Туганайлар

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан соң туган уйланулар

Миңа күптән түгел, төгәлрәге, 25 апрельдә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының кунагы булырга туры килде. Бөтен дөньядан 500 ләп делегат җыелган чара "Бердәм, бергә, мәңгегә!" дигән девиз астында узды. Форумның оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы. Форумның беренче көнендә Камал театры бинасында Ркаил Зәйдулланың...

Миңа күптән түгел, төгәлрәге, 25 апрельдә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының кунагы булырга туры килде. Бөтен дөньядан 500 ләп делегат җыелган чара "Бердәм, бергә, мәңгегә!" дигән девиз астында узды. Форумның оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы.

Форумның беренче көнендә Камал театры бинасында Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" пьесасын күрсәттеләр. Исеме зур мәхәббәт тарихын вәгъдә иткән әсәр җәмәгать һәм дин эшлеклесе, татар хатын-кызлары арасыннан беренче казый, мөгаллимә Мөхлисә Бубиның фаҗигале язмышы турында булып чыкты. Тормышны үлеп яратучы бу ханымны 1930 нчы елда халык дошманы итеп кулга алып, тоткынлыкта 7 ел газаплап, атып үтерәләр. Ул заман хатын-кызлары өлешенә тигән коточкыч язмыш. Ирексездән күз алдына шундый ук фаҗигале язмышка дучар булган Дарья Аппакова образы килде.

Татар әдәбиятына балалар язучысы Дәрҗия Аппакова булып кереп калган карендәшебез Минзәлә өязенең Байгол авылында туган. Керәшен Үзәк укытучылар мәктәбенең кызлар бүлеген тәмамлап, беренче керәшен гәҗитләрен оештыруда катнашкан, "Кряшиздат" матбугатында редактор булып эшләгән, керәшен халык театрын төзүдә башлап йөргән һәм анда төп рольләрне уйнаган, театр өчен пьесалар язган һәм тәрҗемә иткән... Башта РСФСР милли наркомының Үзәк керәшен бүлеге комиссары, соңрак Татарстан Республикасының прокуроры булган ире Георгий Зубков репрессияләнгәннән соң, властьлар тарафыннан Урта Азиягә сөрелә һәм шуннан әйләнеп кайтмый.

Кызганычка каршы, милләт өчен көрәшкән асыл хатын-кызларыбыз турында бик аз беләбез, белмибез, дияргә дә була. Ә бит Дарья Аппакованың да тормыш, иҗат юлын өйрәнеп, киләчәк буыннарга калдырырга тиешбез. Бүгенге көндә татар әдәбиятындагы "балалар язучысы" дигән ике сүздән башка, аның турында киң җәмәгатьчелеккә берни дә билгеле түгел. Бу эшне без эшләмәсәк, кем эшләр? Архив материалларын, без өйрәнмәсәк, кем өйрәнер? Әле аның Дәрҗия түгел, Дарҗа икәнен дә кайчан гына белдек?! Бәлки бу эшне диплом эше, я дә булмаса фәнни хезмәт итеп алырлык яшьләребез табылыр? Мөхлисә Буби кебек атаклы шәхес янәшәсенә Дарья Аппакова кебек асыл керәшен кызы исеме дә кайтарылса, бу безнең өчен горурлык булыр иде.

Милләтне милләт итүче чаралар - тәрбия чаралары, алар барысы да хатын-кыз кулында, дип ассызыкладылар форум делегатлары. "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова үзенең чыгышында борчу тудырган проблемаларга тукталды. Аларның берсе - яшьләрнең яр сайлауга җиңел каравы. "Гражданский брак" - бозыклыкмы, я булмаса кемгәдер иярүме? Язылышмыйча гына яшәү, никахсыз бала табу җәмгыятьнең нигезе булган семья кануннарын боза. Ходай билгеләгән вакыттан тайпылып, "кесарево" юлы белән мәҗбүри тудырылган балалар проблемасына да кагылды докладчы. Казандагы бала тудыру йортларында уздырылган анализ 40 процент сабыйның ярдырып алу юлы белән тудырылуын дәлилли. Табигый ысул белән тумаган, ана сөтеннән мәхрүм булган сабыйдан сәламәт, җәмгыять, милләт өчен файдалы шәхесләр үсәрме? Күкрәк сөте белән балага геннар күчә, бүгенге аналар бу турыда уйлыймы? Балага кушкан исемнәрнең мәгънә ягына игътибар итәбезме? Исем кешенең яшәешенә йогынты ясый, Гомер буе озата килә, ата-аналар, исем биргәндә, беренче чиратта, бала турында кайгыртамы? Авыллардагы 40 яшькә җитеп, өйләнми калган ирләр картлык көннәрендә кемгә кирәк булыр? Бәлки, димчелекне яңартырга кирәктер, дип, берьюлы дистәләгән сорау куйды докладчы. Безнең хатыннарның гүзәл сыйфаты - тыйнаклык, диде ул. Тик тыйнаклык та чамалы булырга тиеш. Артык тыйнак булып, үзебезне югалта күрмик!

Делегатлар үз телендә сөйләшә алмаган, я дә булмаса сөйләшергә теләмәгән балалар проблемасын күтәреп, тел саклауда гаиләнең, ананың роленә тукталдылар. Финляндиядән килгән делегатлар чит ил шартларында телне саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Телевидение, Интернет йогынтысы мәсьәләсе дә читтә калмады. Бу кадәр пычраклыкка каршы тору юлларын ничек табарга? Газета-журналлар укымый халык, дибез. Почта ящикларына бушлай тутырып, подъездларда аунап яткан гәҗитләрдә нинди укыр сүз бар?

Язучы Фәүзия Бәйрәмова милләтне саклау юлларын 4 юнәлештә алып барырга тәкъдим итте. Беренчесе - социаль юнәлеш. Ташландык картлар, ятим балалар, төрмәләрдәге сукбайлар язмышы турында уйланырга кирәк.

Икенчесе - фәнни юнәлеш. Татарның тарихы әле язылмаган, диде ул. "Керегез архивларга, өйрәнегез тарихны! Комган белән галош - ул әле татар тарихы түгел!"

Өченчесе - дини юнәлеш. Ходаебыз ничек безнең денсез авылларны сакласын? Беренче чиратта, әхлак тәрбияләү өстендә эшләргә кирәк.

Дүртенче юнәлеш - политика. Хатын-кызларыбыз парламентларга сайланып, халкыбызның мәнфәгатьләрен якларга тиеш, диде ул.

Әйе, гаиләдә дә, җәмгыятьтә дә бик күп нәрсә хатын-кыздан тора. Татар хатыннары үз проблемаларын уртага салып сөйләште. Форумнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: борчыган проблемаларыбыз уртак. Шулай да, бу мәсьәләләр турында безнең хатын-кызлар нәрсә уйлый, ничек фикер йөртә икән? Әле гореф-гадәт, йолаларны яхшы белгән ак түтиләребез ни әйтер иде икән? Чиләбе, Удмуртия, Самара, Красноярск, Иркутск, Башкортстанда яшәүче, халкыбыз, телебез өчен көеп яшәүче гүзәл затларыбыз ни уйлый икән? Семья, бала тәрбияләү, булачак аналарның сәламәтлеге турында яшьләребез уйлана микән? Мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балаларына милли тәрбия бирү ысулларын укытучыларыбыз беләме, белмәсә, бу проблемаларга ничек карый икән?

Бәлки, соң булса да, уң булсын, дип, безгә дә җыелып сөйләшүдән мәгънә бардыр? Ә бәлки, соң да түгелдер? "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Кадрия ханым "Бүтәннәр дә хатын-кыз оешмалары төзеп, аралашып яшәсәк иде", - дигән теләк тә белдерде. "Яткан таш астыннан су акмый, аны кузгаткалап торырга кирәк, - диде Мәскәү шәһәрендәге татар этнокультуралы мәктәбе директоры Лемма Гирфанова. Тик ипләбрәк, уйлабрак кузгатырга кирәк, кисәк күтәреп, билеңне авырттыруың да бар, - диде ул. Бәлки, безгә дә, хатын-кыз кулы тимәгән шул ташларны кузгата башларга вакыттыр?

Людмила БЕЛОУСОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: