Туганайлар

Бер гасырга якын гомер

Софья әбигә быелның сентябрендә 97 яшь тулды. Бер гасырга якын гомер! Бу гомергә ниләр генә сыймаган да, гасыр эчендә ниләр генә булып узмаган! Хәтерге шәп Софья әби шушы озын гомеренең һәр эпизодын, ваклыкларына кадәр, исендә саклый алган.

1914 елда беренче Герман сугышы башлана. Кабан-Бастрык авлында да 19 яшьтән башлап, 40-45 яшькәчә ир-егетләрне олау-олау сугышка озаталар. Тугызынчы баласына тулгаклап яткан хатыны Кирҗә түтине ташлап, Сидар дәдәй дә олауларның берсенә эләгә. Үлем кочагына озатылучы ир-егетләр йөрәк ачысы белән күңелләрне тетрәндерерлек җыр сузалар. "Җә кайтырбыз, җә кайтмабыз, сау булыгыз туганнар!" Шул вакыт басу капкасын чыгып баручы олауны Сидар дәдәйнең 12 яшьлек кызы Фекла куып җитә.

- Әти, әни кыз тапты, исемен кем дип кушарга, дип сорады, - ди Фекла. Сидар дәдәй кызын кочаклап, чәчләреннән сыйпап, җыр тавышларын аралап:

- Софья дип кушыгыз, - ди. Олауда авылның 19 яшьлек егете Куприян дә була. Бу сүзләрне ишетеп барган егет шаяртып:

- Сидар дәдәй, әгәр сугыштан исән-сау әйләнеп кайтсак, Софьяңне миңа кияүгә бирерсең, яме, - ди. Ир-егетләр җырдан туктап, көлешеп алалар. Сидар дәдәй дә җавапсыз калмый.

- Ашыгып тәмәке янчыгымны да өйдә онытып калдырганмын, кияү буласың килсә, әйдә, тәмәкеңне бүлешик, - ди. Бер мизгелгә туктап торган җыр яңадан дәвам итә. Олау авылдан чыгып китә.

Бер елдан соң каты яраланып, Сидар дәдәй туган авылына әйләнеп кайта. Бу вакытта җиде яшьлек улы үлгән, ә 18 яшьлек улы Гурий сугышка чыгып киткән була. Илдә төрле чуалышлар башлана. Авыл халкына тормышын алып бару елдан-ел кыенлаша, кая таба карап эш итәргә, кемгә буйсынырга - билгесезлек хөкем сөрә.

1920 елның җәендә Сидар дәдәйнең күршеләреннән ут чыгып, йорты, каралты-курасы янып, көлгә әйләнә, бернәрсә дә ала алмыйча калалар. Шушы көннән башлап алты яшьлек Софьяның иркәләнеп, назланып йөрерлек балачагы төгәлләнә, ул олылар сафына баса. Ул үзеннән олы туталары, Җәгүр дәдәсе белән чүп утарга, урак урырга йөри. Әтисе белән ике дәдәсе вакытлыча яшәр өчен зимләнкә казыйлар, җәй буена кемгәдер ялланып урман кисәләр, буралык бүрәнә әзерлиләр, материал җыялар. Беренче салкыннар төшүгә, яңа йорт җиткезеп, зимләнкәдән шунда чыгалар. 1920 елда игеннәр дә нык уңа. Җәй, көз буена ял итүне оныткан, җиде кат тир түккән Сидар дәдәй гаиләсе бөтен игеннәрен җыеп, кышлык ашлык әзерләп куя. Барысы да тәртиптә, шатланып кына яшәргә кала. Әмма иртәрәк икән шул сөенергә.

Икенче як күршеләреннән ут чыгып, Сидар дәдәй тагын янгынга эләгә. Бер елда ике тапкыр ян әле! Бу юлы бөтен каралты-кура, капка-койма, әзерләнгән ашлык, мал азыгы бөтенләй янып бетә. Бәхеткә каршы, авыл халкы ярдәме белән өйне янгыннан алып калалар. Әмма алда-киләчәктә якты көннәр, өметле тормыш һаман күренеп тормый. 1921 елның михнәтне миллионланган кеше ачлыктан кырылган. Ә Сидар дәдәй семьясы икелетә җәфа чигеп, үзләренең барлык сәләтен эшкә җигеп, исән калган. Янып бер мизгелдә урта хәлле крестьяннан хәерчегә әйләнгән Сидар дәдәй балаларын хәер сорашырга таратмый, бөтенесен үзе белән эшкә тарта, кайсы урман кисә, кайсы утын ташый, кайсы транспортта йөри, кызлары җеп җерли, киндер суга, оек бәйли. Ә алты яшьлек Софья тамак хакына баерак кешеләрнең баласын карый.

Аллага шөкер, инде ачлыкны җиңдек, бөтенебез дә исән-сау калдык, дигәндә, Сидар дәдәйгә һәм аның ике улына тагын бер куркыныч сынауны узарга туры килә. Транспортта йөргәндә алар өчесе дә тиф чире йоктыралар, көчкә авылга кайтып урынга егылалар. Башка кешеләргә йоктырмас өчен, элек үзләре казыган зимләнкәгә урнашалар. Аларны Сидар дәдәйнең кызы Миңнеш тәрбияли. Зимләнкәдән беренче, терелеп үк бетмәсә дә, Сидар дәдәй чыга. Эшләргә күнеккән кеше өйдә утыра алмый шул, Сидар дәдәй дә басуларын карарга чыгып китә. Ләкин юньлегә булмый, басуда ул салкын яңгырга эләгә, болай да тифтан терелеп бетмәгән Сидар дәдәй тора алмаслык булып тагын урынга егыла, өч көн буена калтырап-дерелдәп, бизгәк тотып ята, 45 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Шулай итеп, Софья әбинең әтисе турында гомерлеккә калган якты истәлеге шушында өзелә. Ул чагында аңа нибары җиде яшь кенә була. Ләкин аңа укырга насыйп булмый, беренчедән , өскә-башка кияргә юк, икенчедән, эштән арына алмый. Ә, югыйсә, аның бик укыйсы килә, тәрәзәдән мәктәпкә баручы-кайтучы яшьтәшләрен күреп, аларга кызыгып, ничә тапкыр елый ул. Дөрес, авылда аның кебек мәктәпкә йөрмәүче башка балалар да. бар. Софья үзен шулар белән тиңли, шулар белән тормыш мәктәбе уза. Олы кыз булып җиткәндә, инде аның авылда эшләмәгән эше калмый: урак ура, көлтә бәйли, ашлык суга, урман кисә, җир сөрә, арба-чана белән утын, печән ташый, Чаллыдан, Бөгелмәдән бәләкәй чана белән орлык алып кайта, җеп җерли, киндер суга, тегү тегә, аш-су эшен белә, бала карый. Тагын нәрсә кирәк шул чордагы авыл кызына?!

Софья әбинең сөйләвенчә, ул үз гомерендә биш оя бала тәрбияләгән.

Тәртибе белән сөйләгәндә, эш моннан гыйбәрәт: 22 яшьлек Софьяны Урта Пәнәче авылының 20 яшьлек егете Степанга димләп кияүгә бирәләр. Нигә Урта Пәнәчегә? Әнисе Кирҗә түти Урта Пәнәче кызы була, авылдагы туганнары белән аралашып яши, кызы Фекланы да туган авылы егетенә кияүгә бирә. Билгеле, мондый очракта Софья да Урта Пәнәчегә бер сәбәпсез, буш урынга килми. Бер килгәндә аны Степан күреп калган була һәм ул Софьяның тутасы Фекладан аны үзенә кияүгә китәргә димләвен сорый. "Риза булса, өйләнәм", - дигән ул аңа. Эшнең нәрсәдә икәнлеген Софья кияү йортына килен булып төшкәч, бергә тора башлагач кына аңлый. Степанны көчләп өйләндергәннәр. Бер ай бергә торуга аны армиягә алалар, өйдә ун яшьләре дә тулмаган ике энесе, яңа туган имчәк баласы белән чирле әнисе, ир-ат эшеннән арына алмаган әтисе кала. Яңа туган баланы әнисе чирле булу сәбәпле күкрәк сөте белән туйдырырга ярамаган. Менә шушы биш затны карау - ашату-эчертү, өс-башларын юу, тегү-ямау, бөтен өй, ишегалды эшләре Софья өстенә төшә. Софья тәрбияләгәнлектән яңа туган баланың хәтта теле дә, аңа "әннә" дип эндәшү белән ачыла. Чирле ана өч ел урын өстендә ятып үлә, аны Софья үз анасын караган кебек тәрбияли.

Степан ике ел армиядә хезмәт итә, офицер булып өйгә кайта. Кайту белән аны район үзәгенә эшкә чакыралар, озак-озак белемен күтәрү курсларында укый. 1941 елның язында аны авыл Советы рәисе итеп туган авылына күчергәч кенә, гаилә бергә укмашып яши башлый. Тик күпмегә? Запастагы офицер сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Бу юлы инде бөтенләйгә - ул сугыш кырында ятып кала.

Ир назы күрмәгән, гаилә бәхете тапмаган Софьяга өй мәшәкатьләре генә түгел, ә бөтен колхоз эше өелеп кала. Аны ат караучы итеп куялар. Ул көн-төн эштә, ал-ял юк. 1943 елның язында аны авыл Советына чакырып алалар. Өстәл артында утыручы хәрби кеше шәһәрдә эшче көчләр җитмәгәнлектән, аңа кичекмәстән Казанга, хәрби заводта эшләргә барырга тиешлеген әйтә. Софья "Минем бит балаларым бар, кемгә калдырыйм аларны", дип әйтә башлауга хәрби урыныннан сикереп торып, йодрыгы белән өстәлгә суга: "Молчать! Синең балаларың юк, чит кеше балалары артына качып ятарга ирек бирмәбез. Син офицер хатыны, кая кушабыз, шунда барырсың. Иртәгә иртәнге тугызда Чаллы хәрби комиссариатында буласың".

Җиде ел буена тәрбия кылган балаларны ташлап, Софья гел бала күрмәгән хатынга әйләнергә тиеш була. Сугыш чоры законы шундый. Балалар белән аерылышуның ничек авыр буласын күзаллап, Софья аларны йокыдан уятмыйча иртәнге өчтә, бер Пәнәче хатыны белән җәяү Чаллыга чыгып китә. Алар, утырырга да урыны булмаган беренче пароходта, утын агачыдай төялеп, Казанга барып җитәләр, снарядлар чыгара торган заводка урнашалар. Софьялар кебек хатын-кызлар яшәр өчен завод белән янәшә тактадан бараклар эшләнгән. Бер бүлмәдә 40 кеше яши, эш 12 шәр сәгатьле ике сменада корылган. 40 кеше баракка эштән кайтып кергәндә, баракта калган кешеләр инде эшкә чыгып киткән була. Шулай итеп, вакланып, тузанга әйләнеп беткән салам матрас җәелгән бер такта карават әсәрендә йоклап йөрүчеләр берсен-берсе белми. Ял көннәре каралмаган, көнгә 800 грамм пычкы чүбе белән катнаштырып пешерелгән чеп-чи ипи бирелә, ул да паек карточкасына.

Шушы тәртипләргә инде күнегеп килгәндә, бәхетсезлеккә каршы, Софья белән аның иптәш хатынының ипи карточкасын урлыйлар. Ә карточкасыз - син ач, синең өчен тормыш бетте, сине беркем аңламый, югалткан дип, сиңа яңаны бирүче юк. Софьялар ике көн ач эшлиләр. Алга таба болай яшәп булмаячак дигән уй аларны, качарга этәрә. Юл буе хәер сорашып, кайда туры килә, шунда кунып, сигез тәүлек тула дигәндә, алар Кама ярына килеп егылалар. Пором тукталган, яр буйлары боз белән капланган, үзәкләргә үтеп салкын җил исә, елга өстендә котырынган дулкыннар шаулый. Яр буенда елганың аръягына чыгарга теләп, салкыннан бөрешкән, дер- дер калтырап торучы 12-13 яшьлек бер малай утырган. Бик озак көткәч, бер ир, Софьяның күп еллар буена үзендә сакланган балдагы бәясенә, аларны Каманың аръягына чыгарырга ризалаша. Малай да үзен көймәгә алуын сорап, иргә ялынды, әмма туң йөрәкле көймәче акчасы булмаган малайны яныннан куып җибәрде. Малай ялынып-ялварып, елап көймәченең ботына сырышып караса да , тегесе аны тибеп җибәрә. Болар кузгалып киткәндә малайның ярда тәгәрәп елап калуы Софьяның бүген дә күз алдыннан китми.

Софьялар Урта Пәнәчегә кайтып җиткәндә, авыл Советында милиция хезмәткәрләре аларны көтеп утырган була. Аларны өйләренә дә кертеп тормыйча, яңадан Чаллыга алып китәләр . Яңадан шул ук завод, шул ук барак, шул ук бетләп беткән караватлар, шул ук ипи карточкасы. Ләкин җәза йөзеннән ипинең тәүлек нормасы 600 граммга калдырылган.

Хәерчегә җил каршы, диләр бит. Софья, яңадан өч ай эшләгәч, тагын шул хәл, ничек кенә тырышып сакласа да, ипи карточкасын яңадан урлата.. Ипи карточкасын Ширәмәт районы Тоба авылыннан килгән бер хатын да югалткан булган. Бәлагә юлыккан бу ике хатын озак уйлап тормыйча, качарга хәл итәләр. Софьяның бу мәсьәләдә бераз тәҗрибәсе булганлыктан, милиция күзенә ташланмыйча, болар башта Тоба авылына кайталар. Өстә "болытлар" куера башлауга, Тоба хатыны бер якка юнәлә, ә Софья Кабан-Бастрыкка, туган авылына кайта.

Бу вакытта Сидар дәдәй белән беренче Герман сугышына бергә киткән, исән-сау кайтсак, Софьяңны миңа кияүгә бирерсең, дип шаярткан авыл егете Куприян Бөек Ватан сугышыннан нык яраланып, беренче группа инвалид булып кайткан була. Ул кайтканчы ике улы сугышта һәлак булган, ә хатыны Үгәпине орлык урлаган дип, нахак бәла тагып, төрмәгә утырткан булганнар. Ул шуннан кайта алмаган, үлгән. Шулай итеп, Куприян ятим калган өч кызына кайтып төшкән. Хуҗабикәсез йортның учагы сүнүен һәркем белә, Куприян дә моны аңлый. Ләкин бөтенләй туракланып беткән, гарип кеше каян тапсын хуҗабикә?

Авыл Советында да Куприяннең тормыш хәлен яхшы аңлыйлар, ләкин ярдәм итә алмый. Шулай да, бергә уйнап үскән яшьтәше авыл Советы председателе яшьлек дустын мондый хәлдән коткарырга азмы-күпме көчен куячагын белгертә.

Софьяның бу вакытта авылда качып яткан чагы була. Председатель җаен табып, Софья белән сөйләшә: "Софья, сине төрмәгә тыгу өчен минем милициягә бер шалтыратуым җитә, әмма мин сине жәллим, синең кебек кызганыч кешеләр минем авыл тулы. Куприянне кара син, ул, мескен, өч баласы белән ничек интегә. Кушылыгыз сез, Куприянне аякка бастыр. Мин, үз өстемә авырлык алып булса да, сине төрмәдән алып калам". Нужаны күп күргән Софья, аскы иренен тешләп, уйга чума. Ниһаять, ул, безгә без булмыйча, кем булсын соң инде дип, ризалыгын бирә.

Куприяннең өч кызы Софьяны беренче көннән үк "әни" дип әйтеп, бик сөенешәләр. Өйгә җан керә, көннәр яктырып киткәндәй була.

Софья түти аларның өчесен дә үстереп, кияүгә бирә, балаларын караша. Бүген дә кызлар (олысы Нина берничә ел элек үлә), оныклар әни-әбиләренә рәхмәтле, бүләген китереп, исән-саулыгын белешеп торалар. Күприян дәдәй белән Софья түти үзләре дә өч малай тудыралар. Күприян дәдәй сугыш яраларыннан мантый алмыйча, иртә үлеп китә. Олы гаиләнең тоткасы булып Софья түти кала.

Тормыш гел бертөрле генә бармый бит ул. Кызлар таралгач, малайларга чират җитә. Олысы Александр белән кечесе Михаил район үзәгенә күчеп китәләр, шунда төпләнеп калалар. Инде яше дә олыгаеп баручы Софья түти уртанчы улы Җәгүр белән төп йортта кала. Җәгүр колхозда эшли, авыл кызы Галяга өйләнә. Бер­бер артлы балалар туа. Софья әбигә һаман эш җитәрлек, ул һаман өйнең түрендә. Өстәвенә, гаиләгә көтелмәгән олы хәсрәт килә, Галя дүртенче баласыннан өзлегеп, фаҗигалы рәвештә якты дөньяны калдырып китә. Яңа туган баланы кайдадыр тапшырырга тәкъдим итсәләр дә, 73 яшьлек Софья әби моңа каршы төшеп, баланы тәрбияләргә үз өстенә ала. Софья карчык яңадан дүрт балага әби дә, әни дә. Җәгүр яңадан өйләнгәнче, өч ел карый ул балаларны. Гаиләгә яңа әни килгәч тә, балалар тәрбияләүдән туктамый ул.

Бер биргән кешегә алла бирә дә бирә икән шул. Кинәт, көтмәгәндә тагын бер килене Зәйдә яшәүче олы улы Александрның хатыны,үнике яшлек улын калдырып,үлеп китә. Малаеның, оныгының кайгысын уртаклашырга барган Софья әби, тагын тәрбияче булып, шунда торып кала.

Софья әби озын гомер кичергән. Үзе белән аралашучыларның, "Софья әби, сез бүген дә бик сәламәт күренәсез, ничек үзегезне шулай саклый алдыгыз, дигән сорауларына ул болай җавап бирә. "Мин күп ачлык күрдем, алтмыш яшьләремә кадәр туя ашамадым, ашаган ризыгым да күбесенчә үлән иде. Ул дәвердә аның ашаган үләне дә, сулаган һавасы да, эчкән суы да бик чиста, икмәк, бәрәңге агуланмый торган иде. Мин бик күп ятим балалар карадым, аларга яхшылыктан кала, бер начарлык та эшләмәдем. Аларның рәхмәте, миңа булган мөнәсәбәтләре миңа гомер генә өсәгәндер, дип уйлыйм. Тагын мине шул ятим балалар хакына Алла саклагандыр, дип уйлыйм. Мин өч тапкыр яшен сугудан гына котылып калган кеше. Беренчесе, бервакыт Урта Пәнәчедә урак урган вакытта яшенле яңгыр башланды. Иптәш хатыным белән мин чүмәлә кырыенда ял итә идек. Безгә кемдер торыгыз, кайтыгыз, дигән кебек тоелды. Без торып китеп, 10 адым да атларга өлгермәдек, чүмәләне яшен сукты, чүмәлә минут эчендә янып бетте. Икенче тапкыр яшен сугудан котылуым болай булды. Ирем Күприян белән урманга утын әзерләргә бардык. Яңгыр ява башлады, без имән агачы төбендә ышыкланасы иттек. Күприян, яшен яшнәгәндә имән агачы астында торырга ярамый дип, мине икенче урынга алып китүгә, агачны яшен сукты, имәнне төбенә хәтле берничәгә ярып төшерде. Өченчесе. Бервакыт авылыбызның урамыннан барганда кыеклатып яңгыр ява башлады. Мин юл кырыенда торган телефон баганасына ышыкландым. Бу вакытта миннән ерак булмаган клуб бинасына яңгырдан качып торучы берничә ир-атның берсе "Софья түти, кил монда", дип кычкырды. Мин шунда таба йөгердем. Алар янына килеп җитүгә яшен уты телефон баганасын чәрдәкләп атты. Моннан тыш, миңа тагын нинди генә куркыныч хәлләр белән очрашырга туры килмәде. Барысыннан да мине Алла саклагандыр, дип уйлыйм"

Софья әби бүген үзен Оҗмахта яшим дип саный. Аңар сугыш яраларыннан үлгән ире Күприян өчен сугыш ветераны исеме биреп, бөтен уңайлыклар булган ике бүлмәле фатир бирделәр. "Балалар исән-сау булсын, сугышлар булмасын, пенсияләрне бетермәсеннәр" дигән теләктә яши ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим