Туганайлар

Ата – беләк, ана – йөрәк

Минзәлә районы Мәлкән авылына килеп, аның кешеләре белән таныша башлагач та: - Шәп кешеләр күп бездә. Матур семьялардан Упаевлар бар. Леонид дәдәй дә, Галина түти дә гомер буе колхозда эшләделәр. Сигез бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларыннан беркем беркайчан зарланмады. Өйләренә керсәң, чыгасы килми. Үзләре дә бик кунакчыл, ачык йөзле, - дигән...

Дөрестән дә, аларның өйләренә килеп кергәч тә, чәчәкләргә күмелгән бакчага эләккәндәй хис иттем үземне. Бердән, бүлмә эчендә бүлмә, икенче якта тагын ачык ишектән кроватьлар куелган бүлмә эче күренә. Тәрәзәләрдә, ишекләрдә матур бизәкле пәрдәләр, тәрәзә төпләрендә, идәндә - үсеп утыручы гөлләр. Бөтен җирдә чисталык, авыл өйләренә хас булмаган сафлык, тәртип. Ай, Галя түти, уңган хатын икәнсең, дип ирексездән уйлап та куйдым әле үзем.
Алар икесе дә Мәлкәннеке-ләр - Леонид дәдәй Яңа, Галина түти Иске Мәлкәннән.
- Яшь чакларда Иске Мәлкәнгә кызлар янына йөри идек, шунда күз төште бит. Үзе дә кире какмады, очраша башладык. Ул дуңгызлар карый, мин бригадада төрле эштә. 1960 елны унсигезне тутырдык та өйләнештек, - дип искә ала яшьлекләрен Леонид дәдәй.
Төп йортка килен булып төшә Галина. Бием, биата белән дә тату яши ул, чирләсәләр дәвалап, кирәк вакытта бер-берсенә терәк булып гомер итәләр. Олыларны карап, икенче дөньяга да кадерләп озаталар. Төп йортта тормыш көтәргә икесенә кала. Бу нигездә бүген яши торган өйләре дә үз куллары белән җиткергән өченче йорт икән. Күп бүлмәле булуның да сере билгеле - ни дисәң дә, сигез баланы сыйдырып, җайлы тормышта яшәтәсе дә килә ата-ананың.
- Үскәндә сигез булсалар, хәзер кайтып кергәндә 16 бит алар. Шулар янына 18 оныкны да кушасы. Мәшәкате булса да, рәхәтлеге күбрәк инде бергә җыелгач, - ди Галина түти. - Яллар, бәйрәмнәр якынлашканда, күзләр тәрәзәдә дә, ишектә. Кайсы кайчан кайтыр, дип көтәбез.
Балалары үзләре кебек, тырыш, ипле булып үсәләр аларның. Әти-әниләре гел эштә булгач, олыраклар кечеләрен үстерешә. Йөзебезгә кызыллык китермәделәр, мәктәпкә ата-аналар җыелышларына да куа-нып, яман сүз ишетмәсебезне белеп бара идек, диләр Упаевлар. Балалар үсеп, һәрберсе тормышта үз юлларын сайлаган, барысы да башлы-күзле булып, түгәрәк тормышларында балалар үстерә.
Леонид дәдәй белән Галина түтигә Афганстан җилләре дә кагылган. Уллары Альберт шунда хезмәт иткән. Ике елдан артык гомернең ничек үткәнен ата белән ана үзләре генә беләләр.
- Әфганстан, дип сөйли башласалар, җылап китеп бара торган идем. Исән-сау күрә алырмынмы баламны, дип тилмердем, - ди Галя түти яшьле күзләрен сөртеп. - Бармакларны тешләсәң, бары да авырта. Әз баламы, күп баламы - бар да бәгырь җимеше.
Сигез баладан Мәлкәндә Рудик кына торып калган. Ул авылда газовик булып эшли. Мактыйлар, яраталар үзен. Төп йортта, әти-әни янында унбер ел яшәгәч, күптән түгел яңа йорт җиткереп, аерылып чыкканнар. Киленем дә бик булган, матур тордык, хәзер дә кайгыртышып яшибез, ди Галя түти.
- Тормышның төрле вакытлары булды, - ди Леонид дәдәй сүзгә кушылып, - авырлыгы да, рәхәт чаклары да. Но үкенечле тормышта яшәмәдек. Күпләп малын да асрадык, утынын да, азыгын да әзерләдек. Эшле йортта балалар да эшкә өйрәнеп үстеләр. Безнең дә, бер-берсенең дә кадерләрен белеп яшиләр. Кем белә, бәлки үзләренчә нидер алып бирә алмаганда үпкәләгән чаклары да булгандыр аларның, сиздермәделәр.
Авыл картая, ди Леонид дәдәй, яшьләрне шәһәрләр тартып алып тора. Шулай да Мәлкән башка төбәкләргә караганда, аягында нык басып тора. Төзелешләр дә күп. Упаевлар күршесенә дә уллары Альберт бик матур йорт салып куйган. Яшьләр олыгайгач, әкрен генә туган якларына кайтырлар, дип өметләнә ата кеше. Үзләре дә берничә еллар элек Минзәлә-дән өй алып, шәһәрдә яшәп караганнар. Биш айга гына түздек, тизрәк ул өйне сатып, авылга, үз куышыбызга кайттык, дип көлеп искә алалар алар ул вакыйганы.
Илле елдан артык бер-берсенең иңнәрен, сулышларын тоеп гомер иткән бу парның матур истәлекләрен эчке бер куану белән тыңлап утырдым. Матур яшәгәннәр алар. Бүген дә матур яшиләр. Бер-берсенә карап елмаешып алулары, сүзләрен дөресләп утырулары аларның гомер буе аңлашып яшәгәнлекләрен күрсәтә. Лео-нид дәдәй хатыным уңган булды, аның тырышлыгы, булганлыгы аркасында сигез бала шулай тәртипле үсте, дисә, Галя түти, аталарын тыңладылар, ул булсын, дип тырышып яшәде, дип ирен зурлады.
Әйе, оясында ни күрсә, очканда шул була, диләр халыкта. Ата-ана авторитеты элек-электән зур роль уйнаган. Мин аның шулай икәнлегенә Мәлкәндә тагын бер кат ышандым. Юкка гына мактамыйлар икән Упаевларны авылдашлары. Алар моңа бик тә лаек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим