Туганайлар

ЭШЛӘГӘНГӘ КӨН ДӘ УРАК ӨСТЕ

Менә Кара Су Аждаһасы елы да китеп бара. Аждаһа сүзе үзе дә күңелне шомландыра, шуның өстенә Кәбисә ел да булды, инде килеп, дөнья бетү куркынычын да өстәсәк, ай-һай тизрәк озатасы килде 2012 не. Шулай да, артка әйләнеп карагач, шактый эш эшләнгәнлеге дә, дөньяларны бетермәслек итеп гөрләтеп яшәгәнлек тә күренде. Безнең...

Январь

Кызганычка каршы, тормышта үкенечле хәл-ләр дә була. 5 январь төнендә Чиләбе өлкәсе Сарашлы авылында тарих, этнография музее янып көлгә калды. Музейда сакланган 1139 экспонат юкка чыккан.

14 январь Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәге бинасында керәшен җырула-рын яшь башкаручылар-ның «Туым җондозы» IV конкурс-фестивале үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быел Мамадыш, Кайбыч, Зәй шәһәрләрендә аның зона турлары узып, жюри членнары анда иң яхшы башкаручыларны сайлап алды.

Быел Чаллыда егерменче тапкыр узган Нардуган бәйрәмендә беренче тапкыр Самара өлкәсе Келәүле районы Назаровка авылыннан килгән "Натукай" фольклор ансамбле дә катнашты.

Февраль

Дүртенче тапкыр Казанда узган православ күргәзмә-ярминкәсендә "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан керәшен оешмасы идарәсенең 25 февральдә Чаллыда узган күчмә утырышында Керәшен яшьләренең II форумын уздыру турында сөйләшү булды.

Март

Татарстан Фәннәр ака-демиясенең Тарих институты каршында эшләп килүче керәшен һәм нагайбаклар тарихын, мә-дәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровның 60 яшьлек юбилее узды.

Мамадыш шәһәрендә фаҗигале төстә бакый дөньяга күчкән талантлы җырчы Диана Мишкина истәлегенә багышланган I төбәкара иҗади коллективлар һәм халык эстрада җырлары башкаручылар фестиваль-конкурсы узды. Анда 8-17 яшьлек 100дән артык конкурсант катнашты.

Танылган шагыйрь, карендәшебез Никифор Тукмачев үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Апрель

Түбән Кама керәшен җәмгыяте зурлап, үзенең 20 еллык юбилеен уздырды.

20-25 апрель көн-нәрендә Казанда керә-шен яшьләренең икенче форумы үтте. Аның эшендә Татарстанның төрле районнарыннан, Чиләбе өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан делегатлар катнашты.

Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгы бинасына бу хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән танылган урманчы, Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Иванов хөрмәтенә мемориаль такта куелды.

15 апрель Пасха көнне Сарман районы Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел исемендәге яңа төзелгән чиркәүдә беренче тапкыр керәшенчә служба үтте.

Май

3 майда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Тукай премияләре лау-реаты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артисты Наил-Николай Дунаевка 75 яшь тулды.

16 май көнне Казанда духовная семинариянең актлар залында "Н.И.Иль-минский - Россия халыкларын агартучы" дигән бөтенроссия фәнни-практик конференция узды. Ул танылган галим, этнолог, лингвист, православие миссионеры һәм җәмәгать эшлеклесенең 190 еллыгына багышланды.

Июнь

Тройсын бәйрәме быел икенче тапкыр Менделеев районы Иске Гришкин авылында "Сияние Святой Троицы" дигән исем астында Республикакүләм фестиваль буларак узды.

Әлмәт районы Илтән-Бута авылында узган Тройсын бәйрәмен, ке-рәшеннәрдә сакланып калган борынгы йолаларны, аларның табигать белән бәйләнешен күрсәтү максатыннан, Салават Юзеев җитәкләгән "Инновация" иҗат төркеме кинога төшерде.

Республика керәшен оешмасы Башкарма комитеты идарәсе, "Туганайлар" газетасы бе-лән берлектә, Питрау бәйрәменең үзенчәлеге, төрле төбәкләрдә уздырганда ул үзенчәлекләрнең саклануы, яшь буынны тәрбияләүдәге роленә багышланган түгәрәк өс-тәл артында сөйләшү уздырды.

Питрәч районындагы керәшен авыллары буйлап июнь ае буена беренче тапкыр көпчәкле чиркәү ролен башкаручы автобус йөрде. Керәшен Сәрдәсе священнигы Димитрий әтей Сизов шул автобус эчендә халыкны келәү иттерде, өлеш алдырды, җазыклардан аруландырды.

Июль

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында керәшен культурасы музее ачылды.

Республиканың күп кенә төбәкләрендә Питрау җыеннары гөрләп узды.

Карендәшебез, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәр академиясе члены, профессор, Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәге директоры Аркадий Васильевич Ива-нов "Ел галиме" исеменә лаек булды.

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле Төркиядә узган Унөченче халыкара "Бөекчикмәсе" культура фестивалендә катнашты.

Август

Керәшен тарихында беренче тапкыр, Зеленодольск районында урнашкан "Хыял" балалар лагеренда керәшен балалары өчен "Айбагыр" этник лагере эшләде. Анда ике атна буена 55 бала ял итте.

Октябрь

"Туганайлар" газетасы чыга башлауга 10 ел тулды.

Чиләбе өлкәсе Чибәркүл районы Поповка авылында этнографик музей ачылды.

Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Фершампенуаз авылында туган якны өйрәнү буенча "Нагайбакское наследие" дип аталган укулар үтте. Анда 200гә якын кеше катнаш-ты. Чиләбе дәүләт университетыннан, Чиләбе педагогика университетыннан, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларыннан галимнәр килде.

Самарада узган V Бө-тенроссия фольклор фестивале "Түгәрәк уен"да Самара өлкәсе Назаровка авылының "Натукай" керәшен фольклор ансамбле "Иң әйбәт вокаль ансамбль" исеменә ия булды.

30 октябрьдә "Бәр-мәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле яңа сезонын ачты.

Ноябрь

2 ноябрь көнне Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Кассель (Кили) авылында "Арумысыз, туганнар" керәшен фольклор фестивале узды. Ул быел казак поселокларына нигез салынуга 170, 1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә 200 ел тулуга багышланды.

Казанда танылган галим, журналист, язучы Максим Глуховның 75 еллыгына багышланган фәнни-практик конференция үтте.

24-25 ноябрьдә Чаллыда "Керәшеннәр җы-рыу әйтә" исеме астында Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале үтте. Анда Татарстаннан тыш, Башкортстан Республикасы, Чиләбе, Самара, Красноярск өлкәләреннән дә керәшен фольклор ансамбльләре катнашты.

Алабуга шәһәренең "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте.

Декабрь

Питрәч, Менделеевск, Әлмәт шәһәрләрендә "Туым җондозы - 2013" региональ керәшен җырын яшь башкаручылар фес-тиваленең сайлау турлары узды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: