Туганайлар

Елизавета МАЛОВА: “Тынлыкны тыңлый белсәң...”

Елизавета Малова иҗаты хисчән, халыкка җиңел аңлаешлы. Аның шигырьләрендә үз күңел хисләре һәм дуслары, туганнары, тирә ягында яшәүчеләр тормышы чагыла

Узган елның язында Мамадыш районындагы Владимир авылы мәдәният йортында уздырылган иҗат кичәсендә үзе әйткәнчә: “Иҗат ул – күңел халәте. Шигырьләр күңелемдә языла. Йөри-йөри эшкәртәм, калыпка салам, аннан соң гына кәгазь битенә төшерәм. Еллар буе да шигырь язмый кала алам. Кайчакта, үзеннән-үзе языла”.

Елизавета Малованың иҗат кичәсендәге кунаклар арасында үзе дә шигъри җанлы җырчы Георгий Ибушев, “Бәрмәнчек” ансамбле солисты Елена Григорьева,
популяр җырлар авторы, композитор Чулпан Зиннәтуллина һәм башкалар бар иде. Аларның барысын да иҗат ялкыны берләштерә. Гадәттә, алар башкалардан хисле күңелләре, тойгылары белән аерылып торалар. Әнә бит Елизавета үзе бу хакта нәрсә ди: “Иҗат белән шөгыльләнер өчен миңа тынычлык кирәк. Тынлыкны тыңлый белсәң, бик күп нәрсәләр эшләп була. Аккан суга, янган утка карап, күңелемдәге уй-хисләрне тәртипкә салам”.

Шагыйрә күп балалы гаиләдә үскән. Унике баланың өченчесе булып туган ул. Кызлардан беренчесе булганга күрә, бәләкәйдән кул арасына керә. Әти-әниләре колхоз эшенә иртән китеп кич кенә кайталар. Лиза үзеннән соң туган эне-сеңелләрен карый. Тирә-күршедәге балалар да җыелгач, тавыштан өйнең бөтен почмагы шау-гөр килеп тора.

Әти-әниләре кергән кешегә беркайчан да караңгы чырай күрсәтми. Ә бала-чага үзенә карашны бик тиз сизеп ала, шуңа да уйнарга Лизалар өенә җыелалар. Аның “ялгызлыкны яратам” дип әйтүенә дә, бәлки, бәләкәй чагыннан башлап гомере буе кеше арасында булуы сәбәптер.

Аларның әтиләре дә укымышлы булган, бик күп газета-журналлар алдырткан. Әтисе җор телле, бик итагатьле булган.

“Бездә, керәшеннәрдә, өстәл артында утырганда әйтәсе сүзне җырлап җиткерәләр. Әниемнең, төне буе җырлап утырса да, җырлары бетми иде. Аның ул кадәр җырларны белүенә бөтен кеше шакката иде. Яши-яши аңладым – әни үзе уйлап чыга- рып җырлаган икән”, – дип сөй- ли ул.

Шагыйрәнең һәркемгә игътибарлы булуы һәм тирә-як- тагыларны санлап яшәве дә әти- әнисеннән күчкән яхшы сыйфат. “Кеше ни әйтер, күршеләр гаепләмәсен”, дип, башкаларның сүзләренә дә колак салырга өйрәтеп үстергәннәр бу гаиләдә балаларны.

“Кешедә эшем юк. Нәрсә телим, шуны эшлим”, – дип әйтүчеләр күп бүген. Заманасы шундыйдыр инде. Әмма күңел тынычлыгың булсын өчен, үз-үзеңне аңлап, башка кешеләр белән дус мөнәсәбәттә яшәргә кирәк.

“Җиде кат үлчәгәннән соң да әйтми калдырган чаклар күп булды. Үз юлымны үзем салдым. Бер кеше дә җитәкләп йөрмәде. Тормышымда ялгышлар да, уңышлар да күп булды. Очып барган чакта атып та төшерделәр. Егылган чакларым да булды. Аларның барысы да үземнеке. Беркемне дә бернәрсә өчен дә гаепләмим. Алтмышны уздым. Улым, ике оныгым бар. Алардан да якынрак, кадерлерәк кеше юк”, – дип күңел хисләрен ачты Елизавета.

Ә шулай да, мәктәптә укыган чагында кызның табигатьтән һәм әти-әнисеннән бирелгән сәләтен ачуда, аны үстерүдә татар теле һәм әдәбияты укы- тучы Роза Петровнаның роле зур була. Ул укытучысы белән әле хәзер дә очрашып-күрешеп тора.

Әлбәттә, сәләтеңне үстерү өчен күп укырга, күп белергә кирәк. Елизавета да совет чоры классигы язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен, Клара Булатова, Фәннур Сафин, Роберт Әхмәтҗанов һәм Нурия Измайлова шигырьләрен яратып укый.

Елизавета Малова үзенең шигырьләрен туплап, китап та чыгарган. Аның байтак кына шигырьләренә көй язып, авылдашы Валерий Иванов халыкка җиткереп тора. Ул җырлар авыл Сабантуйларында, концертларда еш яңгырый. Чулпан Зиннәтуллина көйгә салган “Сиртмә бишек” һәм “Сине уйлап” җырлары да Елизаветаны җыр сөючеләр арасында таныткан.

Елдагыча, бар да елдагыча,
Кышны чыктым, кердем тагын язга.
Кышкы салкыннарда өшегән җан
Әй, сусаган икән быел назга.

Елдагыча, бар да елдагыча,
Кояш миңа көлә, мин – кояшка.
Тамчы тамып, чокыр ясап куйган
Баскыч башындагы җәйгән ташка.

Елдагыча, бар да елдагыча,
Тик күңелем әллә кая оча.
Сабыр гына каршы алыйм, димен,
Ә хыялым бар җиһанны коча.

Елдагыча, бар да елдагыча,
Гөрләвекләр ага, кошлар кайта.
Улым гына мине узып киткән,
Ике онык чабуымнан тарта.

* * *

Кабак кебек аунап үскән болын,
Китеп барсам, мине сагынып көтә.
Сөрем-тузан утырмаган әле,
Ап-ак карлы бездә кышкы иртә.

Мин авылда гына шундый матур,
Уйларымны монда суга салам.
Бишек боҗралары элгән түшәм
Өйдә юк, тик күңелемдә калган.

Мин авылда гына шундый матур,
Шуңа аннан гел китәсем килми.
Сезнең хәлне аңлаган да кебек,
Тик минекен берегез дә белми, – дип яза җаны белән авылга тартылган Елизавета. Авыл җанлы шагыйрәгә киләчәктә дә иҗат уңышлары юлдаш булсын.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА. Казан шәһәре.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: