Туганайлар

Күңелдәген – халыкка

Чиләбе өлкәсе Нагайбак районындагы керәшен авыллары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Фершампенуаз белән Остроленка хакында язган идек инде. Бүгенге язмабыз - Кассель авылы, дөресрәге, аның кешеләре турында. Кассельне нагайбаклар үзләре Кили дип йөртәләр. Мондагы халык Башкортстанның Бакалы ягыннан килеп урнашкан.

Дүрт көтүле авыл

Үз хуҗалыклары белән яшәүче 560лап өй белән янәшә ике этажлы йортлар да шактый монда. Кассель халкының уңган-булган икәнлеге авыл урамына килеп кергәч үк күренә. Бер авылга дүрт көтү булу гына да күп нәрсә турында сөйли. Хәзерге заманда кайсы авыл шул хәтле мал асрау белән мактана ала? Ә кассельлеләр асрый. Көтү кайтып, савасын савып, ашатасын ашатып, кичке эшләрне бетергәннән соң, сәгать тугызларда гына авыл кешесе турга чыга, концерт-фәлән булса, клубка җыела. "Бәрмәнчек"ләр концерты да төнге унынчы киткәч кенә башланды. Концерт беткәч тә, халык таралырга ашыкмады. Керәшен гадәте буенча, сиңа җырлаганнар икән - каршы як та җырлап бирергә тиеш, диптер, - уникеләр тулып киткәнче, клуб фойесында җырлады да җырлады хуҗалар. Берничә тавышка кушылып, нагайбак сагышын тирә-юньгә тараттылар. Йөрәккә үтәрлек, җаннарны айкарлык итеп...

"Гумер" ансамбле


Авылның "Гумер" фольклор ансамбле 1971 елларда төзелә. Аны Акулина Тихонова оештыра. Үкли түтинең әтисе - Егор Арапов бик оста җыручы була. Ул колхозда бригадир булып эшли. Кызы - Үклине дә, ат арбасына утыртып, еш кына үзе белән йөртә. Басу-кыр юлыннан җай гына селкенеп, арбада барганда, Егор дәдәй кызына таныш булмаган әллә нинди моңлы җырлар көйли. Ә Үкли, әтисенең җырлавын рәхәтләнеп тыңлап, күңеленә сеңдерә бара. Тора-бара, әтисенә кушылып, үзе дә җырлый башлый. Бәхетсезлегенә каршы, әлеге рәхәт чаклары әллә ни озакка бармый. Хәзер ул аларны төштә күргән кебек кенә хәтерли.
1937 елның салкын ноябрь көнендә әтисен кулга алалар. "Халык дошманы" дип гаепләп, үзеннән чокыр казыттырып, шунда күмеп калдыралар. Ул чорда авылның 26 активисты атып үтерелә.
Әтисенең җырлары Акулинаның күңел түреннән китми. Ул аларны үзалдына көйләп йөри. Мирас булып калган ул җырларны дөньяга чыгарасы, башкаларга да ишеттерәсе килә аның. Ул чакта сельсовет председателе Николай Сафронов дигән кеше була. Акулина түти: "Ансамбль оештырыйк, барысы артыннан үзем йөрим", - дигәч тә: "Клуб сәхнәсендә андый җырлар җырларга югарыдан рөхсәт юк", дип кенә җавап бирә.
Берчак җыелыш үткәрергә районнан Привалов дигән кеше килә. Үкли түти, башкалар тыеп торуга карамастан, шул түрә янына бәреп керә. Хәлне аңлатып бирә. Рәхмәт яугыры, тегесе ризалаша. Инде җырчыларны гына күндерәсе кала. Аның кебекләр авылда шактый җыела. 5-6 тапкыр репетиция ясагач, октябрь бәйрәмендә Арси авылына концерт белән баралар. Бу - рус авылы булса да, дәррәү килеп кул чабалар, чыгышларын бик яраталар. Тыңлаучы булып кына барган кызы соңыннан:
- Мамау, как колокольчики звенели ваши голоса. Весь зал плакал, хотя там все русские, - ди.
"Гумер" ансамбленең эшләп китүе әнә шуннан башлана. Аннары инде бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый. Фестивальләргә дә чакырып кына торалар үзләрен.

"Гумер" фольклор ансамбле

Казанга барганда күргәннәр

1987 елда Казанда узган керәшен ансамбльләре фестивале алар өчен аеруча истәлекле. Ул турыда Үкли түти болай сөйли:
- Казаннан чакыру килгәч, безне оештырып җибәрергә булдылар. Безнең белән барырга тиешле район вәкиле, ни хикмәттер, безне көтмичә, Чиләбегә киткән. Анда каршылый, янәсе. Авылдан чыгып, ничек кирәк алай - мең газап белән, Магнитогорскига барып җиттек. Чиләбе самолеты безне көтеп тормаган - очкан. Мин, бик важный булып, аэропорт начальнигына кердем. Шулай-шулай, без Казанга фестивальгә баручылар. Ничек тә Чиләбегә очарга, аннан Чиләбе-Казан самолетына өлгерергә кирәк", - димен. Тыңлап торды да:
- Самолет юк. Кукурузник белән очсагыз гына инде. Тик аңа чыдамассыз - салонда бик селкетә, - ди бу.
Риза булмаган кая - ризалаштык. Февраль ае иде. Кукурузникны, җыйнаулашып, кар астыннан казып чыгардык. Кабынганчы, байтак кына этеп йөрдек. Ниһаять, күккә күтәрелдек. Шунда кемдер очучыдан:
- Самолетта җырларга рөхсәт итәсезме? - дип сорады.
- Булдыра алсагыз - җырлагыз. Мин каршы түгел, - ди очучы.
Кукурузникта очуның ни икәнен соңыннан гына аңладык. Бөтен әбиләр, укшый-укшый, мүкәләп йөри, кая ди җырлау, үлемебез шушы икән, дибез. Чиләбегә көчкә барып җиттек. Санны җыя алмыйча, аңгыраеп, шактый вакыт утырдык. Инде "Чиләбе-Казан" маршруты буенча очучы зур самолетка утырабыз, дисәк, анысы тагын очып киткән. Без өлгермәгәнбез. Кайтырга дип вокзалга барсак, районнан билгеләнгән җитәкчебез йөри.
- Бернинди кайту юк. Казанга чаклы поезд белән барабыз, - ди бу. Йөгертеп кенә билетлар да алып килде. Төнге Казан буйлап, кая барырга белмичә, адашып йөрүләребез турында сөйләп тормыйм.
Бик шәп фестиваль булды ул. Беренче тапкыр шунда Татарстан керәшеннәре белән очраштык. Бөтен нәрсәбезнең охшаш, уртак булуын күрдек, карендәш икәнебезгә ышандык. Казан безнең дә башкалабыз, дип кайтып киттек ул чакта.
Татарстанга өч рәт килдек. Икенче тапкырында ирем Ильяны да алып килдем. Тихвин чиркәвенең настоятеле отец Павел Павлов үзебезгә венчание үткәрде. Шуңа күрә дә Казанны бигрәк яраттык, - дип сөйләде Үкли түти.

Кайгысы да, шатлыгы да - адәм башыннан

Үзе төзегән ансамбльдә Үкли түти 33 ел җырлый. Сугыш елларында тракторист булып эшләгәндә, күзенә кылчык кадалган була аның. Тора-бара, шул кылчык аркасында, күзләре бөтенләй сукырая. 23 ел буена сәхнәгә җитәкләп чыгаралар, җитәкләп алып кереп китәләр. Сәхнәне ташлыйм, дигәндә дә, иптәшләре, ялынып, тагын алып киләләр. Аныкы кебек тавыш башка берәүдә дә булмый шул.
Үкли түтинең бүгенге көндә куанычы чиксез зур: узган елның октябрь аенда аның күзләренә операция ясаганнар. 23 ел буена берни күрмәгән түти алдында өр-яңа дөнья ачылган. Балаларын, оныкларын, оныкчыкларын күргән. Кайгысы да, шатлыгы да агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Үкли түтигә боларның барысыннан да мул өлеш чыккан.

Иҗат җимешләре

Хәзер сәхнәдән үзе җырламаса да, ансамбльне онытып бетерми ул. Җырларын да өйрәтә, киңәшләрен дә бирә. Ул әле шигырь язу белән дә мавыга. Үзе өчен генә чыгарса да, берсен безгә дә укып күрсәтте:
Минем торган илем - Гөмбәй иле,
Аңа шулай исем биргәннәр.
1842 елны, үз илләрен ташлап,
Бабаларым монда килгәннәр.
Алар туып үскән матур илләр
Бик еракта калган - көньякта.
Анда шундый-шундый яхшы булган,
Сары сагыш тарткан шул якка.
- Сөн буйлары бездән калды, диеп,
Җырлар җырлый иде әниләр.
Чит җирләрдә ятып калабыз дип,
Күз яшьләрен түкте әбиләр.
Сөн хәлләрен белеп булмас инде,
Ногыт алып, аны бүлсәм дә.
Үкенерлек булмас идем бер дә,
Сөнне күреп, шунда үлсәм дә.
Үкли түтинең җырга, иҗатка булган мәхәббәтен бүгенге көндә кызы - Артемьева Анна Ильинична дәвам итә. Ул да "Гумер" ансамблендә җырлый. Алай гына түгел, иҗат белән дә шөгыльләнә. Газета укучыларыбызга үзенең шигъри күчтәнәчен җибәрде:
Әллә инде пәрештә җиткерде -
Әллә күңелем Әүлия.
Уйладым: барыбер сез килер дип,
Керәшеннәр яшәгән Килигә.
Кунаклар килә, дигән саен,
Җарпаеп яшәрә күңелләр.
Күрешми ничек торыйк ди -
Без барыбыз - агай-энеләр.
Кош канатлары күк киң булса,
Ике кул ясаган колачым.
Кочаклап, күкрәккә кысар идем
Илдәге керәшеннең барчасын.
Күңелләр безнең киң колачтан,
Сыеп бетәр кадерле туганнар.
Эштә дә, җырда да гел алда -
Керәшеннәр бигерәк уңганнар.
"Гумер" фольклор ансамбленең бүген дә үз тамашачысы бар. Аның хәзерге җитәкчесе - Надежда Хижняк турында - "баскан җирдә ут чыгара" дип әйтеп була. Бер сызгырса, солдатлар күк, ярты сәгатьтә әзер булып, юлга чыгып баса ансамбль "кызлары". Чиләбе өлкәсенең көньяк чигендәге Чибәркүлгә дә, Татарстан республикасы шәһәрләренә дә барып җитәләр. Шулай Кили көйләрен илгә яңгыраталар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: