмәләре үткәрә.Йөрттан-йортка кунак йөрешүләр башлана. Бу рәт йөрү дип атала. Табынга мул итеп камыр ризыклары пилмән, аш, ит калҗалары куела. Өй эче керәшен җырларыннан һәм такмаклардан гөр килеп тора.

Халык сынамышлары:

Көҗмә-Демьянда көн карлы булса, яз көне су җыела.

Агачлардан яфрак коелмаса, киләсе ел салкын була.

Көҗмә-Демьян кадак кага, Микулы күпер сала.

 

Йомгаклау.

 

 

Мин халкымның бәйрәмнәрен барлыйм:

Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,

Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,

Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

 

Керәшеннәрнең шундый бәйрәмнәре –

Кыштан, көздән, яздан, җәйләрдән.

Алып кара: бар да табигатькә,

Эш-хезмәткә, җиргә бәйләнгән.

 

( К.Булатова.)

 

Бәйрәмнәрнең олылап- билгеләп үтелә торганнарының күбесе христиан динендәге башка халыклардагыча булса да, керәшеннәрдә ул бөтенләй башкача үткәрелә. Аңа борынгы мәҗүсилектән килгән гадәтләр, һәр төбәкнең үзенчәлекле уеннары, җырлары өстәлә. Календарь бәйрәмнәр җирле халыкның төрле ел фасылларындагы хезмәт эшчәнлеге белән бәйләнгән. Элекке сынамышлар бүгенге көнгә кадәр үзләренең әһәмиятләрен югалтмаганнар. Бәйрәмнәр белән кешеләрнең хезмәт эшчәнлеге бер-берсе белән бәйләнеп барган. Бу бәйлелекне киләчәк буыннар да онытмасын иде.

Керәшен халкының йола һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, эзләү бүгенге көндә дә дәвам итә.Киләчәк буынга әле бүгенге көндә барып җитмәгән, сандык төпләрендә, куен дәртәрләрендә үз чиратын көтеп яткан рухи хәзинәләребез тапшырылсын иде.

 

 

Чыганаклар

1.Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты. “Матбугат йорты” нәшрияты. Казан. 1997 ел.

2. Керәшен җыру әйтә. Төзүче З.П. Антонова. Чаллы. 1999 ел.

3. Максимов Н.В. Без бер тамырдан. “Мәгариф” нәшрияты. Казан. 2002 ел

4. Филиппов А.С. Карендәшләр. “Идел-Пресс”. Казан. 2001 ел

 

 

Кушымта

Керәшеннәрнең бәйрәм, йола ,гореф-гадәт көннәре календаре. Бәйрәмнәрдә төшерелгән фоторәсемнәр.

 

hello_html_m46ffa706.jpg

Керәшеннәрнең бәйрәм, йола, гореф-гадәт көннәре календаре.

Раштуа (Рождество) – 7 гыйнвар

Нардуган – Раштуадан соң иске стильдәге яңа елга кадәр үткәрелә.

Тугым – 14-21 гыйнвар.

Кач ману (Крещение) – 19 гыйнвар.

Май чабу (Масленица) – Олы көнгә җиде атна калгач бер атна була.

Бәрмәнчек атнасы (Вербное воскресенье)- Олы көнгә бер атна калгач була.

Олы көн – иске стиль буенча 22 марттан 25 апрель арасындагы якшәмбе көннәрнең берсенә туры килә. Яңа стиль күчерү өчен 13 саны кушыла.

Язгы Микулы – 22 май.

Симек – олы көннән соң җиденче кечатна (пәнҗешәмбе) көнне Тройсынга ике көн калгач була.

Тройсын – Олы көннән соң 7 атна узгач, 50 нче көндә була. Өч көн дәвам итә.

Питрау – 12 июль.

Җәйге Көҗмә - Демьян – 14 июль.

Элҗен – 2 август.

Җәйге Микулы – 9 август.

Баллы Спас (Беренче Спас) – 14 август.

Алма Спасы (Урта Спас) – 19 август. Чикләвек Спасы (Соңгы Спас) – 29 август.

Кече Покрау – 11 октябрь.

Олы Покрау – 14 октябрь.

Көзге Көҗмә - Демьян – 14 ноябрь.

Кышкы Микулы -19 декабрь.

 

 

Нардуган бәйрәменән күренешләр.

hello_html_2d2629e5.jpg

 

 

 

hello_html_2957d6e4.jpg

 

 

 

 

 

 

hello_html_114e497b.jpg

Питрау бәйрәме

(Багражның Кашка тау итәгендә )

hello_html_m4d2c738e.jpg

Питрау кунакларын каршы алу

 

hello_html_mb0736c.jpg

“Питрау букеты” бәйгесе

hello_html_4eaf611b.jpg

 

 

Питрау чибәре

hello_html_6c58ac35.jpg

Тройсын – Яшеллек һәм Яфрак бәйрәме

(Югары Баграж авылы)

hello_html_373c6bf0.jpg

 

infourok.ru

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 февраль 2020 - 11:42
    Без имени
    Исэннэрмесез. Бу язмада тагын бер бэйрэм онытылып калган-ул Боламык! Бу бэйрэмне Зэй районы Сэвэлэй авылында бэйрэм ителэ. Минем гуган авылым тошеп калган, йорэкне тырмый