Туганайлар

Бизәкләре – йөрәктән

Кешенең яраткан шөгыле аның белән гомере буе янәшә атлый. Гади генә бер кызыксынудан башланып китеп, мавыгу тынгысыз иҗат эшенә әверелә. Бизәк ясау - үзенә күрә бер сәнгать ул. Авылда матур итеп бизәлгән йорт яныннан узганда, туктап, матурлыгына сокланып, күзәтеп торасың...

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, зур сәнгать осталыгы белән бизәкләнгән өйне күргәч тә, нәкъ шундый сок-лану хисләре кичерәсең. Челтәрләп һәм рәсемләп эшләнгән бу өй бик оста чигүчеләр хезмәтен хәтерләтә. Ләкин ул төсле җепләр белән түгел, ә пычкы, ышкы, өтерге һәм буяулар белән, фанера һәм такталардан ясалган. Бер генә кылану, купшылык, арттырып җибәрү дә юк анда. Бар да гади, бар да үз урынында.
Йорт үзеннән-үзе күңелне тартты. Кемнеке икәнен беләсем, оста кул иясенең үзен күреп сөйләшәсем килде.
Бизәкләү осталары йорт хуҗалары үзләре икән. Анда авылның танылган укытучылары Анна һәм Николай Никифоровлар яши булып чыкты. Өйнең эченә кергәч тә, үземне сихри дөньяга эләккән кебек хис иттем. Өйдәге урындыклар да кибеттән сатып алынмаган, аларның аяклары гади каен ботакларыннан ясалган. Акбай да сырлап эшләгән эт оясында яши. Шунысы кызыклы: бу эшләрнең авторы - Анна Григорьевна булып, кечкенәдән үк шушы сәнгать белән кызыксына икән ул.
Семьяда бер генә кыз бала булганга, дәдәләренә ияреп, ул да кулына пычкы ала. Шулай бервакыт 5-6 яшьлек кызының такта кисүен күреп, Гөри дәдәй әйтеп куя:
- Төпчегем кыз булды, дип сөенгән идем, тумышы кыз булса да, булмышы малайга тарта.
- Чүлмәкчедән күр-мәкче дигәндәй, атасы белән дәдәләре ни кыланса, шуны эшләп карыйсыдыр инде, - ди әнисе.
- Шулай да хатын-кыз эшләренә тартырга тырыш әле син аны, әнисе, - ди Гөри дәдәй.
Үсә төшкәч, Анна әнисенең дә ярдәмчесенә әверелә. Бәйли, тегә, чигә. Әмма ышкы, өтерге, борауны да кулына еш ала.
- Ышкыны ник алдың?
- Менә бу тактаны шомартам.
- Нигә тагын пычкы тоттың?
- Тактага сырлар ясыйм. Гөл әрҗәсенә.
Кызның күзе тәрәзә йөзлекләрендәге бизәкләргә төшә. Шул вакытта анда аларны үз куллары белән ясап карау теләге уяна. Аларга озак итеп карап тора да, тактага сызымнар ясый башлый...

Шөгыль - сагыштан дәва

Кыз әтисе мастерскоенда гына бикләнеп калмый. Ул укырга омтыла. Теләге аны Казан педагогия институтына алып килә. Кулына укытучы дипломы алгач, туган ягына кайта. Башта күрше, аннан соң туган авылында укытучылык итә. Авылдашы Николай Никифоров белән гаилә корып яши башлыйлар. Укытучылык эшенә чуму, гаилә мәшәкатьләре аны бизәкләү шөгыленнән берникадәр аерып тора.
Гомер юлын узганда күпме эзләнүләр, табулар, югалтулар кичерә адәм баласы. Кояшлы көннән соң караңгы, болытлы көн килгән кебек, тормышта да төрле хәлләр булып, өйнең ямен ала. Бигрәк тә кинәт килеп чыккан хәлләр тормышның астын өскә китерә.
Бер көнне Никифоровлар өе ишегеннән дә кайгы җиле үтеп керә. Алты яшьлек кызлары кинәт авырып китә. Больницага алып баралар. Ашыгыч төстә ясалган операция уңышсыз килеп чыга. Сабый мәңгегә күзләрен йома. Ата белән ана кара хәсрәткә баталар. Бала югалту - ана кеше өчен күтәрә алмаслык кайгы. Николай Петрович ирләр түземлеге белән үзен кулга ала, хатынын юатырга сүзләр эзли...
Анна Григорьевна үзен мәктәптә күбрәк эш белән күмәргә, балалар белән мавыгырга тырыша. Ә өйдәге бушлыкны ничек тутырырга? Йорт-җир эше җитәрлек аңа. Әмма янган йөрәкне басардае юк кебек. Күңел сагыштан арына алмый тилмерә.
Шул көннәрдә Анна кулына яңадан инде онытыла башлаган коралларын ала. Буяулар, пумалалар әзерли. Өен бизәкләү эшенә керешә. Акрынлап йөрәк януы да кими, сагышлы уйлар да тарала. Шөгыль җан дәвасына әверелә. Шуннан бирле аның бу иҗаты - гомер юлдашы.

Осталыкны - киләчәк буынга

Анна Григорьевна Ни-кифорованың бу осталыгы укучылары күңеленә дә хуш килә. Мәктәпнең оста куллар түгәрәгендә яңа шөгыль буенча төркем оеша. Анна балаларга бизәк ясау серләрен өйрәтә башлый.
Улы Сашага да бу талант әнисеннән күчкәндер. Ул кечкенәдән рәсем ясый, әнисенә өй бизәргә булыша. Кызлары Валентина җырларга сәләтле. Үзе техникага да һәвәс, кечкенәдән мотоцикл йөртә. Үсә төшкәч, машина руле артына утыра. Бу гаиләне музыкага сәләт тә читләтеп үтмәгән. Николай Петрович - гармунчы, Анна Григорьевна - оста биюче. Күз явын алырлык бизәкләргә төренгән өй эчендә җыр-моң белән мавыгып яшәп яталар алар.
Заманалар үзгәрде. Пычкы, ышкы, өтергене төрле станоклар алыштырды. Никифоровларга да үтеп кергән бу яңалык. Алар да лобзик һәм башка төрле эш кораллары сатып алганнар. Әмма бизәк ясау эшеннән берәү дә бизмәгән, заманча эш кораллары белән ясый башлаганнар. Лобзик белән Николай Петрович та, Саша да бизәкләр ясый белә-ләр. Узган ел алар рәшәткәләрен алыштырганнар. Сырлап, үзенчәлекле бизәк ясаганнар. Яңа рәшәткә ерактан ук балкып, бизәкләре көлеп тора.

Өлгесе табигатьтән


Шундый бизәлгән өйдә булганнан соң, күңелдә сорау туды: күп төрлелеге күз явын алырлык, күңелне сихерли торган бу өлгеләрне кайдан ала икән соң оста?
- Бизәкләр төрлечә туды, - дип җавап бирде Анна Григорьевна. - Журналларда бирелгән бизәкләрне теркәп барам. Миндә агач яфраклары, чәчәкләр коллекцияләре күп. Кош рәсемнәрен яратып эшлим. Бигрәк тә күгәрченнәрне. Мин бизәктә табигать матурлыгын бирергә тырышам. Бары яратып, бөтен җаныңны шуңа салып эшләгәндә генә, җирдә матурлык туа бит.
Анна Григорьевна белән Николай Петрович Никифоровлар Питрәч районында актив җәмәгать эшлеклеләре дә. Бигрәк тә керәшен оешмасы эшендә актив катнашалар. Керәшен Сәрдәсе авылында эшләп килүче музейның да бизәкләргә төренгән булуы аларның кул җимеше. Музейның җитәкчесе дә Анна Григорьевна. Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольлор ансамбле авылга концерт белән баргач та, клубка килгән беренче тамашачылар алар булды.
Никифоровлар бөтен авылга үрнәк семья. Шуңа күрә Керәшен Сәрдәсендә бизәкле йортлар саны да артыр, дигән өметтә.

P.S. Бу басма әзерләнгәндә, Анна Григорьевна Никифорова редакциягә үзенең бер борчуын белдереп шалтыратты. Ул тормыш иптәше белән Питрәч район үзәгендә Сабантуй була торган стадионга керү капкасын бизәкләп эшләгән булган. Шул капка рәсеме күптән түгел "Түгәрәк уен" журналында чыккан. Фото астында капканың Төмән өлкәсендәге бер авылныкы булуы язылган. Автор редакциягә мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көнгә кадәр редакция тарафыннан аңлатма бирелмәгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: