Туганайлар

Чәчәкле гөл кадерле була

Тормыш - бәхет өчен көрәш ул. Һәркемнең бәхетле буласы килә. Әмма бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Кемгәдер ул байлыкта, муллыкта яшәү, яисә бүгенгечә әйтсәк, үзеңне олигарх итеп тою, кемдер дан-дәрәҗәгә омтыла, кайберәүләр әдәбият, сәнгать, фән өлкәсендә йолдыз булып янарга тели. Ә хатын-кызның бәхете ана булуда. Халык юкка гына аналар турында,...

Кошлар оясыз булмый

Анна Янсуар авылында 1941 елда дөньяга килә. Шул елда сугыш башланып китү аңа кечкенәдән ачлыгын да, ялангачлыгын да татыта. Ишле бала булгач, күп нәрсәне үз куллары белән эшлиләр. Кызлар чигү чигә, тегү тегә, бәй бәйли. Ә ир балалар агач эше, тимерчелек, техникага бирелә. Әнә шулай, эшкә өйрәнеп, Аннуш та чибәр кыз булып үсеп җитә. Армиядән йөреп кайткан егет Илья Кутузовның күзе, кайту белән, аңа төшә. Яшьләр, бераз очрашып йөргәч, семья корырга булалар. Аннуш белән Шәвәли Илҗәсенең уртак тормышы шулай башлана.
Яратусыз семья - тамырсыз агач, мәхәббәтле ояда гына бәхетле балалар үсә, диләр халыкта. Кутузовлар семьясында бер-бер артлы - Николай, Нина, Анатолий, Марина, Надежда, ата-аналарын сөендереп, дөньяга аваз салалар. Илҗә дәдәй - терлекче, Аннуш түти сыер савучы булып эшләп, семьяны алып бару, балаларны киендерү, ашату өчен акча эшлиләр. Балаларны да эш белән тәрбиялиләр. Бергәләп бакчада җиләк-кура, яшелчә үстерәләр, маллар асрыйлар. Балалар да үсеп җитә башлый. Әмма тормыш юлында көтелмәгән хәлләр килеп чыгып, күп азаплар да китерә шул.

Кайгы үзе генә килми

Тату гына яшәгәндә, аларга кайгы килә. Янгын чыгып, өйләре бөтенләй янып бетә. Биш балалы семья урамда кала. Ярый, авыл халкы ярдәмчел. Булышучылар, үз өйләренә кертеп торучылар да табыла. Колхоз ярдәме белән авылда бушап калган өйне бирәләр үзләренә. Әмма аны да ремонтлыйсы, барысын да төзәтәсе була.
Керәшеннәрдә өйне такта белән тышлап, түбә кыегына кадәр төрле төсләргә буяу гадәте бар. Өең ерактан балкып каршы алсын, елмаеп үзенә тартсын, дип шулай эшләгәндер безнең әти-әниләр. Өйне буяу җиңел эш түгел, биектә эшләү куркыныч та. Ни генә булмасын, Кутузовлар яңа өйне матурларга телиләр. Җыйнаулашып эшкә алыналар. Кыек буярга дип, кечкенәдән эшкә җитез Марина менеп китә. Тик озак буйый алмый, электр чыбыгына эләгеп, токка тотыла. 18 яшьлек кызны җир куенына кертү ата-ана өчен әйтеп бетергесез кайгыга әйләнә.
"Сине кыекка менгезгәнче, үзем менсәм, икенче булыр иде. Үсеп җиткәч кенә, мәхрүм булдың. Мин синең балаларыңны үстерергә тиеш идем бит. Нигә язмыш шулай уйнады?" Әнә шундый уйлардан Аннуш түти әле озак еллар арына алмый. Нишләсен, бөтен кайгысын эш белән баса.

Чигүле мендәр - өй яме

Анна Кутузова кечкенәдән чигү чиккән. Алда әйткән олы кайгыдан соң да, ул бөтен күңелен чигүгә сала. Керәшеннәрдә элек-электән тәрәз пәрдәсе, кашага, мендәр, җастык тышлары төрле бизәкләр белән чигүле булган. Бу үнәр кызларга буыннан-буынга күчкән. Ә чигүле сөлге Тройсын, Питрау бәйрәмнәрендә көрәшчеләргә олы бүләк санал-ган. Яшь килен сөлге-бистәр чигәргә тиеш. Аның уңганлыгын халык шуннан чыгып бәяләгән. Аннуш түти ул шөгылен әле бүген дә онытмый. Аның өе чигүле мендәр, тәре алды пәрдәләре белән балкып тора. Шундый чигүле чәчәкләр белән бизәлгән өйне бүгенге көндә авылларда сирәк очратасың.
- Сагышлы вакытымда кулыма чигү, бәй алдым, - ди Анна түти. - Күңелне тынычландыра, кайгыдан арынырга булыша. Чигүләремне кешеләргә дә, музейга да бирдем. Сыер савуны да яратып башкардым. Пенсиягә чыккач та, 9 ел эшләдем әле. Эш булганда, моңсуланып йөрмисең, вакыт калмый. Шуңа күрә көчем булганда тик тормадым. Балаларымны да шулай өйрәттем. Бүгенге тормышымнан бик риза, балаларым да яныма гел кайтып тора.
Янсуар авылында каршысындагы бакчасы төрле чәчәкләргә күмелгән өйне күрсәгез, ул Кутузовларныкы булыр. Аннуш түти бүген дә тик тормый. Бакчада помидор, кыяр, чөгендер үстерә.
Бүген аның дүрт баласы һәм дистәгә якын оныгы бар. Улы Николай - Казан шәһәрендә торак коммуналь системасында җитәкче, Нина - сәүдә өлкәсен-дә, Анатолий Питрәчтә яши, Надежда - балалар бакчасында тәрбияче. Барысы да семьялы. Әнә шул дүрт баласын кеше итә алуына сөенә Анна түти.
Илья Кутузов 67 яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң, якты дөньядан китә. Анна түти аны кадерләп, соңгы юлга озата. Кайнанасы Даруш әбине кадерләп киендереп гробка салучы да килене Анна була.
Керәшеннәрнең борынгы кул эшләрен саклап, яңартып яшәүче шундый күркәм кеше белән таныштык Янсуар авылында. Яраткан эшен ташламыйча, барысын да бөртекләп саклап, озын гомер яшәргә насыйп булсын үзенә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим