Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Пенсиягә кем сыя?

Почтальон Печкин әйтмешли, мин дә быел июнь аеннан "перехожу на пенсию". Пенсия юллап алу төрле кешенеке төрлечә. Журналист буларак, кадрлар бүлегенә тапшырмыйча, бу эшкә үзем алындым.

Җаваплы, төгәл кеше буларак, 2010 елның декабрь башында ук билгеле исемлек белән документларымны җыеп, пенсия фондына киттем. Беренче ачкан ишектән үк кире бордылар. Алдан телефон буенча язылырга кирәк икән, әле җитмәсә, мин "иртә" килгәнмен булып чыкты?! Тиешле номерларны алып чыгып барганда, берсе кайда эшләвемне һәм ни өчен кадрлар бүлегеннән кеше килмәгәнне ачыкласы булды. "Татмедиа"да эшләвемнең файдасы тиде, кире чакырып кертеп, чиратка куеп, көнен билгеләделәр. Җае чыккач, үзем дә документлар китерү срогын ачыкладым - клиентлар күп булу сәбәпле, документларны 6-7 ай алдан китерү шарт икән! Менә сиңа иртә! Февраль башында билгеләнгән көнгә документларны күтәреп икенче кат килдем. Яшь кенә кыз булган хәтле документларымны кабул итте дә, өстәмә исемлек бирде. Күңел түзми бит, сорагач, коэффициентын да чутлап бирде, җитмәсә, күңелемә "корт" салып: хезмәт хакын күп алган елларыгыз булса, белешмәләр алып килегез, дип өстәде. Өлкән укытучыларны көнләштереп, ставка ярымга эшләп, "кесә тутырып" акча алган чакларны искә төшердем дә, Актаныштан, Казаннан дусларны мәшәкатьләп, справкалар кайтарттым... һәм шаккаттым!

Җитмешенче еллар азагы, сиксәненченең башларында һәркем уртача 167 сум хезмәт хакы алырга тиеш булган икән бит! Ә мин "яшь җүләр" шуны да белми, "дәүләт бабай" биргән 85 сумга риза булмый, ставка ярым эшләп, 140-160 сум гына алганмын! Шуңа күрә кайтарткан справкаларым бөтенләй кирәксез булып чыкты. Башымда ачыкланмаган бер сорау калды - ни өчен соң тиеш булгач, идән юучыга 50-60 сум, институт бетергән яшь белгечкә 115 сум хезмәт хакы гына түләделәр икән?! Ярый, Ходайның биргәненә шөкер, дип өченче кат тиешле бар документларымны илтеп, гариза язып кайттым. Туган көнегездән соң бер атна узгач, пенсия кенәгәсен килеп алырсыз, дип җибәрделәр. Озак та үтми, кабат чакыртып алдылар. Иң элек ник чакыртканнарын искә төшерәлми, аннары документларымны табалмый йөдәделәр. Кабат килмим, эзләгез, дигәч җыйнаулашып эзли торгач, таптылар... Гаризаның башка төрлесе кирәк булган, шуңа чакырганнар...

Инде бүген кабат бишенче тапкыр пенсия фонды ишекләрен ачтым... нәтиҗәсез кире яптым! Чөнки әле миңа "пенсию не назначили" икән! Һаман да шул төгәллегем комачау итте. Туган көннән соңгы бер атна әле ул чама белән генә икән бит! Инде җиденче тапкыр бармас өчен, алдан белешерсез, дип телефон номеры бирделәр. Рәхмәт төшкерләре, бигрәк игътибарлы, төгәл, җаваплы кешеләр дә инде үзләре! Шушы уйлар белән автобуска утырдым да редакциягә киттем. Автобус тәгәрмәчләре алга тәгәри, ә мин уемда тарих тәгәрмәчен артка әйләндерәм...

...1870 елгы Ләбер бабам да, аннан бераз яшьрәк Угапый әбием дә пенсия алмадылар. Ач та булмадылар, ялангач та йөрмәделәр - бөтенебез бер өйдә яшәдек. Үлгәч җир өстендә дә калмадылар, тиешлечә җиренә җиткереп җирләделәр. Әти-әнине балалар карарга тиеш дигән "тиеш" бик көчле иде...

...1916 елгы папа, 1926 елгы нәнә көне-төне совхозда эшләделәр. Алар буынының ничек эшләгәннәрен һәм нинди хезмәт хакы алганнарын беләбез инде. Пенсияләре бергә 120 сумнан аз гына артык иде. Кызганыч, бик аз вакыт "файдасын" күрделәр, чөнки бу дөньядан бик иртә киттеләр.

...Бүгенге гади халыкның пенсиясе дә куандырырлык түгел, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләрнең, чөнки торак-коммуналь бәяләре пенсия белән бергә арта. Ә инде безнең балаларга пенсия "не грозит". Шуңа күрә бүгенге буынга: картлыгыгызны кайгыртып, тапкан 1-2 бөртек балагызга күбрәк игътибар биреп, тиешенчә тәрбияләгез, дип искәртәсе килә. Безне бит "картлыгыгызны кайгыртып, күбрәк эшләгез", - дип кисәтеп килделәр. Нәтиҗәсе күренеп тора. Балаларын онытып, көн-төн эшләгәннәр тиеннәр санап, шул тиеннәрдән эшсез балаларына да өлеш чыгарып, җан асрыйлар. Шушы да булдымы дәүләт кайгыртуы!

Кыскасы шул. Дәүләт биргән "хәернең" үз ишләремнекеннән артык та, ким дә булмаганын күргәч, шактый еллар балаларымны, иремне көйләп, үзем теләгәнчә генә яшәп өйдә утырганыма сөенәм. Ходай ташламасын! Гаиләмдәгеләр исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия