Авылларда нардуганнар йөргән
Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр.
Мәдәният хезмәткәрләре районда яшәүче халыкларның бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен мәдәни-агарту эшчәнлегендә актив кулланалар.
Бу көннәрдә Нардуган бара. Нардуган – Рождестводан соң 12 көн дәвамында үткәрелә торган күңел ачу бәйрәме. Элек Нардуган вакытында керәшен авыллары гөрләп торган. Ул 19 январьга кадәр дәвам итә. 12 көн эчендә яшьләр уеннар уйныйлар, кич утыралар, йөзек салалар, парлар табышалар. Шулай ук, гармун уйнап, өй саен кереп йөриләр. Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан йөриләр.
Зәй районының Сәвәләй авылында да нардуганнар йөргән. Нардуганчылар, өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйткән, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр. Керәшен җыруларын җырлап, уен-көлке, такмаклар әйтешеп биеп, авыл кешеләренең күңелләрен күтәргәннәр.
Рождество көненә каршы Теләче районының Субаш авылы чиркәвендә дә келәү узган. Иртәнге якта балалар йөреп, славут әйткәннәр, бәйрәм белән котлаганнар. Кичен яшьләр, урта яшьтәгеләр нардуганчы булып киенеп йорттан-йортка йөргәннәр. Бу электән сакланып килгән йолаларны яшьләрнең дә белүе олы куаныч.
Кукмара районың Үрәсбаш авылыннан да нардуганчылар йөрүен хәбәр иттеләр. Аларның танымаслык итеп киенеп, һәр очраган кешегә теләкләр әйтүен, уен-көлке, җыр-бию белән күңелләрен күтәрүен сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев