«Туым Жондозы» — йолдызчыкларның зур сәнгатькә юл башы
Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 14нче тапкыр йолдызчыклар кабызды. 19 еллык тарихы булган әлеге фестивальдә быел меңгә якын яшь башкаручы катнашып, шуларның 150се финал этабында чыгыш ясап, Гран-при өчен көч сынашты.
Команда — көчле
«Туым Жондозы» фестивале Татарстан мәдәният министрлыгы, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле һәм оешманың «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге тарафыннан оештырылып, яшь талантлар өчен чын мәгънәсендә зур имтихан булып тора. Фестиваль сәләтле егет-кызларыбызга үз осталыкларын күрсәтү, сәнгать дөньясында беренче адымнар ясау өчен ныклы нигез бирә. Керәшен мәдәниятен, җыр сәнгатен саклау һәм үстерү юлында мөһим адым булып, яшь буынга үз тамырларын онытмаска, этник мирасны кадерләргә өйрәтә. Һәрбер яшь башкаручы, үзенең чыгышы белән, керәшен җыруларының матурлыгын һәм тирәнлеген тамашачыларга җиткерә, шуның белән мәдәниятебезнең киләчәгенә өлеш кертә. Балалар тавышы... чиста, нәзек, эчкерсез. Аларда — безнең дәвамыбыз, җыруларында — җаныбыз, иманыбыз, өметебез.

«Туым Жондозы«ның сайлап алу турлары, гадәттәгечә, республикада өч зонада — Тукай районының Мәләкәс авылында, Казанның Халыклар дуслыгы йортында һәм Кукмара районының Село-Чура авылында узды. Конкурста Татарстаннан гына түгел, Башкортстанның Бакалы районыннан да катнаштылар. 15 февраль көнне жюри членнары финалистларның чыгышларын тагын бер кат карады. Үз яшь категорияләрендә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган иң-иңнәр — 20дән артык финалист, балалар өчен барлык уңай шартлар да булган «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе бинасында, гала-концертта чыгыш ясады.
19 ел дәвамында республикабызның иң якты мәдәни чараларының берсенә әверелгән бәйгенең партнерлары — безнең «Туганайлар» газетасы һәм Татарстан Халыклары дуслыгы йорты, төп спонсоры — «Ак Барс» холдинг» акционерлык җәмгыяте.
Олы кунаклар — дәрәҗә билгесе
Зур концерт башланганчы, фойеда балалар янына килеп, аларның күңелен күрүче, алар белән уртак тел табып, бәйрәмне тагын да кызыклы итүче керәшен аниматорлары — бу елгы чараның яңалыгы. Яшь талантларга сәхнәгә чыгар алдыннан күрку, каушау хисләрен җиңү өчен психологик яктан бер ярдәм дип тә кабул иттек моны. Ошады!
«Йолдызлык» бинасының һәр почмагында, бүлмәсендә репетиция, интервьюлар, танышулар барганда, залга тамашачы, кунаклар агылды. Гала-концертта олы кунакларның күплеге «Туым Жондозы» фестиваленең дәрәҗәсе югары булуын тагын бер исбатлады. Татарстан республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров, Россия дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов, республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Казан шәһәре Алла Анасының Тихвин иконасы храмы настоятеле Алексей Колчерин, республиканың «Созвездие-Йолдызлык» иҗатка сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге директоры Дмитрий Туманов сәхнәдә балкучы балаларга сокланып карады.

Дамир Натфуллин сәхнәдән:
«Туым Жондозы» бәйгесе Татарстанның мәдәният чаралары картасында аерым урын алып тора. Инде шактый еллар дәвамында бу фестиваль керәшен мәдәниятен, йола-гадәтләрен популярлаштыруга зур өлеш кертә», — дип билгеләп узды.

Фестивальне өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да яраткан «Бәрмәнчек» дәүләт фолькор ансамбле ачып җибәрде.
«Ул безнең Иван дәдәй»
«Туым Жондозы»ның иң төп җиңүчеләрен билгеләү вакыты җиткәч, Иван Егоров катнашучыларны сәламләп, балаларга һәм алар белән эшләүче педагогларга мөрәҗәгать итте:
— 2008 елда башланып киткән фестивалебез бүген төбәкара дәрәҗәгә иреште. Быел бу фестивальдә сәхнәгә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән меңгә якын бала чыкты. Традицияләребезне, сәхнәне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Гаилә учагын, балаларның талантын күреп, йола-гадәтләребезне саклаучы әти-әниләргә, педагогларга хөрмәтебез чиксез. Иң-иңнәрне сайлап алу өчен жюридагыларга зур эш башкарырга туры килгәндер. «Туым Жондозы» күп еллар дәвам итсен, балкысын.
Иван Михайловичның күптән түгел булган 65 яшьлек юбилее уңаеннан, «Туым Жондозы» фестивалендә катнашучыларның махсус сюрприз котлавы аеруча дулкынландыргыч тоелды. «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе, «Туым Жондозы −2026»ның режиссеры — Игорь Шрыков асыл затыбыз Иван Егоровка:
«Инде ничә еллар дәвамында Сез яшь талантларга юл ачасыз. Аларга көчләрен сынарга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәсез. Һәммәбез өчен дә Сез — ихтирам, патриотлык һәм туганлык хисе үрнәге. Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете телибез. Эшегез һәрвакыт шатлык алып килсен. Ә без сезнең юлны дәвам итеп, халкыбызның киләчәген ныгытырга тырышырбыз», — дип балалар белән тулы зур сәхнәдән мөрәҗәгать итте.

Аның сүзләреннән соң, балалар язучысы Зинаида Захарова белән фольклорчы Геннадий Макаров иҗат иткән «Ул безнең Иван дәдәй» дигән җыр башкарылды.
Методик һәм практик ярдәм итәргә әзер
Жюрида Россиянең һәм Татарстанның композиторлар берлеге члены, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты — Геннадий Макаров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле хормейстеры, Татарстанның атказанган артисты Эльвира Галимҗанова, «Бәрмәнчек» ансамбле солисты, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, «Кряшен чибяре» титулы иясе, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече Лиана Самойлова, мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Галиуллина, мәдәни үзәкнең жанрлар буенча белгече Павел Александров, «ТАТМЕДИА» АҖе филиалы «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губина эшләде.

Әлбәттә, талантлы балалар арасыннан берничәсен генә сайлап алу жюрига җиңел булмагандыр. Бу хакта жюри председателе Геннадий Макаров:
«Катнашучыларның башкару осталыгына карап, нәкъ менә үз районнарындагы йолаларын, җыру-биюләрен сайлаганнарга югары бәя бирәбез. Милли киемнәр киеп килсәләр, алар өчен баллар өстәлә. Фестивальнең файдасы бик зур. Җитәкчеләрдән, әти-әниләрдән яхшы теләкләр, рәхмәтләр ишетәбез. Бу — керәшеннәрнең буыннан-буынга сакланып килгән мәдәниятен сәхнәгә чыгаручы бердәнбер фестиваль», — дип ассызыклады.
Әлеге фестиваль, исеменнән күренгәнчә, Рождество бәйрәмнәре тирәсендә узарга тиеш иде. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова бу кышның көчле бураннары аркасында фестивальне кичектерергә туры килүен искәртеп узды:
«Оештыручылар тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырылган «Туым Җондозы» фестивален ел саен үткәрү кирәклеге турында да фикер йөртелә. Педагоглар, әти-әниләр һәм балаларның тырышлыгы күренә, әлбәттә. Һәр елны репертуар яңара, милли мирасыбызны саклауга игътибар арта. Без дә методик һәм практик яктан үз ярдәмебезне күрсәтергә һәрвакыт әзер. Педагогларны, әти-әниләрне югалып калмаска, музыка, этника белгечләренә, тавыш операторлары һәм тегүчеләргә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз, элемтәгә кереп тә, районнарга чыгып та булышачакбыз», — диде.

«Айга менеп утыргандай»
Тамашачылар һәрбер баланың сәләтенә таң калып, киләчәк буыныбыз белән горурланып утырды. Бу көнне сәхнәдә чын йолдызлар кабынды! Телләре-телгә йокмас җор телле егетләр һәм кызлар үзләренең чыгышлары белән залны шаулатты. Балалар тамашачыларны көлдерделәр дә, уйландырдылар да.
Конферансье осталыгы булган балалар — Сарман районының Ләке авылы егете Кирилл Кондратьев һәм Питрәч районының Көек авылыннан Антонина Максимова өлкән алып баручылар — җырчы, «Кряшен чибяре-2014» титулы иясе Алина Давыдовадан, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Вадим Шрыковтан бер дә калышмадылар. Бәлки, уздырып та җибәргәннәрдер. Экранда сәяхәтче-керәшен мәчесенең — Бәчкәнең күренүе, аның алып баручыларга кушылып, йолдызчыкларның һәрбесе турында матур сүзләр әйтеп, сәхнәгә чакыруы балалар өчен дә, тамашачыга да кызыклы булды.

Тамашачылар арасыннан Елизавета Миронова белән Сәкинә Исмәгыйлева үзара:
«Керәшеннәрнең җыру-биюләре үзенчәлекле, мәгънәле бит. Барлык концертларына да йөрибез. Кушылып җырлап утырабыз. Балаларның шулай талантлы булулары нык сөендерә. Болай булгач, керәшеннәрнең киләчәге өметле» — дип сөйләштеләр.
Кышкы буранлы көнннәрдә, өсләренә зур җаваплылык алып, районнардан балаларны алып килгән педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, ансамбль җитәкчеләре, әти-әниләр һәм балаларның да фикерен белдек.
Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбеннән Зоя Әхмәдиева:
«2011 елдан «Тәңкәләр» ансамбле белән эшләдем, алар үстеләр, ә быел «Көмеш тәңкәләр»не оештырдык. Барлыгы 8 бала йөри. «Туым Жондозы»нда беренче катнашулары. Балаларны бик теләп әзерлибез, тиз өйрәнәләр», — диде.
Аның сүзенә гармунчылары Виктор Спиридонов та кушылды:
«Мин балалар белән 10 ел эшлим. Бүгенге фестивальгә килгән «Көмеш тәңкәләр» үзләрен «айга менеп утыргандай» хис итәләр. Әзрәк каушап та калалар. Алга таба кыюлана төшәрләр, җиңүләре дә булыр, дип ышанабыз».
Казанның 13нче гимназиясендә 2010 елдан башлап эшләп килүче «Балтырган» ансамбле балалары «сөйләшик әле» дигәч, йөгерешеп яныбызга килеп бастылар: «Безгә ансамбльдә җырлау ошый, теләп әзерләндек, бүген җиңүче үк булмасак та, киләчәктә тырышырбыз», — диделәр.
Җитәкчеләре Татьна Галкина:
«Безнең ансамбльне оештырып җибәрүче — Геннадий Макаров. Балалар алмашынып торсалар да, коллективка бик тиз кереп китәләр. Керәшен җыруларын күңел биреп өйрәнәләр. Бу фестивальдә өченче тапкыр катнаштык», — дип искәртте.
«Киләсе елларда да катнашачакбыз»
Кукмарадан килгән ансамбльләрне халык аеруча яратты. Село-Чурадан Лариса Архипова җитәкчелегендәге «Бөрлегәнем» ансамбленең бакчага йөрүче нәниләре җитдилеген, тырышлыгын күрсәгез! Алар «Печән өсте» күренешен уйнадылар. Кулларына чалгы-тырмаларын тотып, җырлый-җырлый печән җыйдылар, халык уеннарын уйнадылар, ә инде кечкенә тәпиләре белән тыпырдап, «чабата»ны биюләре тамашачының күңеленә бигрәк тә хуш килде. Шушы ук авылдан, Татарстанда быел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын истә тотып, «Сердәш» ансамбле «Солдатка озату» күренешен сәхнәдә күрсәтте. Казан сәхнәсендә тәүге чыгышлары икән әле. Ансамбльгә йөрүчеләр: «Беренчесе, әмма соңгысы түгел, киләсе елларда да катнашачакбыз», — диделәр бертавыштан.
Село Чураның мәдәният йортыннан килгән «Җанакай» ансамбле дә, Манзарастан гармунчы, җырчы егет Богдан Андреев та мактауга лаеклар.
Тукай районының Мәләкәс авылының 2018 елда оешкан «Питрау» коллективы җитәкчесе Марина Казанцева да үз фикерен әйтте:
«Без коллектив белән игътибарны күбрәк үз ягыбызда җырлана торган керәшен җыруларына бирергә тырышабыз, аларны өйрәнәбез, авылда үткән бәйрәм-чараларда җырлыйбыз. «Туым Жондозы»нда — икенче, гала-концертта беренче тапкыр катнашуыбыз. Әлеге фестиваль бик кирәк, яшь буынга йола-гадәтләребезне, бию-җыруларыбызны күпмедер дәрәҗәдә өйрәтә алсак, киләчәгебез өметле дигән сүз».
Ерак араларны якын итеп, Башкортстанның Бакалы районыннан килгән бертуган керәшен кызлары Ксения һәм Екатерина Рыцевалар да ике тавышка җырлап, халыкны үзләренә җәлеп иттеләр. Тукай районыннан «Гөсләкәй»ләрнең төрле музыка инструментларында уйнауларын, солистларының аңа кушылып җырлавын да яратып тыңладык.


Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» ансамбле түтиләренең һәм эстрада җырчысы Алина Әхмәтшинаның дәртле җырулары фестивальне тагын да матурлады.

Иң дулкынландыргыч мизгеле — фестивальдә номинацияләр буенча I, II, III дәрәҗә лауреатларны һәм финалистлар арасында конкурсның төп бүләген — Гран-прины билгеләү һәм бүләкләү өлеше булды.
I дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясе (соло) — 7-11 яшьлекләр:
— Мукашева Альбина (Мамадыш районы);
«Халык вокалы» номинациясе (соло) — 12-17 яшьлекләр:
— Андреев Богдан (Кукмара районы);
— Трушова Арина (Мамадыш районы);
— Васильева Валерия (Түбән Кама районы);
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло) — 12-17 яшьлекләр:
— Ишалина Адиля (Яр Чаллы);
— Иванова Анастасия (Казан);
— Александрова Ксения (Менделеевский районы);
«Фольклор-этнографик ансамбль» — 7-11 яшьлекләр:
— «Питрау» балалар фольклор коллективы (Тукай районы);
— «Жанакай» иҗат коллективы (Кукмора районы);
«Фольклор-этнографик ансамбль» — 12-17 яшьлекләр:
— «Жиз кынгырау» фольклор ансамбле (Түбән Кама районы);
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» 7-11 яшьлекләр:
— «Бишкяй» коллективы (Зәй районы);
«Этник вокаль-инструменталь башкару» — 18-35 яшьлекләр:
— Муллашева Милена (Казан).
II дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясе (соло) — 7-11 яшьлекләр:
— Чебышева Виктория (Мамадыш районы);
«Халык вокалы» номинациясе (соло) —12-17 яшьлекләр:
— Матвеева Екатерина (Кайбыч районы);
— Шалаумова Яна (Менделеевс районы);
Фольклор-эстрада вокалы (соло) — 7-11 яшьлекләр:
— Лаврентьев Кирилл (Тукай районы);
«Фольклор-эстрада вокалы (соло) — 12-17 яшьлекләр:
— Казанцев Андрей (Тукай районы);
«Фольклор-этнографик ансамбль — 7-11 яшьлекләр:
— «Көмеш тәңкәләр» балалар фольклор ансамбле (Мамадышский районы);
«Фольклор-этнографик ансамбль —12-17 яшьлекләр:
— «Cердәш» фольклор-этнографик коллектив (Кукмора районы);
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» — 7-11 яшьлекләр:
— Рыцева Ксения һәм Рыцева Екатерина дуэты (Башкорстостан республикасы, Бакалы районы);
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» — 12-17 яшьлекләр:
— «Айбагыр» фольклор ансамбле (Алабуга районы);
«Этник вокаль-инструменталь башкару» — 12-17 яшьлекләр:
— «Гөсләкәй» вокал-инструменталь ансамбль (Тукай районы);
«Этник вокаль-инструменталь башкару» — 18-35 яшьлекләр:
— «Бәрәкәт» инстурменталь дуэт.
III дәрәҗә лауреатлар:
«Халык вокалы» номинациясе (соло) — 7-11 яшьлекләр:
— Иванова Софья (Кукмара районы);
«Фольклор-эстрада вокалы» (соло) — 7-11 яшьлекләр:
— Фадеев Артём (Тукай районы);
«Фольклор-этнографик ансамбль» — 7-11 яшьлекләр:
—«Бөрлегәнем» балалар коллективы (Кукмара районы);
«Халык җыруларын башкаручы вокаль ансамбль» — 7-11 яшьлекләр:
— «Балтырган» фольклор ансамбле (Казан).
Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:
— «Конкурсның иң яхшы этник костюмы» — Менделеевсе районының Сәйтәк авылыннан Ксения Александрова;
— «Конкурс программасын башкарганда артистлык өчен» — Зәй районының Түбән Биш авылыннан «Бишкәй» коллективы.
— «Конкурсның иң яхшы солисты» — Түбән Камадан Валерия Васильева;
— «Конкурсның иң яшь катнашучылар» — Кукмара районыннан» «Бөрлегәнем»фольклор ансамбле.
— «Иң яхшы сәнгать җитәкче» — Түбән Камадан Ольга Вәлиуллина; Мамадыш районының Колышчы авылыннан Нина Трушова.
Оештыручылардан махсус бүләкләр:
— Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Екатерина Матвеева Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең махсус бүләгенә ия булды.
— Кукмара районының «Жанакай» иҗат коллективына «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле бүләге тапшырылды.
— Кукмара районыннан Богдан Андреев «Туганайлар» газетасының махсус бүләген алды.
— Анастасия Иванова «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенең махсус бүләгенә ия булды.
«Гран-при алырга хыяллансак та, ышанмадык»
Фольклор коллективлар арасыннан Гран-прига Түбән Камадан «Җиз кыңгырау» ансамбле лаек дип булды. Коллективка диплом, кубок һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.
Яшьләр коллективы «Сүрәкә» ансамбле карамагында эшләп килә, җитәкчеләре – Ольга Вәлиуллина. Фестивальдә «Җиз кыңгырау»ның 5 солисты катнашты: Валерия Васильева, Анастасия Васильева, Александра Юрицкая, Василиса Степанова, Ариана Кадыйрова. Фестиваль турында җитәкчеләре Ольга Вәлиуллина белән сөйләштек.
«Туым Жондозы»нда 2нче тапкыр катнашуыбыз. Гран-при алырга хыяллансак та, ышанмадык, чөнки көчле номерлар күп иде. Театральләштерелгән чыгышлар да шактый булды. Шулкадәр күп керәшен ансамбльләрен күрү сөенечле, аеруча араларындагы бәләкәй балаларны. Ансамбльләр елдан-ел арта кебек. Үз эшенең профессионалары булган жюри алдында чыгыш ясау – үзе бер дәрәҗә. Алар һәр катнашучыны яхшылап тыңлап, үз киңәшләрен бирәләр. Җыр, кием, сәхнәдә үзеңне тоту – һәркайсын исәпкә алалар. Иван Михайлович Егоров Гран-при җиңүчеләрен игълан иткәндә «Җыз кыңгырау» ансамбле дигәнен ишеткәч, сөенә-сөенә сәхнәгә, кызлар янына йөгердем, – дип сөйләде Ольга Вәлиуллина. – Шунысын да әйтергә кирәк, фестивальнең бөтен нечкәлекләре уйланылган. Ишек төбеннән каршы алып, гала-концерт сәхнәсенә чыкканчы гел ярдәм итеп торалар. Гомумән, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы оештырган барлык чаралардан да ниндидер җылылык бөркелә. 5 ел бу ансамбльнең җитәкчесе булып эшлим, шушы еллар эчендә әле бер тапкыр да оешманың чараларны «галочка» өчен генә уздырганнарын күргәнем юк. Бар эшләренә дә күңел җылысы салынган. Яшьләрне җәлеп итү өчен дә зур эш алып баралар.
Сүз уңаеннан, фестивальдә Ольга Вәлиуллина үзе дә «Иң яхшы сәнгать җитәкче» номинациясендә бүләкләнде.
«Җиңү ялкыны һәр финалистның йөрәгендә янгандыр»
«Туым жондозы-2026» конкурс-фестивалендә солистлар арасында Гран-прины Яр Чаллыдан Адилә Ишалина яулады. Ул 50 мең сумлык акчалата бүләккә, диплом һәм кубокка ия булды.
Адилә – 5 яшенннән сәхнәдә, күп санлы конкурслар лауреаты. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаган.
«Җыр сәнгате нечкәлекләрен аңларга, тавышымның яңа якларын ачарга укытучым Диләрә Камалова ярдәм итә. Шулай ук, Виталий Агапов җитәкчелегендәге «Җанагай» керәшен ансамбленә дә йөрим. Уңышларымда остазларымның өлеше зур дип уйлыйм. Репертуарымда төрле телләрдәге җырлар бар, – диде «Туым Җондызы»нда беренче мәртәбә катнашкан Адилә. – Конкурс бик ошады. Оештыру ягы югары дәрәҗәдә. Бер катнашучы да игътибарсыз калмады. Ә инде җиңү ялкыны һәрбер финалистның йөрәгендә янгандыр дип уйлыйм. Билгеле, мин дә өметләндем. Жюри членнарының мине Гран-при исеменә лаек дип санаганнарына шатландым. Минем өчен җан атканнары өчен әти-әниемә, остазларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм. Мин бик бәхетле».
Республикада да, аннан читтә дә киң танылу алган матур һәм күңелле фестиваль. Фестиваль талантлы балаларга һәм яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Халыкның бар матурлыгын күрсәтүче бу фестивальнең Россия халыклары бердәмлеге елына багышлануы символик мәгънәгә ия. Киләчәктә дә ул яшь йолдызчыклар кабызып торсын!
Фрида Вәлитова, Алина Кондратьева язмасы.
Фото: Фрида Вәлитова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев