Туганайлар

Керәшенчә "Каравай"

Әй, җаусыйде, җаңгыр, җаусыйде, Урман буйларын ла итәкләп, әй, әле, итәкләп. Ай, сезләрне безгә, безне сезгә Бер Кодаем кушкан на җитәкләп, әй әле, җитәкләп. Кара сыерларның сөтен саудым Базар прәнниген нә ясарга. Әй безләрне Кодай шулай кушкан, Бер өстәлдән ипиләр ашарга, әй әле ашарга... Әлеге җыр юллары "Кодалар килешүе" дигән...

Әй, җаусыйде, җаңгыр, җаусыйде,
Урман буйларын ла итәкләп, әй, әле, итәкләп.
Ай, сезләрне безгә, безне сезгә
Бер Кодаем кушкан на җитәкләп, әй әле, җитәкләп.
Кара сыерларның сөтен саудым
Базар прәнниген нә ясарга.
Әй безләрне Кодай шулай кушкан,
Бер өстәлдән ипиләр ашарга, әй әле ашарга...

Әлеге җыр юллары "Кодалар килешүе" дигән тапшыру яздырганда яңгырады. Аларны Чаллы шәһәренең Виталий Агапов җитәкләгән "Карендәшләр" керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары башкарды. ТНВ каналы "Каравай" дигән проект кысаларында, төрле милләт халыкларының бәйрәм-йолаларыннан күренешләр төшереп, башкаларны ул халыкларның культурасы белән якыннан таныштыру
бурычын куйган. Проектның авторы һәм чыгаручысы - Зөлфия Асадуллина. Ул бу өлкәдә икенче елын эшли икән. Ни өчен нәкъ менә "Карендәшләр"не төшерергә булганнар? Яздыру ничек бара? Монда килгәндәге өмет-ышанычны ансамбль җыручылары аклый алганмы? Шулар турында проект авторының үзе белән әңгәмә корып алырга булдык. Ансамбль җитәкчесе Виталий Агапов та әңгәмәгә кушылды.

Зөлфия Асадуллина:
- Керәшеннәрнең искиткеч бай культурага ия икәнен кемгәдер исбатлап торасы юк. Ул җәүһәрләрне ачып, башкаларга күрсәтергә, яздырып калырга өлгерергә кирәк. Вакыт, белгәнегезчә, фольклор файдасына эшләми. Рухи хәзинәләрне онытмыйча, бүгенге көнгә кадәр саклап килгән әбиләребез китә бара. Ярый әле, күп төбәкләрдә менә шул хәзинәне өйрәнеп калырга өлгерәләр. Керәшен йолалары буенча тапшыру әзерлим, дигәч, Чаллының "Карендәшләр"енә чыгарга киңәш иттеләр. Талантлы җыручылар, талантлы җитәкче. Бу турыда инде хәбәрдар идем. Керәшеннең бәйрәмнәре, йолалары күп. Һәркайсы турында язма әзерләп булыр иде. Ә менә "Кодалар килешүе" дигәнен әле күргәнем юк иде. Виталий Васильевич үзе тәкъдим итте.

Виталий Агапов:
- Керәшеннең, чыннан да, йола-бәйрәмнәре искиткеч күп. "Кодалар килешүе" дигән күренешне чыгарасым килде. Керәшен туйлары турында күп язалар. Ә менә туйга кадәр, ике якның күрешеп, бер уңай килешү төзүләре, шул очрашуның барышы, нинди җырлар башкарылуы турында язмалар очратканым юк. Мин үзем Зәй ягы Сәвәләй авылыннан. Ансамбльдә якташларым шактый. Ул гына түгел, башка төбәкләрдә дә "Кодалар килешүе" үткәрелә икән. Шуңа күрә бу йоланы күрсәтергә булдык.

Зөлфия Асадуллина:
- "Карендәшләр" белән очрашуга килгәндә, ниндидер шик белән килдем, дип әйтә алмыйм. Керәшеннәр һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар, алардан соралганны җиренә җиткереп башкаралар. Башлаганны ярты юлда калдырмыйлар. Бу ансамбль белән дә эшләү җиңел булды. "Бурановские бабушки"лардан бер дә калышмыйлар. Әле уздырып та җибәрәләрдер. Бер тиенсезгә хезмәт итеп, халык җәүһәрләрен саклап калган өчен, каршыларында башымны иям.

Гомумән, Тататарстан - халык талантларына бик бай республика. Күптән түгел, Кукмара районында яшәүче удмуртларны төшереп кайттык. Аларның да фольклоры искиткеч. Шундый тапшыруларны эшләгәндә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләренә, күңел киңлекләренә сокланасың. Тарихка күз салсаң, безнең халыклар, үзләренекен саклап, башкаларныкын хөрмәт итеп, гомер буена дус, тату яшәгәннәр бит. Менә шушы дуслыкның чын асылын ачып бирәсе килә. "Каравай"ның төп максаты да шул. Безнең тапшыруларны ТНВ каналында шимбә, якшәмбе көннәрендә 5 сәгать 30 минутта карарга була.

Шушындый игелекле эш башкарганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. Юлыгызда рухи чишмәләрнең иң татлылары очрасын.

Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим