Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

ЮЗИЕВЛАР САБАНТУЕ яки дүрт уллы, дүрт кызлы, дүрт киленле, дүрт кияүле Анна түти

Нәсел Сабантуе уздырган, бөтен бәйрәмнәре, туган нигезгә һәрбер кайтулары үзе бер Сабантуйга әйләнгән Юзиевлар белән таныштым. Көз уртасында алар тагын бер олы җыен уздырдылар. Мамадыш районы Владимир авылында яшәүче әниләре - Юзиева Анна түтигә октябрьдә 80 яшь тулды.

Бергә чак - рәхәт чак

Анна түти белән Иван дәдәй Юзиевларның дүрт уллары, дүрт кызлары, дүрт кияүләре һәм дүрт киленнәре бар. Иван дәдәй узган ел 82 яшендә гүр иясе булса да, ул-кызлар, кияү-киленнәр бүген дә ата нигезеннән аерылмый. 80 яшен тутырган Анна түти хәзер 58 ел бергә яшәгән ире Иван дәдәй өчен дә балаларына киңәшен биреп яши. Ә әйткән сүзләре, гади булса да, бик үтемле. - Матур яшәгез, матур йөрегез, үзегез яхшы булсагыз, сезгә башкалар да яхшы, - ди Анна түти гомер буе балаларына. Чыннан да, бу үгетләр эзсез югалмаган. Юзиевларның һәрберсе тормыш төбеннән үз көчләре белән күтәрелгән. Балалар үстереп, колхозның бетмәс-төкәнмәс эшендә билен бөккән Анна түти белән балта остасы Иван дәдәйнең балаларының тормышы бүген һәркемгә үрнәк итеп куярлык.

Башта дүрт малай турында. Олы уллары Сергей Юзиев - майор, Татарстанның федераль хезмәт идарәсендә суд приставы. Яков Юзиев та Эчке эшләр министрлыгында хезмәт иткән. Хәзер Казанның "Каучук" заводында директор урынбасары булып тора. Григорий Юзиев эшчәнлеге дә Эчке эшләр министрлыгы белән бәйле. Бүген ул төзелеш фирмасында эшли. Күренеп тора, Юзиевларның Владимирдан чыгып киткән өч уллары да югарыга күтәрелә алган. Бу инде Иван дәдәй белән Анна түтинең әлеге дә баягы гади генә киңәше нәтиҗәседер.

Ә хәзер сүз төп йортта калган төпчек малай Леонид Юзиев турында. Миңа калса, Леонид - Юзиевларның иң тәвәккәл малайлары. Чөнки авылда әти-әни янында калуга, аннан соң авыл кешесе өчен болгавыр булган заманнарда фермерлык эшенә тотынуга батырлык кирәк бит. Бүген Леонид Юзиевның җирләре, трактор-комбайны бар. Умарта да тота, балык та үрчетә. Тырышлык улына әтисеннән күчкәндер. Бөтен Владимирга пич чыгарган, итек баскан, урамнары өч чакрымга сузылган авылдагы бары өч өйне төзегәндә генә катнашмаган Иван Юзиев малае бит ул! Хатыны Венера белән ике бала үстереп яталар. 80 яшен тутырган Анна түти оныкларын мәктәпкә озата, таба ашлары пешереп каршы ала.

Дүрт малай да әтиләре кебек мал таба белсә, кызларның дүртесе дә тапканны тота белә.

- Әти тапканны әни һәрвакыт бәрәкәтле итеп тота алды, - ди Юзиевларның Казанда яшәүче кызлары Галина. Калган өч кызлары: Ольга, Лиза, Валентина да тормышта үз урыннарын тапкан. Кайсы бухгалтер, кайсы сатучы булып эшли. Анна түти һәрвакыт дүрт киленен үз иткән, Иван дәдәй кияүләрне яклаган. - Үзегез яхшы булсагыз, хатыннарыгыз да яхшы булыр. Ике бармак арасына ит үсми, хатын сүзе белән туган арасын боза күрмәгез, - дип киңәш бирә малайларына Анна түти. Тегеләре авылга җыелышып кайтып торалар, бөтен эшне бергә эшлиләр, әйткәнемчә, авыл Сабантуена кадәр үзләренекен үткәреп алалар. Бергә җыелышып кайтсалар, өйдә йокларга урын булмый, утырып ашар өчен туй өстәле коралар. Анда да башта олылар, аннан балалар утырып ашый. Олыны олы итү, кечене кече итүне күпләр оныта барганда, бу гадәт Юзиевларда нык саклана. Олы дәдәләре Сергей туганнарына "апаем" дип, көн дә бер шалтыратмыйча калмый икән.

Юзиевларда тагын бер изге гадәт бар. Иван дәдәй белән Анна түти һәрбер баланың туенда гыйбрәтле теләк теләгәннәр. Анна түти: "Безнең төсле әйбәт яшәгез! Төрле чаклар булыр - түзегез!" дисә, Иван дәдәйнең теләге тагын да тирәнрәк мәгънәле: "Бай булыгыз, сау булыгыз, тегермән корыгыз! Тегермәнегез вак тартсын, кеше җыйсын", дип теләк тели торган була Иван дәдәй балаларына. Бу сүзләрнең мәгънәсе нидә соң? Һәрвакыт кирәкле кеше булуларын, яннарыннан кеше өзелеп тормавын теләгән Иван дәдәй балаларына. Ата белән ананың теләкләре кабул булган. Хәзер Анна түтинең 13 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Балалар, оныклар белән бергә Анна түти Юзиевага бүген кунакка барлыгы 34 кеше кайта. Бүген Юзиевлар әниләренә бер генә теләк тели: "Үстергән балаларыңның игелеген күр! Исән чакта кадереңне белеп яшик!". Бу котлауларга мин дә кушылам.

Олы юбилеең белән, Анна түти!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев