17 апрель көнне нинди һава торышы көтелә?
Төнлә урыны белән бераз кар явачак.
17 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә 15-18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һәм көндез һава температурасы +1..+6˚. Төнлә юлларда бозлавык булырга мөмкин.
17 апрель.
Үсүче ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Рассаданы сугару өчен уңышсыз чор. Ташкабак, кабак, патиссон һәм кыярларны рассада өчен утыртырга була.
Чәчәк түтәле
Бүлмә гөлләрен һәм рассаданы сугару өчен уңышсыз чор. Роза һәм зелпе куакларын утырту һәм күчереп утырту өчен уңышлы вакыт. Күпьеллык суганчалы чәчәкләр утыртырга була. Бу көннәрдә утырткан декоратив агач һәм куаклар яхшы тамырланачак.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны ялгарга була. Бу көннәрдә утыртылган җимеш агачлары һәм куаклары яхшы тамырланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев