Туганайлар

Гадел һәм принципиаль журналист иде

Күренекле журналист, карендәшебез Александр Филипповка, исән булса, бу көннәрдә 85 яшь булыр иде

Александр Сергеевич “Туганайлар” белән дә хезмәттәшлек итте. Махсус хәбәрче буларак, газетабызда шактый гына мәкаләләре басылды. Ә инде аның “Карендәшләр. Керәшен бәйрәмнәре, йолалары һәм гореф-гадәтләре”, “Буранлы яшен”, “Герои-кряшены”, “Урман акланы” китапларын һәркем яратып укый.

Александр Филиппов “Социалистик Татарстан” газетасының Идел аръягындагы, шул исәптән Апас, Буа, Чүпрәле районнарындагы үз хәбәрчесе булган вакытта безнең мәктәпкә дә килә иде. Шул чорда Чүпрәле районы админстрациясендә эшләгән абыем белән алар якыннан аралаштылар. Абый Александр Филипповның керәшеннәргә хас киң күңелле, ачык йөзле шәхес, игътибарлы әңгәмәдәш булганлыгын хәзер дә искә ала.

Гадел һәм принципиаль журналист җитешсезлекләрне дә күрә белде. Тәнкыйть белән сугарылган мәкаләләре күп кенә проблемаларны үз вакытында чишәргә ярдәм итте. Мәсәлән, Александр Филипповның 1995-1998 елларда Чүпрәле районындагы бер авылга экологик яктан куркыныч янавы турындагы күләмле язмасы газетада басылгач, республика җитәкчелеге ярдәме белән, мәсьәлә уңай хәл ителде.

2003 елда ул Татарстан китап нәшриятында “Ерактагы якын Чүпрәледә” исемле китабын бастырып чыгарды. Бай мәгълүматлы бу хезмәттә район һәм андагы күп кенә авылларның тарихы, бу төбәктән чыккан күренекле кешеләр хакында материал тупланган. Ул чакларда бу китап Чүпрәле районының “кече энцеклопедиясе” функциясен үтәде. Бүген район энцеклопедисенең “олы”сы да бар. Шик юк, аның нигез ташларын Александр Сергеевичның хезмәтләре тәшкил иткәндер.

Билгеле, күп еллар журналистикада эшләп, бар гомерен матбугатка багышлаган бу шәхес турында бик күп язып булыр иде. Аның хикәяләрен,  шигырьләрен дә укыган саен укыйсы килеп тора. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм.

Бәхет

Тулы бәхет ни ул, ничә мыскал,
Нинди бизмәннәргә салыйм соң?
Алтын йөгертелгән тәхетемне
Көйле тормыш диеп саныймсың?!
Минем бәхет – учымдагы сөял,
Тынмас тавышлары сандалның.
Белеп шуны үзем сайладым.
Кулларымнан алтын тама икән –
Шушы минем ярты бәхетем.
Мәхәббәтем сулышында эрим,
Ә монысы – тулы бәхетем.

Чөй

Ботаклы каен ярылмый,
Кирәк булды имән чөй.
Ярылды бүкән, очты чөй,
Башта туды башка көй.
Эше беткәч кирәк түгел,
Җирдә аунап калды чөй,
Каршы торса тагын бүкән,
Кирәк булыр шул ук чөй.

Авылыма

Атамнар, бабамнар сызгырып
Атларын сугарган Чишмә бу,
Анамнар, карт әби чиләкләп,
Ашка дип су алган Чишмә бу.
Нык якын шуңадыр авылым –
Урманы, тавы һәм су буе.
Йөртсә дә язмышым читләрдә,
Җанымда җир гаме, ил уе.

Фрида ВӘЛИТОВА

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: