Туганайлар

Ау, “Нагайбачкалар”, сез кайда?

Нагайбаклар илендә күргәннәребез турында язуны дәвам итәбез. Остроленка авылы зурлыгы буенча Фершампенуаздан кала икенче урында. Халык телендә аны Сарашлы дип йөртәләр. Монда борынгы нагайбакларның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, теле чагыштырмача әйбәт сакланган. Остроленка авылы - яшьләрнең күплеге белән дә аерылып тора.

Үзең өчен эшләү күңелле

"Сарашлы" дигән авыл көен Татарстан керәшеннәре дә яратып җырлый. "Бәрмәнчек" ансамбле солисты Лиана Миронова башкаруында ул аеруча шәп яңгырый:
Әй Сарашлы каласы
Ямьле Гөмбәй буенда.
Кайда гына йөресәм дә,
Сез булырсыз уемда...

Сарашлыларның тормышлары ныклы. Һәр хуҗалыкта берничә баш сыер асрыйлар (Татарстан авылларында сыер асрау бетеп бара). Башка төрле терлек-туар да җитәрлек. Совхозларының таркалуына баштарак эчләре пошса да, хәсрәтләнеп озак йөрмәгәннәр. Үзең өчен эшләүнең совхоз өчен эшләүгә караганда отышлырак икәненә тиз төшенгәннәр. Кош-корт үрчетеп, умарта тотып, шактый керем ясый сарашлылар. Ирләрнең күбесе читкә чыгып эшли. Күршедә генә 200 мең башка исәпләнгән тавык фермасы төзелеп ята. 400 кешегә эш урыны әзер. Тавык итен эшкәртү буенча төрле цехлар ачыласы. Фершампенуаз башлыгы сүзләренә караганда, Остроленка халкы монда эшләргә бик үк атлыгып тормый. Үз хуҗалыгында терлек-туар карап арыганмы, хезмәттән туйганмы, әллә авыл халкын алдарга да була, дип эшләтүче түрәләрдән гарыкмы - алар тавык фермасын читләтеп үтәләр икән.

Нагайбак җырлары өйрәнүчесен көтә

Башка нагайбак авылларындагы кебек, монда да ана телен онытып баралар. Урта буынның күпчелеге керәшенчә сөйләшсә дә, алардан туган балалар рус телендә генә аралаша. Шунысы бераз тынычландыра: бу - үзгәртеп булмый торган процесс инде, дип, телнең онытылуын кул кушырып көтеп утырмыйлар. Патриот җанлы кешеләр балаларга туган телне өйрәтү буенча үзләре программа төзи, методик белешмәләр яза. Клубта, мәктәптә бу юнәлештә эшләүче түгәрәкләр бар. Тагын бер өстенлекле яклары - Сарашлыда берничә дистә ел буена сәнгать мәктәбе эшләп килә. Аның җитәкчесе Светлана Юскина - искиткеч иҗади кеше. Узган ел Казанга "Туым җондызы" фестиваленә килеп шаккаттырып китте алар. Туган телне рәтләп белмәгән балалар Нардуган бәйрәме күренешен сәхнәләштерделәр. Артистлык осталыклары да, берничә тавышка җырлаулары да, хорео-график номерлары да профессиональ югарылыкта булды. Җөридә узучы "Керәшен чибәре" конкурсына да бер нагайбачканы әзерләп килделәр.
Аралашканда, бары да әйбәт, дусларга әйләндек кебек иде. Ә менә Татарстаннан үзләренә кунаклар килгәч, алар клубта күренмәделәр. Бергә фикер алышырбыз, проблемаларны уртага салып сөйләшербез дип уйлаган идек - барып чыкмады. Дуслыгыбызның шул бер чара кысасында гына калуы күңелсез хәл, әлбәттә. Узган ел "Айбагыр" керәшен-этник балалар лагеренда ял итүчеләр күренде күренүен, кочаклашып, елашып та алдылар. Концертка килмәүләре, керәшен фольклорына битараф калулары кәефне төшерде. Нагайбаклар белән Татарстан керәшеннәре арасындагы күпер әле бик үк ныклы түгел икән, дигән борчулы уй күңелгә кереп оялады. Яшьләр кузгалса гына, ул күпер ышанычлы булачак. Бу уңайдан, Геннадий Макаров район администрациясенә сәләтле яшьләрне Казанга укырга җибәрергә кирәк дигән тәкъдим ясады. Татарстанга әнә татарлар кайлардан гына килеп укымый: Кытайдан да, Финляндиядән дә, Төркиядән дә. Талантлы нагайбак балаларын бушлай укытырга ничек тә мөмкинлек табылыр иде, диде ул. Фольклорны өйрәнү юнәлешендәге балаларга Чиләбе дәүләт университетында уку кулайрак булыр, дип саный район җитәкчеләре. Туган телне яхшы белгәндә генә, фольклорны саклап булуын, ничектер, исәпкә алмый алар. "Нагайбак җырлары буенча әле диссертация якланмаган, ул сезне көтә", - дип тә өстәде галим.

Үлгән артыннан үлеп булмый

Остроленканың тагын бер үзенчәлегенә тукталыйк. Бу - борынгы әйберләргә сак караш. Гомумән, нагайбак илендә һәр авылның үз музее эшли. Шулар арасында Сарашлы музее - иң бай, иң өлкән музейлардан санала иде. Иде дим, чөнки узган елның январь аенда бу төбәкне тетрәткән вакыйга булды - электр чыбыгыннан ут чыгып, Остролен-ка музее янып көлгә әйләнде. Акчага күчергәндә, меңнәр белән, рухи ягын исәпләсәң, бәя биреп бетергесез байлык юкка чыкты. Егерме ел буена шушы музейны җитәкләгән Тамара Бургучева бу турыда тыныч кына сөйли алмый. Яшь белгеч буларак, авылга кайтып, хезмәт юлының тәүге адымнарын әлеге музейда башлый ул. Музей - аның гомер юлы кебек.
- Нишлисең бит, халыкта "үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә кирәк", дигән әйтем яши, мин дә шулай уйладым. Җиң сызганып, яңадан музей экспонатларын җыярга тотындым. Сәнгать мәктәбеннән вакытлыча файдаланырга бүлмә бирделәр. Шактый әйбер җыелды инде, - дип, сөенечләре белән уртаклашты ул. Бездәге керәшеннәр арасында да менә шундый кешеләр күбрәк булсын иде, дип кызы-гып куйдым үзенә. Әйбере булса - бүлмәсе юк, бүлмәсе бирелсә - экспонаты әллә кая киткән - йөргән җирләребездә шундый күренешкә еш очрыйбыз.
Сарашлы авылы - өч Герой биргән авыл. Бер - Советлар Союзы Герое, ике - Социалистик Хезмәт Герое. Тагын шунысы бар: репрессия елларында монда 25 кешене чыгарып атканнар. Хезмәт яратучы тырыш нагайбак семьялары әнә шулай планлы рәвештә юк ителгән. Ул елларда нагайбак керәшеннәре язмышы тагын бер тапкыр кылдан нечкә күпер аша үткәрелгән...

Музей өчен вакытлыча бирелгән бүлмәдә экспонатлар шактый тупланган

Ишек алдында - чиркәү

Сарашлының престол бәйрә-ме - Троица, үзебезчә әйтсәк - Тройсын. Бу көнне халык зиратка бара, өйләрендә тәм-том пешерә. Чиркәве, керәшен мәктәбе булып, халкы динле дип исәпләнгән авылда революциядән соң дин тотучыларга каршы көрәш башлана. Чиркәү җимерелә, поплар куыла. Халыкның аңыннан дин нигезләре тәмам чыгып беткәнче тырышалар. 90 нчы елларда чиркәүләрне торгызу, священниклар әзерләү буенча илдә зур хәрәкәт башланганда, Остроленка халкы инде "ата атеист" булып җитешә. Яшәү рәвешен башка юнәлешкә бору шактый авырга туры килә. Фершампенуаз священнигы отец Евфимий сүзләре буенча, авыл халкы православие законнарын үтәүгә караганда мәҗүсилек чорыннан калган йолаларны башкаруны беренче урынга куя. Борынгыдан килгән "үлеләр мунчасы", үлгән кеше кабере янында такмаклап елап әйләнү, "тияберсен итү" кебек йолалар - бүген дә үз көчендә. Чиркәү я булмаса часовня төзү турында монда сүз күп мәртәбә күтәрелгән. Әлегә кадәр уртак фикергә генә килә алмаганнар. Араларыннан берәү чиркәүне хәтта үз ишегалдына җиткерергә булган. Бина өчен фундамент та салдырган. Тик, кайбер "скийлары" чыгып, бу эшне туктатырга туры килгән. Отец Евфимийның сарашлыларга бераз рәнҗеше дә бар. Музейда саклана торган (әле музейлары янганчы) Алла Анасы иконасын службалар вакытына сорап торганда, музей хезмәткәрләре бирергә теләмиләр. Елап торучы бу икона күпме кешегә ярдәм итә алыр иде, югыйсә, - дигән үпкәсен белдерә отец Евфимий. Урыны музейда түгел, чиркәүдә булырга тиешле бу икона да янгын вакытында әрәм була. Әллә рәнҗеш төшә, әллә язмыш, дигәндәй, белмәссең...

Тамашачы күзлегеннән

"Бәрмәнчек" ансамбле концерты сарашлылар күңеленә хуш килде. Бигрәк тә нагайбак җырларын яраттылар. "Сез безнеңчә җырламыйсыз, җыры - безнеке, башкаруы - сезнеңчә булуы белән ошый алар", - ди бер төркем түтиләр. Гомумән, концерт аларны яшәрткән, күңелләрендәге хатирәләрен яңарткан. Бу хисләрен безнең белән дә уртаклаштылар.


Зәйтүнә Кирсянова, пенсионер:
- "Бәрмәнчекләр"гә рәхмәт. Берсеннән берсе матурлар, берләре икенчеләреннән дә остарак итеп җырлый. 1947 елда, Троицк шәһәрендә педучилище бетереп, шушы авылга эшкә кайт-кан идем. 40 ел буена балалар укыттым. Шушындагы керәшен егете Җәгүр Кирсяновка кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстердек. Заманында җырладык та, оештырдык та, күп чараларда да катнаштык. "Бәрмәнчек"ләрне күргәч, яшь чаклар кире әйләнеп кайткандай булды. Гомерем шушында узгач, керәшеннең бөтен йоласы да күңелемә якын.


Людмила Киртянова, пенсионер:
- Караганда шәһәрендә яшәп, пенсиягә чыккач кына, Сарашлыга кайттым. Авыл тормышы бик күңелле икән. Каз-үрдәк үстерәбез, бакча тотабыз. Үзебездән артканын сатабыз. Концертта аерым җырулар гына булмыйча, кич утыру, солдат озату кебек сюжетлы күренешләр дә куелу бик ошады. Исем китеп тыңладым. "5"легә булдырдылар.

Валентина Тюфякина, район Иҗат йорты директоры:
- Сезнең белән һәр очрашу - безнең өчен зур бәйрәм. Татарстан керәшеннәре нагайбакларны уятып җибәрде. Татарстан җирләрендә булып кайтканнан соң, нагайбакларда, Остроленка яшьләрендә бигрәк тә, үз культураларына, фольклорына карата кызыксыну көчәйде. Әле күптән түгел генә "Нагайбакская весна" фестивале үтте. Балалар үз телебездә җырладылар, өзекләр куйдылар. Яшьләрнең сәхнә тотуын күреп, елый-елый сөендек. Аралар өзелмәсен, яңадан да килегез, безне "селкетегез".
Остроленкадан чыгып, хәтсез генә юл үткәннән соң да, колакта Сарашлы авылы көе яңгырады:
... Кайда гына йөресәм дә,
Сез булырсыз уемда...


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: