Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Арымасын аты, югалмасын заты»: Иван ЕГОРОВКА - 65 яшь!

21 январьда – Татарстан Республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Михайлович Егоровка 65 яшь.

Арымасын аты, югалмасын заты

Иван Егоров — республикада зур хөрмәткә ия кеше. Төрле юнәлештәге дистәләрчә предприятиене берләштергән «Ак Барс» Холдинг компаниясе»нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге кораллы конфликтларда һәм террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Координацион Советы председателе, Татарстанның автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулай ук, 2007 елдан — республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә.

Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклауда һәм торгызуда Иван Егоровның хезмәте зур. Шул узган еллар дәвамында керәшен хәрәкәте моңа кадәр ирешелмәгән югарылыкка күтәрелде. Республика оешмасы Татарстан халыклары Ассамблеясе составында тора. Мамадыш районының Җөри авылында 27 ел рәттән уздырылган республика күләмендәге «Питрау» керәшен культурасы фестивале бөтен Россия керәшеннәрен берләштерә. Халкыбызның культурасына, этникасына багышланган фестиваль-конкурслар, «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Айбагыр» этносменасы, Казан шәһәрендәге Җырчы Җәкәү йорты – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк... Бу уңышларның барысына да Иван Егоровның күп хезмәте, тырышлыгы кергән.

Иван Михайлович бик күп дәүләт бүләкләренә ия. Ул — Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре. «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгәндә аңа нибары 20 яшь була. Иван Егоров «Казанның 1000 еллыгы» медале (2005 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» ордены (2006 ел), «Россиянең агропромышленность комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен» алтын медале (2008 ел), II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены, ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшләнлеге өчен Россия Президентының Рәхмәт хаты (2009 ел), Россия Эчке эшләр министрлыгының «Тугрылык өчен» билгесе (2009 ел), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2011), III дәрәҗә Серафим Саровский ордены (2016), «Дуслык» ордены (2020), Казан Изге Ана иконасының II дәрәҗә епархиаль медале (2020),«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены (2026) һәм башкалар белән бүләкләнгән.

Иван Егоровның юбилее уңаеннан, хезмәттәшләре, дуслары, якташлары аның белән булган истәлекләрне яңарта, котлау сүзләре юллый.

Тормышы — Ватанга һәм кешеләргә фидакарь хезмәт итү үрнәге

Әсгать СӘФӘРОВ, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе: 

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне ихлас күңелдән истәлекле юбилеегыз — 65 яшь тулган көнегез белән котлыйм!

Тормышыгыз Ватанга һәм кешеләргә фидакарь хезмәт итү үрнәге булып тора. Сезнең сугышчы-интернационалисттан башланган данлы юлыгыз республиканың иң абруйлы җитәкчеләреннән һәм җәмәгать эшлеклеләреннән берсенә кадәр күтәрелә. Нык ихтыяр көчегез, югары оештыру сәләтегез һәм эшегезгә бирелгәнлек Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә.

Күпкырлы хезмәтегез үзенең колачы һәм энергиясе белән таң калдыра: тәҗрибәле депутат, иң зур холдинг җитәкчесе, ветераннар хәрәкәтен җитәкләүче һәм берләштерүче, самбо спортын үстерүче һәм автомотоспортка яңа сулыш бирүче армас-талмас оештыручы Сез.

Иң актив җәмәгать оешмаларыннан берсе — Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының алыштыргысыз лидеры булып торасыз. Эш дәверегездә керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен торгызу, саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә гаять зур эшләр башкарылды. Сезнең башлангыч һәм ярдәмегез нәтиҗәсендә, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге төзелде һәм уңышлы эшли, ә Питрау бәйрәме республиканың матур бер бизәгенә әйләнде.

Һөнәри осталыгыгыз һәм күңел юмартлыгы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер тору, тәҗрибә, максатчанлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатларыгыз Сезгә Татарстанда һәм аннан читтә дә лаеклы абруй һәм хөрмәт китерде.

Хөрмәтле Иван Михайлович, Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез энергия һәм күңел күтәренкелеге телим! Сезнең булдыклы эшчәнлегегез алга таба да Татарстанга һәм илебезгә матур уңышлар китерсен, ә йортыгызда һәрвакыт тынычлык, шатлык, иминлек һәм бәхет хуҗа булсын. Юбилеегыз белән!

Уңышлары нигезендә — тырышлык

Анатолий ИВАНОВ, Россия Дәүләт думасы депутаты:

— Иван Михайлович керәшеннәрне бер башка күтәргән кеше ул. Яулаган биеклекләренең нигезендә — тырышлык. Бүгенге көнгә ирешелгән уңышлары барысы да үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында. Бу сыйфатлар нәселдән килә. Әти-әнисе дә хезмәт кешеләре иде: әтисе — алдынгы комбайнер, әнисе — алдынгы терлекче. Барысын да күреп, эшләп үскән егет ул.

Иван Михайлович үзенә куйган максатка ирешү өчен вакыт белән дә чутлашмый. Аның кул астындагы дистәләгән предприятиеләр елдан-ел товар әйләнешен арттыралар.

Бик кешелекле ул. Эше бик тынгысыз, ике колагында — ике телефон. Шулай да, авырлык килгәндә бар эшен бер якка куеп, ярдәмгә ашыгучы киң күңелле кеше ул. Үзенең эшенә өстәп, җәмәгатьчелек белән дә тыгыз эшли, иҗтимагый оешмаларны җитәкли. Халыкның бүгенге көндә Иван Михайлович кебек, һәркемне тыңлый, аңлый белүчегә, лидер кешегә мөрәҗәгать итүе гаҗәп түгел.

Иван Михайлович белән без — күрше авыл егетләре, якташлар. Ул бик туган җанлы кеше. Бөтен туганнарына булган хөрмәте бар кешегә дә үрнәк булып тора. Туган ягына, авылына һәрдаим булышып яши. Туган авылы Җөринең күперләрен дә салды, юлларын каратты, су буйларын чистарттырды. 

Республикакүләм Питрау бәйрәмен беренче көннән бирле уздырабыз, авыр вакытлары да бар иде. Туктамадык, алга таба да шулай дәвам итсен.

Ходай үзен ташламасын, юлларын гел ачып торсын. Эшләгән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Хатыны Флёра Абдулхаковна белән бергә акыллы балалар тәрбияләп үстерделәр. Балалар, оныклар уңышына сөенеп, саулык-сәламәтлектә яшәсеннәр, озын гомер насыйп итсен аларга!

Фото:  Җөри авылындагы Питрауда, 2021 ел.

Олы җитәкче булса да, бик кешелекле

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан дәүләт советы председателе урынбасары:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! 65 яшь — бу тормыш юлында зур тәҗрибә туплаган, акыл һәм зирәклек белән тулыланган гомер.

Сезнең белән бергә узган уртак хезмәт еллары бар, гәрчә инде танышлык күптән булса да. Дөрес, Сез җитәкчелек итә торган «Ак Барс» холдинг компаниясе күп тармаклы. Республикада авыл хуҗалыгының язмышы хәл ителгән елларда, тармакны торгызу өчен, холдинг җигелеп, иң авыр йөкне тартты. Бүген исә яңа, заманча проектларны кыю рәвештә тормышка ашырып, республикабыз икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә.

Уртак язмыш елларыбыз, хезмәт юлыбыз өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Олы җитәкче булсагыз да, Сез бик кешелекле, игътибарлы, кыен чакларда ярдәмгә килергә әзер шәхес булып калдыгыз.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, яңа уңышлар телим! Киләчәктә дә илгә, халыкка игелекле хезмәт итеп, җиңеп яшәгез!

Фото: Җөри авылындагы Питрауда, 2024 ел.

Мәдәни мирас сагында булган шәхесләрнең иң алгы сафында

Ирада ӘЮПОВА,  Татарстан Республикасы мәдәният министры:

– Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстан икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән төп хезмәтегез белән беррәттән Сез республикабызның мәдәни мирасы сагында булган шәхесләрнең иң алгы сафында торасыз. Керәшеннәрнең гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә килеп җиткән бай мәдәниятен саклауда, аны яңартып халыкның үзенә кайтаруда  Сез бәяләп бетергесез эшчәнлекне алып барасыз.

Кечкенәдән җаныгызга сеңгән йолалар һәм халык мирасы, Сезгә Питрау бәйрәмен илкүләм танылган фестиваль югарылыгына күтәрерлек көч, дәрт биргән. Республиканың һәм чит төбәкләрнең мәдәният хезмәткәрләрен, танылган артистларны, җырчыларны һәм керәшен фольклорын саклауны максат итеп куйган үзешчәннәрне бергә җыя торган республикакүләм Питрау – мәдәният министрлыгы да, республикабыз өчен дә олы горурлык булып тора. 

Төрле тармакта эшләсәк тә, без Сезнең белән уртак максатка – халыкның бай мәдәни мирасын саклап, киләсе буыннарга түкми-чәчми тапшыру һәм төрле милләтләрнең бер гаиләдәй дус-тату яшәве аша Татарстанның, Россиянең бөтенлеген, иминлеген саклауга хезмәт итәбез.

Иван Михайлович, күңелегездә җыр, халык моңы яшәсен! Җыр көч бирә, тормышта каршылыкларны җиңеп, яңадан-яңа үрләр яуларга ярдәм итә. Сәламәтлек, бәхет, иминлек телим Сезгә.

Фото: «Туым Жондозы» фестивалендә, 2024 ел.

Милләтара килешү һәм тәңгәллекне ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә

Ренат ВӘЛИУЛЛИН, Татарстан халыклары ассамблеясе советының башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан дәүләт советы депутаты:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Туган көнегез уңаеннан, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты исеменнән ихлас теләкләрне җиткерәм.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасын озак еллар дәвамында фидакарьләрчә җитәкләвегез — гражданлык җаваплылыгының һәм патриотлыкның чын үрнәге. Сезнең зирәк башлангычыгыз нәтиҗәсендә, иҗтимагый оешма республикабызның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында әһәмияте зур булган һәм үзенә тартып торган куәтле үзәккә әйләнде.

Керәшеннәрнең кабатланмас рухи мирасын, телен һәм традицияләрен саклауда һәм халыкка танытуда Сезнең шәхси өлешегезне бәяләп бетерү һич мөмкин түгел.

Сезнең энергия, булдыклылык һәм җитәкчелек итү осталыгыгыз нәтиҗәсендә, республикада ел саен киләчәк буын өчен ныклы нигез булырдай әһәмиятле чаралар уздырыла. Алар арасында: елның-елында Татарстаннан гына түгел, ә илебез төбәкләреннән чиксез күп кешене үзенә җыя торган республикакүләм «Питрау» керәшен культурасы бәйрәме; «Кряшен чибяре» конкурсы; этник культураны саклау, үстерү һәм сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан оештырыла торган керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы» конкурс-фестивале; «Айбагыр» этник сменасы; «Покрау чыңы» һәм башкалар.

Сез халыкның иң яхшы традицияләрен саклап кына калмыйсыз, милләтара килешү һәм тәңгәллекне тагын да ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүегез белән, ышанычлы рәвештә киләчәкне төзисез. Сез — аларны чын мәгънәсендә саклаучы һәм булдыручы!

Сезне чын йөрәктән котлыйбыз һәм республикабыз муллыгы хакына гаять зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Фото: Республика керәшен иҗтимагый оешмасының идарә утырышы, 2024 ел.

Зур ыруыбызның алтын баганасы

Людмила БЕЛОУСОВА, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Инде 19 ел дәвамында Сез, атларны кайгыртып, дилбегәләрне ныклап тотып, керәшен оешмасының башында торасыз. Сынауларны җиңә-җиңә алга барабыз, яңарыш кичерәбез. Сезнең акыллы җитәкчелек итүегез нәтиҗәсендә, ныклы оешма булып, республикабызның 20 төбәгендә җирле бүлекләр уңышлы эшләп килә.

Кайчандыр хыял гына булган уйларыбыз тормышка ашып, бүген зур күрсәткечләргә ия булды. Халкыбызның йөзек кашы булган «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле бай мирасыбызны зур сәхнәләргә күтәрде. Җырчы Җәкәү мәдәни үзәге олысы-кечесе яраткан якты, җылы уртак йортыбызга әверелде. Яшьләрнең барлык идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен менә дигән мәйданчык — «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге булдырылды. Керәшеннәрнең бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы булган «Туганайлар» редакциясе, халкыбызның тормышын төрле яклап зур аудиториягә чыгара. Иман йортлары һәм яңа басылган изге кенәгәләр халкыбызның иман байлыгын арттыруга ярдәм итә. Зур горурлыгыбыз, керәшеннәр бренды булган республикакүләм Питрау бәйрәме 28 ел буена дистәләрчә мең кунак кабул итә.

Бу казанышларга, Иван Михайлович, Сезнең шәхси инициативагыз, акыллы киңәшләрегез, даими ярдәмегез белән ирешелде. Сез җитәкче генә түгел, Сез — безнең хәрәкәтебезнең нигезге, җаны, традицияләрне заманчалык белән тоташтыручы һәм алга алып баручы асыл зат. 

Сез — бик тә туган җанлы Кеше, зур ыруыбызның — алтын баганасы. Сездәге кунакчыллык һәм ярдәмчеллек алдында тау итәбез. Сез — гаиләдә ата-ана горурлыгы булган олы бала, ныклы терәк булган ир, үрнәк ата, яраткан бабай. Ватанны ярату, халкыбызга, илгә тугрылыклы булуыгыз белән дә, Сез — барыбызга да үрнәк. Сез уртак йортыбыз Татарстанның һәм зур, горур илебез Россиянең бердәмлеге, үсеше өчен бәяләп бетергесез зур хезмәт куясыз.

Бу истәлекле көндә, республикабызда гомер итүче меңнәрчә керәшен исеменнән, Иван Михайлович, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Ныклы саулык, күңел көрлеге, зирәклек һәм тагын да биегрәк үрләр яуларлык көч-куәт, дәрт телибез. Әле бик күп еллар халкыбызга хезмәт итүдә кулга-кул тотынып, аңлашып эшләргә язсын! Ходай ярдәменнән ташламасын Сезне!

Фото: Л.Белоусованың 65 яшьлек юбилеенда, 2025 ел.

Якташларыгызны кайгыртуыгыз, туган якка чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә үрнәк

Вадим НИКИТИН, Мамадыш муниципаль районы башлыгы:

– Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне барлык Мамадыш халкы һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез – юбилеегыз белән тәбриклим! Бу истәлекле, күркәм бәйрәм – Сезгә чиксез хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак, Сез – республикабызда яшәүче керәшеннәрне берләштереп, онытыла башлаган йола-гадәтләрне торгызу, барлау һәм саклауга күп көч куеп, безне, тарихыбызны башка халыкларга таныту өчен армый-талмый хезмәт итүче шәхес. Сезнең ярдәм белән Җөри авылында уза торган «Питрау» бәйрәме республика керәшен культурасы фестивале дәрәҗәсенә күтәрелде.

Малай чагымда уйнап-үскән Тырлау аланы илебез буйлап таралган карендәшләрне, киң колач белән, ел да үзенә җыя, меңнәрчә йөрәкләрне берләштерә, яшь парларны кавыштыра торган рухи бәйрәмгә әверелде. Монда үткәнне бүгенгебезгә тоташтырган мәйданчыклар, матур күлләре белән заманча инфраструктура үсеп чыкты. Шунысы гаҗәп, ул үз асылын югалтмыйча, табигый матурлыгын саклап калды. Бу, хөрмәтле Иван Михайлович, Сезнең үткән белән бүгенгене бербөтен итә белүегез нәтиҗәсендә булдырылды.

Якташларыгызны кайгыртуның ачык мисалы булып, күңелемдә балачакның тагын бер хатирәсе саклана: 1998 елда Җөри мәктәбенең 10 еллыгына багышланган бәйрәмне оештыруны үз өстегезгә алып, бер төркем язучылар, танылган артистлар белән кайттыгыз һәм туган авылыбыз халкы өчен онытылмаслык бәйрәм ясадыгыз. Кайчандыр үзегез укыган мәктәп һәм шушы төбәктә яшәүчеләр өчен истәлекле зур вакыйга булды ул. Ә безнең өчен яңа дөнья, яңа офыклар ачты, мәктәп юбилеена гаҗәеп тантаналы төс бирде. Туган авылыбызның гына түгел, кайчандыр сезгә тормышка юллама биргән педагогларның да статусын күтәрдегез, ә башкалар өчен укытучыларга чын хөрмәт күрсәтү дәресе бирдегез.

Иван Михайлович, безнең уртак проектларның бүген дә дәвам итүенә мин чын күңелдән шат. Сезнең зирәклегегез, тәҗрибәгез һәм туган якка чиксез мәхәббәтегез — барыбыз өчен дә зур үрнәк.

Россиядә Халыклар бердәмлеге елын Сезнең ел дип атасак та, ялгыш булмас. Сезнең тормышыгыз һәм эшегез – кече Ватанга мәхәббәтнең һәм иҗади хезмәтнең төрле мәдәниятләр арасында уртак татулык һәм дуслык өчен көчле нигез булып торуына тере үрнәк.

Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге телим. Гомер юлыгыз бары тик күңеллле һәм сөенечле вакыйгалардан гына торсын.

Фото: Җөри авылында Питрау бәйрәме, 2024 ел.

Зур тәҗрибә һәм акыл зирәклегенә ия булган шәхес

Сергей ДИМИТРИЕВ, Кукмара муниципаль районы башлыгы:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне тормышыгыздагы истәлекле көнегез — күркәм юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз.

Без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сез, республикадагы барлык карендәшләрне туганнардай үзенә җыя, берләштерә торган иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак, халкыбыз өчен бәяләп бетергесез зур эшләр башкарасыз. Керәшеннең буыннан-буынга тапшырылып килгән җыруларын, йола-гадәтләрен үз эченә алган мәдәниятен башка халыкларга танытуда роле зур булган республика күләмендәге Питрау җыеннары да — Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе. Казанда барлык республика керәшеннәрен туплап, йола-гадәтләрне барлап, аны буыннан-буынга тапшыруда зур хезмәт куя, районыбызның керәшен оешмасына һәрдаим методик һәм матди ярдәм күрсәтә торган керәшен мәдәни үзәге эшләве — Сезнең тырышлык нәтиҗәсе ул. Боларның барысы өчен дә Сезгә чын күңелдән рәхмәт!

65 яшьлек юбилеегызны Сез республиканың иң көчле инвесторы, Әфган сугышы батырлары иҗтимагый оешмасының алыштыргысыз җитәкчесе булып, шулай ук, озак еллар Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасын җитәкләп, аларның эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырып каршылыйсыз. Барлык башлангычыбызда безгә теләктәшлек күрсәтүегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Сез — зур тәҗрибә һәм акыл зирәклегенә ия булган бөек шәхес, тормыш тавының иң биегенә күтәрелдегез. Шул юлда Сезгә ышанычлы дуслар, сәламәтлек, иминлек һәм бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

Фото: Митрополит Феофан белән очрашуда, 2020 ел.

Патриотлык һәм Ватанны ярату үрнәге

Михаил АФАНАСЬЕВ, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Сезне юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз.

Татарстан республикасы, аерым алганда, безнең Яшел Үзән районы үсешенә керткән хезмәтегез — чын патриотлыкның һәм Ватаныбызны яратуның бер үрнәге.

Икътисадның күп тармак предприятиеләрен, шул исәптән «Ак Барс» суднолар төзелеше корпорациясен, «Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводы» акционерлык җәмгыятен, Яшел Үзән проект-конструкторслык бюросын, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатын, «Ак Барс» кошчылык комплексын үз эченә алган күп профильле «Ак Барс» холдингы төбәкнең һәм меңнәрчә гаиләнең тотрыклы киләчәген тәэмин итә. Сезнең ярдәм белән, Яшел Үзән районында ел саен «Айбагыр» этносменасы оештырыла. Елдан-ел анда ял итүче балалар саны арта, алар үзебезнең культураны һәм традицияләрне өйрәнәләр.

Һәр тармактагы тырыш хезмәтегезгә гадел һәм лаеклы бәя — Сезгә бирелгән югары бүләкләр.

Сезнең профессиональлек һәм тәҗрибәгез халыкка әле озак еллар дәвамында кирәк булыр, Сезнең кимемәс энергиягез һәм максатка омтылышыгыз нәтиҗәсендә республикабыз киләчәктә дә үзенең куәтен, потенциалын тагын да арттырыр дип ышанам.

Иван Михайлович! Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим.

Фото: «Айбагыр» этносменасы, Яшел Үзән районы, 2025 ел.

«Туганайлар» һәрчак Сезгә таяна

Юлия ГУБИНА, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе баш редакторы-җитәкчесе:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! «Туганайлар»ның бердәм коллективы һәм күп санлы газета укучыларыбыз исеменнән, Сезне туган көнегез уңаеннан котлыйм. 

Сез — һәр карендәшнең горурлыгы, йөз аклыгы. Тарихи үткәннәребезне, олы мирасыбызны барлап, аларны халыкка кайтарудагы һәм карендәшләрне бертуганнардай берләштерүдәге хезмәтегез бәяләп бетергесез.

Төрле төбәкләрдәге карендәшләргә 23 елдан артык җан азыгы өләшүче, якты киләчәгебезгә өмет уятучы «Туганайлар» газетасы да һәрчак Сезгә таяна.

Уртак туганлык йортыбыз Татарстанның икътисадын һәм республикабыз халыклары арасындагы толерантлыкны ныгытуда, барлык эшләрегездә, башлангычларыгызда Сезгә яңадан-яңа уңышлар телибез.

«Туганайлар» газетасына, редакциябез коллективына һәрьяклы ярдәмегез өчен, олы рәхмәт белдереп, Сезгә тау итәбез. Иминлек, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын.

Фото: V керәшен яшьләре форумы, 2025 ел.

«Бәрмәнчек» — керәшен оешмасы инициативасы белән булдырылган уңышлы проектларның берсе

Юлия ДУВАЛОВА, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе вазифаларын башкаручы:

— «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең 18 еллык тарихы бар, ә мин әле ансамбльгә ярты ел гына җитәкчелек итәм. Шулай да, «Бәрмәнчек» директоры күзлегеннән чыгып фикер йөрткәндә, эшчәнлегемне күреп, мине шушы җаваплы вазифага тәкъдим итеп, Иван Михайловичның зур ышаныч күрсәткәнен әйтим. Әлбәттә, ул ышанычны аклар өчен тырышачакмын. Аеруча, беренче айларда элемтәдә торып, кайсы яктан булыша алуы белән кызыксынды, ансамбль эшчәнлеге өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүдә финанс ярдәме күрсәтте.

Бүгенге көндә зур сәхнәләрдә тамашачыны керәшеннең бай фольклор мирасы белән таныштыра торган «Бәрмәнчек» — Иван Михайловичның һәм Геннадий Михайлович белән Людмила Даниловнаның инициативасы белән тормышка ашырылган иң уңышлы проектларның берсе. Әлбәттә, Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән! Быел 11 февральдә "Бәрмәнчек«нең оештырылуына 18 ел була. Болар барысы да Иван Михайловичыбыз булуы сәбәпле дип әйтсәм, купшы сүзләр дип кабул ителмәсен. 

Тормышта барысына да үз көче, үз тырышлыгы белән ирешкән Иван Михайловичка юбилее уңаеннан нәрсәдер теләве дә авыр — иң мөһиме, ныклы сәламәтлек һәм барлык яхшы уй-планнары тормышка ашсын. Иван Михайлович шулкадәр зирәк кеше, аның канаты астында һәм җитәкчелегендә барысына да аның шикелле үк эшләргә өйрәнү — зур бәхет.

Иван Михайлович — керәшеннәр арасында гына түгел, Татарстанда һәм Россиядә дә танылган кешеләрнең берсе. Аның белән бер чорда яшәвебез, күпмедер дәрәҗәдә аның белән бергә эшләвебез — тәҗрибә туплау һәм эшкә өйрәнү ягыннан, тормышның уникаль бер бүләге.

Фото: Җөри авылында Питрауда, 2023 ел.

Фото: «Җаңа Закон» кенәгәсе тәрҗемә ителгәнгә 10 ел уңаеннан фәнни конференция, 2015 ел.

Яшьләрнең ныклы терәге, остазы

Игорь ШРЫКОВ, Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе:

— Хөрмәтле Иван Михайлович! Барлык керәшен яшьләре, «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге командасы исеменнән һәм шәхсән үзем, Сезне юбилегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Безнең бүлек өчен, Сезнең исем тарихтагы бер мизгел генә түгел, ул — безнең өчен тере нигез, ныклы таяныч. Сезнең киләчәк буынга булган ышанычыгыз һәм ярдәмегез 16 ел элек яшьләр бүлегенә башлангыч бирде. Сез аны булдыру турындагы документка кул гына куймадыгыз, Сез — аның төп яклаучысы, акыллы киңәшчесе һәм меценаты.

Сез яшьләрне ярдәмчеләр генә түгел, халкыбыз варислары һәм аны алга алып баручы зур көч итеп күрдегез. Сезнең ярдәмегез белән, дистәләрчә яшьләр үзләрен күрсәтү, тамырларын өйрәнү, керәшен мәдәниятен саклау һәм үстерүгә үз өлешләрен кертү мөмкинлегенә ия булды.

Иван Михайлович, Сез безнең өчен — халык, традиция һәм киләчәк белән аерылгысыз бәйләнештә булган лидерлык үрнәге. Һәрьяклы ярдәмегез, һәр киңәшегез, сайлаган юлдан читкә тайпылмаслык ныклы өмет биргәнегез, безгә ышанганыгыз өчен, Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Сезгә гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Халкыбызга хөрмәт, чиксез ярату белән башлаган эшегез яхшы җимешләр бирсен. Ә без, яшь буын, Сезнең олы ышанычыгызны аклап, лаеклы дәвамчылар булырга тырышырбыз.

Фото: V керәшен яшьләре форумы, 2025 ел.

Этник сәнгать, тарих өчен җан ата

Геннадий МАКАРОВ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы:

— Хөрмәтле Иван Михайлович, сезне чын күңелдән матур юбилеегез белән котлыйм!

Сезнең белән танышуым — үзе бер зур истәлек. Безнең аралашу ул Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый җәмгыяте оешып эшли башлаган беренче көннәрдән үк башланды. Ул заман керәшеннәрнең этник сәнгатен, тарихын, этнографиясен фәнни яктан өйрәнү, саклау, үсеп килүче буынга мирасыбызны тапшыру механизмнарын төзү һәм дистәләгән еллар буенча җыелып килгән проблемаларны уңай якка хәл итәргә тырышу чоры иде. Татарстан фәннәр академиясенә караган Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында керәшеннәр һәм нагайбәкләр тарихын, мәдәниятен фәнни өйрәнү үзәге ачылу да шул ук елларда булды. Әлеге үзәкне барлык эш җиһазлары белән тәэмин итүдә Иван Михайлович булышты.

Керәшеннәрнең этник сәнгатенә багышланган китаплардан, эш дәверендә мин әзерләгән «Керәшен мәдәнияте. Православ бәйрәмнәр, славутлар, дини җырулар» (2014); «Яңгыра, керәшен җыруы» (2021); «Образцы народного творчества кряшен. По материалам внгерского ученого Габора Балинта» (2024) исемле җыентыкларны бастырып чыгаруда, иганәче буларак, Иван Михайлович ярдәм итте. Бу китаплар керәшеннәрнең мәдәни мирасын халыкка җиткерү буенча бик мөһим чыганак булып торалар.

Иван Михайловичның Татарстан республикасында һәм Россия күләмендә танылган шәхес булуы — зур шатлык һәм дәрәҗә. Халкыбыз проблемаларын уңай хәл итүгә зур көч куючы абруйлы лидерыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телим.

Фото: Иван Егоровның 60 яшьлек юбилеенда, 2021 ел.

Ходай Сезне ару эшләр өчен сакласын

Павел ЧУРАШОВ, Алексеевск округы благочинные, Чистай шәһәрендәге керәшен приходының Воскресения Христова храмы настоятеле, протоиерей:

— Иван Михайлович, Сез — керәшен культурасын, традицияләрен үстерүдәге барлык башлангычларны да хуплыйсыз. Без священникларга аеруча әһәмиятлесе —  туган телебездә келәү алып бару өчен кирәкле кенәгәләрне бастырып чыгаруга аерым игътибар бирәсез, ярдәм итәсез. Динебезгә һәм, гомумән, барлык карендәшләргә дә олы ярдәм булу белән беррәттән, һәр керәшенгә дә аңлаешлы телдәге ул китаплар гасырлардан-гасырларга күчеп сакланачак.

2024 елны Евангелиене халкыбызның элгәреге сөйләм үзенчәлекләрен үз эченә алган туган телебездә бастырып чыгара алдык. Келәүләүләрне керәшенчә алып баруда әһәмияте зур булган ул Евангелие, Иван Михайлович, Сезнең ярдәмегез белән дөнья күрде. Балалар өчен иманнарны үз эченә алган кечкенә күләмле, матур бизәлешле кенәгәләр дә бастырылды. Бу — зур эш, бәлки аңа күпләр игътибар да итмидер. Әмма әле бик күп еллар үткәч тә карендәшләр Сезнең олы хезмәтне рәхмәт белән искә алырлар. Бу китапларны ачкан саен, Сезнең өчен иман әйтерләр.

Заманында, Ватан каршындагы изге бурычны үтәп, совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында, Сезнең белән миңа да Әфганстанда кырыс тормыш мәктәбе узарга туры килде. Тормышта югалып калмаслык зур чыныгу алдык. Зур эшләргә көч-кодрәтегез җитәрлек, Ходай аны тагын да арттырсын, Сезне ару эшләр өчен сакласын. Ходай ярдәме белән, Сез әле киләчәктә дә керәшеннәр, Татарстан һәм Бөек Россия иминлеге өчен озак еллар хезмәт итәрсез.

Фото: «Җаңа Закон» кенәгәсе тәрҗемә ителгәнгә 10 ел уңаеннан фәнни конференция, 2015 ел.

Бар җирдә дә сүзе үтә

Георгий ИБУШЕВ, Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты:

– Иван Михайлович, Сез – ыруыбызның асыл заты. Сез керәшен оешмасына, әле эш башланып кына килгән елларда, Ходай үзе җибәргәндәй, бик тә кирәк чакта килеп кердегез. Сез килгәч, оешмабызның эше чын мәгънәсендә җанланды. Әгәр дә тиешле җирдә Сезнең сүзегез үтемле булмаса, бер нәрсә дә булмас иде.

Екатеринбруг, Саратов, Магнитогорскидан да көрәшчеләр килеп бил алышкан, дистәләрчә мең халыкны җыйган Җөри Питравын, андагы ансамбльләрне күргәч, үзеңне чын керәшен дөньясында итеп хис итәсең.

Ансамбльләргә киемнәр тектерү, китаплар чыгару, Тихвин чиркәвенә булышу, «Айбагыр»да яшь буынга тәрбия бирү – бар тармакта да Сезнең ярдәмегезгә таяна халкыбыз.

Иван Михайлович, бар җирдә дә сүзегез үтә. Миңа иткән яхшылыкларыгызны да әйтеп бетерерлек түгел. Кайсы гына чит илдән – АКШ, Кытай, Согуд Гарәбстанынанмы кунаклар килгәндә, «безнекеләрне дә күрсеннәр» дип, дистәләрчә еллар буе мине очрашуларга чакырып килдегез. Иҗатымны югары бәяләвегез нәтиҗәсендә, дәүләт җитәкчеләре, зур-зур шәхесләр белән таныштым, алар каршында чыгышлар ясадым. Олы шәхес буларак, культурага күп ярдәм итәсез, Ходай Сезне мәдәни мирасны бар тирәнлеге белән аңлаудан, күңел хисеннән аермасын.

Иван Михайлович, беркайчан да көчегез кимемәсен. Әйтәсе килгән иң зур теләгем: сәламәтлек, сәламәтлек һәм тагын бер тапкыр сәламәтлек!

Гадел һәм актив классташыбыз

Валентина ФАДЕЕВА, Мамадыш шәһәре:

— Классташыбыз Иван! Олы юбилеең белән!

Мин үзем «Мамадыш-информ»да баш хисапчы булып 20 елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыктым. Олыгая барган саен, балачак, мәктәп еллары, классташлар еш искә төшә. Иван белән башлангычта — бер класста, ә аннан унны тәмамлаганчы параллель классларда укыдык. Ул — бик эшчән, гадел гаиләдәге алты баланың берсе. Әти-әниләре тырыш кешеләр (кызганыч, әнисе инде исән түгел). Мәктәптә актив укучылардан булды, спорт белән шөгыльләнде. Бик тәртипле, гадел егет буларак аерылып торды. Мәктәпне бетергәч, төрлебез төрле якка таралышсак та, баштагы елларда Яңа елларны да бергә каршыладык. Әти-әнисе туганнарына Яңа ел каршыларга киткән берәр классташның өенә җыелып, бик матур итеп утыра идек, кызыклы да, күңелле дә була иде.

Аннан соң, «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе булгач та, Иван үзебезнең авылда классташлар очрашуын оештырды (без бит 8 класска кадәр — Шүләңгер, ә югары классларда Шәдче мәктәбендә белем алдык). Очрашуыбыз Җөридә төзелгән яңа мәктәптә булды. Район җитәкчеләрен дә чакырып, үз исәбенә классташларга зур бәйрәм бүләк итте. Иванның активлыгын, юмарт һәм киң күңелле икәнен бар классташлар да белә. Әле Җөридәге Питрау бәйрәменнән соң да «классташлар белән очрашасы килә» дип, безне җыя иде ул. Әтисен, төп нигезен, туганнарын гына түгел, без классташларын да онытмый. Авылга әтисе янына да гел кайтып йөри. Ярдәмчел, гадел һәм, гомумән, бик яхшы кеше ул классташыбыз Иван.

Фото: Иван Егоров – уртада. 

Фото: Иван Егоров – икенче рәттә сулдан икенче.

Иван Михайлович Егоровка олы хөрмәт белән, «Туганайлар» газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев