Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Бахтадан Василий Ванифатьев өйдә окоп шәмнәре ясый

Чистай районының Бахта авылы халкы махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм акцияләрендә бик теләп катнашалар.

Бахта авылында 74 яшен тутырган Василий Ванифатьев белән очраштык.

«Мәктәпне тәмамлап, бераз авылда яшәгәннән соң, Түбән Камага киттем. Анда химкомбинатта эшләдем. Авылны бер генә минутка да онытып тормадым. Хатыным Валентина да шушы авылдан. Өч бала үстердек, алар хәзерге вакытта Түбән Камада яшиләр. Биш оныгыбыз бар. Еш кайтып йөрдек, ә инде лаеклы ялга чыгуга яңадан туган нигеземә кайттык. Авылда яшәве рәхәт, „городской“ тормыш бер якта торсын. Баштарак кәҗә, сарык асрадык, хәзер кош-кортлар гына калдырдык. Ә махсус хәрби операция башланганнан бирле, райондашлар белән киңәшләштек тә, һәрберебез кыр шәмнәре ясарга тотындык. Мин аларны өйдә ясыйм. Материалны районнан китерәләр. Бу эш, бер яктан, иҗади процесс булса, икенче яктан, егетләр өчен үземнән кечкенә генә ярдәм кертә алуыма сөенәм», — дип сөйләде Василий Александрович. 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында республикабызда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе киң колач алды. Әлеге изге гамәлләргә кушылып, карендәшләребез дә, зур көч өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев