«Бәрмәнчек» яңа сезонын башлый
Концертта керәшен белән беррәттән, башка халыклар культурасы да күрсәтеләчәк.
«Бәрмәнчек» — 16 ел эчендә иҗат дөньясында үз урынын тапкан, тамашачысы күңелен яулаган һәм халкыбыз горурлыгы булган ансамбль. Елдагыча, ансамбль быел да тамашачыга матур концерт әзерли.
18 январь көнне 13:00 сәгатьтә Яшел Үзәндәге «Родина» музыкаль театрында «Без бердәмлектә...» («Музыка в единстве») дип аталган концерт узачак. Монда ансамбльнең «алтын фонды» булган, иң яхшы номерлар күрсәтеләчәк. Шулай ук, әле беркайда да яңгырамаган яңа җыр-биюләр дә булачак.
«Бу сезонны ачу уңаеннан, концертны һәр елдагыча Казанда түгел, ә Яшел Үзәндә куярга уйладык. Анда, керәшен белән беррәттән, рус, татар, казах, мишәр җыр-биюләре дә булачак. Яңа чыгышлар әзерлибез, музыка уен коралларында да үзгәрешләр көтелә. Бөек Җиңүгә багышланган патриотик чыгышлар да булачак», – дип хәбәр итә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев