Туганайлар

Бу өйдә җыр яши

Ун ел буена "Туганайлар" газетасы үзенең укучылары өчен нинди генә теманы яктыртмады да, нинди генә өлкәләргә кагылмады икән?! Тарих, дисәң, төрле чыганакларга таянып, тарих битләрен актарабыз, төрле төбәкләрдә яшәүче керәшеннәрнең җыр-такмакларын бирәбез, җаннарга да җал булсын әле, дип, язучыларның, шагыйрьләрнең матур-матур хикәяләрен, шигырьләрен басабыз. Ә инде тормыш геройлары, гади кешеләр...

Җыр - халык авыз иҗатының борынгы төре. Гомумән, авыз иҗатының һәр төрен дә җыр дип атарга мөмкиндер. Чөнки анда сине тирән сагышлардан арындыра торган шифалы моң бар. Ул кешене бишегеннән алып соңгы көненә кадәр юатып, дәртләндереп, киләчәккә өметләндереп, рухландырып озата бара. Матурлык, батырлык тәрбиясе бирә.
Әле кайчан гына бер авыл киче дә гармунсыз һәм җырсыз, шаян сүзләрсез үтми иде. Яшьләр кичен су буйларында йөреп, клубка киләләр, аннан соң, җырлы-биюле уеннарын дәвам итәр өчен, урамнарга таралалар иде.
Кызганычка каршы, соңгы елларда бу йолалар шактый кимеде, авыл тынып калды.
Яшь буынның матур әдәбиятка мәхәббәте халык авыз иҗаты белән танышудан башлана. Баланы җыр һәм әкиятләр белән дуслаштыру исә, беренче чиратта, һичшиксез, гаиләдән тора. Ул аларны башта әби-бабайдан яисә әти-әнидән, аннары инде күрше-күләннән ишетә. Шуннан аның офыклары киңәя башлый.
Кәвәл авылында Иван бабай Шипшов гаиләсе җыр белән яши. Бу гаиләдә өч бала, әти-әни, әби-бабай бар. Иван бабайга инде 81 яшь. Нык хәтерле, шигъри күңелле бабай оныклары өчен һаман сер сандыгы булып кала.
Күп кенә гаиләләрдә балалар, дәресләрен онытып, йә урамга чыгып чабалар, йә телевизорга ябышып ятарга күнегәләр. Шуңа күрә аларның рухи дөньясы чикләнә. Шипшовларда да бар ул телевизор, радио һәм япон магнитофоны. Әмма алардан файдалануның төгәл нормалары саклана.
Бишенче класс укучылары Олег белән Ваня мәктәптән соң, кечкенә сеңелләре Оляны ияртеп, урамга уйнарга чыгалар.
Дәрес әзерләргә утыргач, укытучы булып эшләүче әтиләре Петр Иванович аларга ярдәмгә килә. Бераздан китапханәче әниләре кайтып керә. Аның кулында балалар өчен матур китаплар.
Радио һәм телевизор да читтә калмый, япон магнитофоны да телгә килә. Малайлар шигырь сөйли. Оля җырлап ала.
Ниһаять, Иван бабай үз "сеанслары"н башлый. Кичке ял мәҗлесенә Феодосия әби дә кушыла.
- Бабай, - дип сүз башлый Олег, - теге Саурыш авылы шагыйренең китабыннан берәр нәрсә сөйлә әле!
- Ә-ә, "Сандугач"танмы? Давид Саврушевский китабы ул, - ди Иван бабай. - Поп малае булган. Үзе керәшен. Репрессиягә эләккән бугай. Ул китапта төрле әсәрләр күп иде. Авторның үз шигырьләре дә, керәшеннәр чыгарган бәетләр, русчадан тәрҗемәләр дә бар иде.
- Сөйлә инде берсен!
- Менә "Тәмәке бәете" - ди дә салмак кына көйләргә керешә Иван бабай:
...Көйрәтмә дим, көйрәтмә,
Бар чыгып тарт, бар, бар!
Әйтми тарту җитми әле,
Файдамыни, тапканнар.
Көйрәтмә дим, олы тиле,
Көйрәтмә дим, көйрәтмә.
Хет, ичмасам, үзең тартсаң,
Бүтәннәрне өйрәтмә!
Көйрәтмә дим, көйрәтмә -
Аның саен тартмакчы.
Бик әйткәнне белмәсәң,
Әнә кисәү агачы!
- Бәетләр турында сүз чыккач, тагын бер бәетне исегезгә төшерим, - ди бабай, - монысы бер китапта да юк бугай. Ул "Уничка бәете" дип атала. Бик күптән булган хәлгә карата язылган. Бездән ерактарак Ташкирмән (Лаеш районы) дигән авылда Апаким байның кызы була. Ул - Уничка исемле (Онисия). Бик чибәр булган кыз, матур һәм пөхтә киенеп йөргән. Бер көнне печән чабучыларга әбәт илтергә киткән. Юл урман аша үтә икән. Шунда аны ялчылары Әхмәди сагалап тора һәм кыйммәтле әйберләре өчен кызны суеп үтерә.
- Сөйлә, бабай, сөйлә!
- Уничка, кая барасың?
- Әбәт илтә барамын.
- Әбәт илтә бармыйсың ла,
Башың җуя барасың!
Уничканың сул ягында
Әхмәди пычак кайрый.
Уничканың уң ягында
Төрле кош-кортлар сайрый.
Апакимның атлары
Улак башын кимерә.
Уничканың газиз башы
"Суймагыз?!" - дип тилмерә.
Уничканың чәч толымын
Талдан талга элгәннәр.
Уничканың газиз башын
Яфрак белән күмгәннәр.
Уничканың чәч очында
Җиде бөтен тәңкәсе.
Аунап җылый, тәгәрәп җылый
Уничканың әнкәсе...
- Авыл халкы үзенең сөекле кызына бәет чыгарып, исемен мәңгеләштерергә тели, - дип, сүзен тәмамларга тырыша бабай. Ләкин тыңлаучылар аңа яңа сораулар яудыра.
Ул яңадан Давид Саврушевский иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның Пушкиннан тәрҗемә иткән "Алтын Балык" әкиятен сөйләп китә. Ул да "Сандугач" китабында икән. Бу ирекле тәрҗемә, бәлки, әкиятнең беренче татарча үрнәгедер Чөнки китап инде 1922 еллар тирәсендә басылган булган.
Кайчан исә бер заманда,
Олы диңгез буенда
Торган, имеш, бер карт бабай
Иске балчык өендә.
Хатыны да булган, имеш,
Усал гына бер карчык.
Картны көн дә тиргәгән, ди,
Бик кычкырып, бик ярсып.
Бабай көн дә балык тоткан,
Әби орчык эрләгән.
Бабай балык әз китерсә,
Әби аны әрләгән.
Менә бер дә бер көннәрдә
Бабай китте диңгезгә.
Әби калды мыж-мыж килеп,
Әллә нинди юк сүзгә.
Бу көнне җил бик шәп булган,
Диңгез каты шаулаган.
Бабай юкка көчен җуйган,
Балык бер дә капмаган.
Сала, сала авын бабай,
Балык керми тамчы да.
Мескен чистый хәлдән тая,
Кул-аягы талчыга.
Иван бабай тәрҗемә әкиятне тулысынча яттан сөйләп чыга. Ул тыңлап утыручыларда зур кызыксыну уята. Бу әкиятне соңыннан шактый шома һәм камил тәрҗемә иткәннәр. Мәсәлән, Әхмәт Исхак тәрҗемәсе.
Серне китапханәче Вера Петровна ача. Ул татар теленең һәм әдәбиятының үсеш баскычларына тукталып үтә. Керәшеннәр телендәге үзенчәлекләргә дә мисаллар китерә. Үз заманы өчен Д.Саврушевский иҗатының да әһәмиятле булуын аңлата.
- Давид Саврушевскийның "Сандугач" китабы, - дип әңгәмәгә янә кушыла Иван бабай, - көрән сары төстә иде. Тышкы гына түгел, ә эчке битләре дә. Керәшеннәр өчен чыга торган "Кызыл әләм" газетасының төсе дә шундый иде.
Әйе. Иван бабай Шипшовның хәтер сандыгында ана телебезнең ачылмаган битләре җитәрлек әле. Ул аларны үзеннән соң килгән буыннар өчен һич тә иренмичә, яратып, тыңлаучылар өчен сөенеп актара. Ә халык байлыгын халыкның үзенә кайтарып бирү - каләм тота белгән һәр кешенең изге бурычы ул.
Һәр гаилә, Шипшовларча, рухи дөнья, җыр сөеп яшәсә, безнең әдәбиятыбыз диңгезенә никадәр куәтле яңа чишмәләр кушылыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим