Дүсмәт авылында Бөек Җиңү бәйрәмен һәм батыр ир-егетләрне данладылар
Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлегендә 7 май көнне махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә истәлек стеласы ачылды.
Бөек Ватан сугышына Дүсмәт авылы җирлегеннән 589 кеше киткән, аларның 319ы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган. Бүгенге көндә авылда инде бер генә исән ветеран да калмаган.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаганда булган әлеге чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Синкевич, «Гвардия» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин кебек мактауле кунаклар, сугыш чоры балалары, Дүсмәт мәктәбе укучылары, балалар бакчасы сабыйлары һәм җирлеккә кергән дүрт авыл халкы катнашты.
Дүсмәт мәктәбе укучылары һәйкәл янына тантаналы төстә – хәрби киемнәр киеп, шартлар, флаглар, чәчәкләр һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларының потретларын тотып килде. Инде менә ничә еллар буе Дүсмәт мәктәбе укучыларының Җиңү бәйрәме көннәрендә һәйкәлдә почетлы каравылда торулары да сөенечле күренеш.
Укучыларның Бөек Җиңү бәйрәмен һәм батырларча һәлак булган ир-егетләр истәлегенә атап шигырьләр сөйләвен, сугыш еллары турындагы җырлар башкаруын халык зур дулкынлану белән тыңлады. Авылдашлар һәйкәлгә веноклар, тере чәчәкләр салдылар.
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар стеласы Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәйкәле янына урнаштырылган. Бу буыннар бәйләнешен һәм Ватан өчен тормышларын биргән кешеләргә мәңгелек хәтерне символлаштыра.
Гранит тактада җирлектә туып, махсус хәрби операциядә һәлак булган 6 кешенең исеме язылган (3се – Дүсмәт авылының үзеннән). Чарада ул ир-егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары да бар иде.
Чарада стеланы төзергә ярдәм итүчеләр дә бар иде. Аларга авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алдагы көннәрдә мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре һәйкәл янын җыештырдылар. Сугыш чоры балаларына һәм кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларга Җиңү бәйрәме күчтәнәчләрен дә матур итеп, бергәләп тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев