Туганайлар

Минималь хезмәт хакын кайчан арттыралар?

2020 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиядә минималь хезмәт хакы 12 130 сум булырга мөмкин. Шул хактагы закон проекты норматив-хокукый актларның федераль порталында чыкты

Хәзерге вакытта Россия минималь хезмәт хакы (МРОТ) 11 280 сум тәшкил итә.
Былтыр яз көнендә минималь хезмәт хакын яшәү минимумына тигезләгәннәр иде. Яшәү минимумын Хезмәт министрлыгы билгели. Бу турыда "Российская газета" мәгълъматларына таянып,  "Интертат"  хәбәр итте.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, 12 130 сум 2019 елның икенче кварталында Россиядә хезмәткә яраклы кешеләрнең яшәү минимумының 100 процентына тигез.
Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан кулланучы кәрҗине күләме дә артачак, шуңа күрә минималь хезмәт хакы да арта.

Фото: https://pixabay.com

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: