Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Шигъриятнең төсе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия шагыйрә Клара Булатованы 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте. Клара апа Булатованың шигырьләре белән мине лицеебызның китапханәчесе Гөлсинә апа таныштырды. 10 нчы сыйныфта миндә кинәт кенә (сәбәбе әле дә үзем...

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия шагыйрә Клара Булатованы 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә кандидат итеп тәкъдим итте.
Клара апа Булатованың шигырьләре белән мине лицеебызның китапханәчесе Гөлсинә апа таныштырды. 10 нчы сыйныфта миндә кинәт кенә (сәбәбе әле дә үзем өчен сер) татар шигъриятенә мәхәббәт уянды. Уянды да, төннәрен йоклатмый башлады. Ару гына китапка, шигырьгә сусау уянды. Ләкин әдәбият дәреслегендә очраган шигырьләр ничектер артык пафослы, киң мәйдан өчен язылган сыман тоелды... Гадилек һәм ул чактагы халәтемне чагылдыра алырлык, шәхси, эчке кичерешләрне сурәтләгән шигырьләр укыйсы килә иде.
Көне-төне Интернетны актарып утырудан да файда килеп чыкмады. Һәм шушы, җан шигърияткә сусаган көннәрдә, Гөлсинә апа алдыма үзенә ошаган авторның бишме-алтымы китабын астыртын гына минем кул астына салып куйды. Күзләрем китапларның исемнәре өстеннән йөгереп чыкты. Саҗидә Сөләйманова, Фәнис Яруллин, тагын берничә исем һәм Клара Булатова. Клара апаның китабы калганнардан тышлыгы белән дә, кәефе белән дә аерылмый иде сыман. Әмма китап исеме күңелдәге нәрсәнедер кузгатты - "Сары сагыш". Мин эзләгән кечкенә, әмма коча алмаслык зур, шәхси хис турында түгелме соң бу? Тирәнрәк танышыр өчен, китапны өйгә алып тордым. Шул ук көнне Клара апаның шигыренә көй язылды. Шундый сәер гадәтем бар, шигырь ошый икән, гитараны кулга алып, ул шигырьгә көй эзли башлыйм. Эзләмим дә сыман... үзе языла. Клара апаның ул чакта исән икәнен дә белмичә яшәдем, җырны күрсәтү теләге дә алай ук нык булмады сыман... Тик аннары, исән һәм хәтта әле юбилеен дә бәйрәм итәргә җыенганы турында ишеткәч, һичшиксез, аңа җырны күрсәтергә булдым. Эзләп таптым, җырладым, Клара апаның күзләренә карыйм. Ә ул - елап утыра.

Бездә, әнкәй, тирән диңгезләр юк,

күлләр дә юк, хәтта елга да.

Әмма ата-ана җылысыннан

тирән нәрсә бармы дөньяда?

Клара Булатова шигырьнең үзенең көй язучысын 1975 елдан бирле көтүе турында әйтте. Рәхмәтен белдерде...

Клара апаның шигырьләре ул чакта күңел сораган хис турында булмаса да, сусауны баса алды. Гадилек, беркатлылык, җиңеллек... Шигърияте дә, үзе дә февраль азагы, март башлары сыман. Һава торышының иртәгә нинди булачагын Ходай үзе дә белми, әйтерсең: бүген Әлмәт юлларында ап-ак буран куба, ә иртәгә, рөхсәт сорамыйча, умырзаялар шытып куярга мөмкин...
Берзаман рәсем мәктәбендә без һәрбер төскә аерым бер хисне бәйләргә маташкан идек. Кызылны - дәрт, дулкынлану, алсу төсне ярату белән бәйләсәк, сары төсне барысы да җылылык белән, шулай ук берәр бәйрәм яисә ярату төре белән бәйләргә тырышты. Ә мин ул көннән башлап сары төстә үзенә урын тапкан сагыш билгесен күрә башладым...
Ачык күрә башладым.

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев