Юлия һәм Сергей Туктарёвлар: «Балалы гаилә генә бәхетле була»
2024 ел Россиядә «Гаилә елы» буларак үтте. Шул уңайдан укучыларыбызны ел дәвамында күп балалы, үрнәк гаиләләр белән таныштырдык. Бу матур гадәтне быел да дәвам итәрбез. Бүгенге язмабыз — яшь керәшен гаиләсе Юлия һәм Сергей Туктарёвлар турында.
«Бәрәкәт» таныштырган
«Кряшен чибяре-2015» титулы иясе Юлия (Савельева) — Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Остроленко поселогыннан, ә ире Сергей — республиканың Питрәч егете.
Юлия туган ягыннан еракка китәргә җыенмаган булса да, һич уйламаганда Казанның Н.Җиһанов исемендәге консерваториясенә укырга керә һәм этномузыколог белгечлеге алып чыга.
— Бер елны, безнең посёлокка «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле килде. Аларның чыгышларын күргәч «эх, шушы ансамбльдә эшләсәң иде» дип уйлап куйдым. Ул вакытта бу минем өчен чынга ашмас хыял булып тоелды. Шунда галим Геннадий Макаров белән аралашкач, Казанга килергә булдым, — дип сөйли башлады Юлия.
Һәм шулай итеп, сизмәстән хыялы да чынга аша: 3нче курста укыганда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова аны «Бәрмәнчек«тә эшкә чакыра.
Сергей дә мәктәп тәмамлагач Казанга килә, авиация институтында укый. Һөнәре буенча — инженер, заводта эшли. Ә буш вакытында өйдә ремонт белән шөгыльләнә.
Алар «Бәрәкәт» керәшен яшьләре очрашуында танышканнар. Икесе дә «үз динебездәге кеше булса иде» дип теләгәннәр. Юлия Сергейны беренче тапкыр күргәндә, «өйләнгән, балалары бардыр инде бу егетнең» дип уйлаган, ә Сергей «бу — яшь кыз, минем белән аралашмас, егетләр турында уйламыйдыр әле» дип үз-үзенә әйткән. Менә шул очрашудан соң ике арада нидер кабынып киткән, күрәсең. Әлеге кичәдән соң якыннанрак танышып, аралаша башлыйлар һәм ел ярым узгач туй итәләр, кәбен койдыралар.
Бүген Туктарёвлар гаиләсендә 4 яшьлек Савелий исемле егет үсеп килә. Ул инде гади җөмләләрне укый, инглиз телендәге сүзләрне дә белә икән.
— Улыбыз төрле илләрнең флагларын өйрәнә. Кунаклар килгәнне дә, үзе кунакка йөрергә дә ярата, — дип сөйли әнисе.
Күп балалы гаилә турында хыяллана Туктарёвлар. «Ходай кушса, икенчесен дә, өченчесен дә алып кайтыр идек» диләр беравыздан Сергей белән Юлия.
Хәзерге заманда яшьләрнең мондый фикер йөртүе хуп. Чөнки бала тәрбияләү зур көч, чыгым таләп иткәне барыбызга да билгеле.
— Безнең өчен балаларның әти-әни яратуын тоюы мөһим. Үз яшьтәшләре белән аралашып, һәрьяклы үсешкә ия яхшы кеше булып үсүен телибез. Бары тик балалы гаилә генә чын мәгънәсендә бәхетле буладыр, — дип фикер йөртә алар.
Ире аңа ныклы терәк
Артист тормышы, гадәттә, кичке концертлар, ерак юллар, озак вакытлы гастрольләр белән бәйле. Кайбер гаиләдә моның аркасында ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Ә бит гаиләңнең синең эшеңне хуплавы мөһим. Бу яктан Юлия бәхетле хатын-кыз дияр идем. Ире аңа ныклы терәк:
«Хатынымның үз эшен яратканын аңлыйм, шуңа бер дә каршы төшмим. Ул шуның белән янып яши. Гастрольләре озаккарак сузылса гына авыргарак килә», — дип җавап кайтарды Сергей.
Юлиянең «Бәрмәнчек»не яратуы һәр сүзеннән сизелеп тора.
— Репетицияләр, концертлар, төрле шәһәрләргә гастрольләр, җыр-биюләр... Болар барысы да миңа кызык. Эшеңне яратсаң, авырлыкларына күз йомасың, — дип Сергейның фикерен дәвам итте ул.
Ансамбльдә эшләүдән тыш, Юлия әле фотограф та.
— Декрет ялы минем өчен эмоциональ яктан авыр булды. Өйдә тик ятуның үзем өчен түгеллеген аңладым. Фотога төшерү белән мавыга башладым. — дип сөйли башлады ул бу һөнәре турында. — Ирем «фотограф булып кара» дип киңәш итте. Бөтен кирәкле техниканы алды, мин әлеге юнәлеш буенча укыдым да, фотога төшерә башладым. Декрет ялыннан чыккач та эшемне дәвам иттем. Чөнки фотограф та, шулай ук, иҗади якын килүне таләп итә торган эш. Бик күп кешеләр белән танышам, алар тормышындагы олы вакыйгаларның күңелле мизгелләрен фотога төшерәм, ә алар аны гомерләре буе сакларлык истәлек-бүләк итеп кабул итәләр.
Буш вакытларында Туктарёвлар гел бергә, дини бәйрәмнәрне дә гаилә белән уздыралар. Авылга әти-әниләре янына кайталар, өйдә бергәләшеп кино карыйлар, урамда һава сулап йөрергә дә яраталар.
Мәхәббәтле гаилә дияр идем мин Туктарёвларны. Бәхетле парлы тормышлары турындагы фикерләре дә ошады миңа.
— Бер-береңне аңлау, ишетә белү, хөрмәт итү, нинидидер авырлыклар килеп чыкса, уртага салып сөйләшү кирәк. Гаилә ул — ныклы тыл, тынычлык, комфорт, уртак хыяллар һәм максатлар, — дип сүзләрен тәмамлады алар.
Әйе, гаиләдәге шикелле җан җылылыгын, күңелләр берлеген башка беркайда да табып булмый. Шуңа да бу тормышта һәркем янында ышанычлы терәк булырлык үз кешесе — күз карашларыннан ук бер-берсен аңлап яшәрлек пары булса иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев