Туганайлар

УН ЕЛ БЕРГӘ

Газета чыга башлауга ун ел вакыт үтеп киткән. Укучыларыбыз игътибарына аның беренче санын эшләүдә катнашкан, газетаны оештыруга өлеш керткән кешеләрнең истәлекләрен бирәбез.

Туган телне белмәгәннәр дә язылсын

Петр Емельянов, ветеран-журналист:

- 2002 елның 28 сентябрендә Чаллының "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларының төрле төбәкләрендәге керәшен җәмгыятьләре регионара конференциясе булды. Конференциядә чыгыш ясаган Татарстан халык артисты Галина Казанцева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Татьяна Дунаева һәм башка делегатлар үзләренең чыгышларында керәшен хәрәкәтенең җитди проблемалары турында сөйләделәр. Әлеге проблемаларның берсе - керәшеннәр өчен дәүләт гәҗите кирәклеге мәсьәләсе иде. Моңа кадәр дәүләт ярдәменнән башка чыгып килгән "Керәшен сүзе" гәҗите чыгудан туктаган заман бу. Конференция эшендә Чаллы шәһәре администрациясе җитәкчесе Рәшит Хәмәдиев тә катнашты. Ул чыгышында: "Мин гомер буе керәшеннәр белән бергә, аларны үз итеп, яратып яшәдем. Мине керәшеннәр кеше итте, дип әйтә алам", - дигән сүзләрен әйтте һәм гәҗит проблемасын хәл итүне үз өстенә алды. Шул көнне кич белән Чаллы администрациясе аппаратында эшләүче Рәис Нәҗипов өйгә шалтыратып: "Керәшен гәҗите чыга башлый, эшкә киләсеңме?" - дип сорады. Нигә килмәскә, ди, бик рәхәтләнеп киләм, дидем. Озак еллар буена "КамАЗ", шәһәр төзелешенә кагылган информацияләр белән эшләгәнлектән, гәҗит өчен материаллар туплау әллә ни кыен булмады. Тиз арада керәшен авылларындагы авыл Советлары белән ныклы элемтә урнаштырдык. Зәй, Чаллы, Мамадыш, Менделеев якларына еш бара идек. Зәйдән Иван Глухов, Николай Шамионов, Александр Исаков, Мамадыштан Николай Михайлов, Менделеевскидан Иван Алексеев, Чаллыдан Хәмит Мөхәммәтшин, Питрәчтән Николай Александров, Павел Апушев, Түбән Камадан Фирая Моратовалар актив хәбәрчеләр булдылар. Беренче саннарны чыгарганда, "Мәйдан" журналы, "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газетасы коллективлары булышты. Аннан соң газетаның үз коллективы, материаль базасы булдырылды. Менә күрерсез, халык санын алу чоры үткәч, гәҗит чыгудан туктар, дигән сүзләр тормышка ашмады. "Туганайлар" ун ел буена чыгып килә. Людмила Белоусова редактор булып билгеләнгәч, мине яңадан эшкә алды. Менә берничә ел инде подписчиклар белән эшлим. Оешма җитәкчеләренең ишеген шикләнмичә кагам. Монда А.Высоцкий, А.Аппаков, А.Евдокимов, А.Петров, И.Асанов, И.Батаев, К.Малов һәм башкаларның исемнәрен атап китәсем килә. "Туганайлар"ны яшәтүгә үзләреннән шактый өлеш керткән өчен, рәхмәт аларга.

Керәшен гәҗитен алдырмаучыларның колагына ишеттерәсе сүзем бар. Илебез Советлар Союзы дигән исемне йөрткән заманда, Балтыйк буенда санаторийда ял итәргә туры килде миңа. Эстон журналисты белән бер бүлмәдә яшәдек. "Без - сан буенча күп түгел, миллион тирәсе генә. Безнең халык эстон телендә басылган вакытлы матбугатның барысына да языла. Ана телен белмәгәннәр дә газета-журнал алдыра. Алай итмәсәк, без бит эреп юкка чыгачакбыз", - дигән иде бүлмәдәшем. Шундый четерекле бит ул халыкны саклау политикасы. Керәшеннәр дигән халык юкка чык-масын өчен, телне белмәгәннәргә дә, инде керәшен йолаларыннан читләшкәннәргә дә гәҗиткә язылырга кирәк. Менә шулай, җәмәгать.

Укучысы бар икән, гәҗит яши

Факил Сафин, язучы, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш редакторы:

- Ул чакта мин "Мәйдан" журналының баш редакторы идем. Отпускымны бүлеп, эш-кә чакырып алдылар. Керәшеннәр өчен яңа газета чыга башлый, карендәшләргә ярдәм итәргә кирәк, диделәр. Безнең редакция базасында, газетаның макеты ясалып, версткаланырга тиеш икән. Мин моңарчы чыгып килгән "Керәшен сүзе"н яратып укый идем. Аның беренче редакторы Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) белән кара-каршы утырып эшләдек. Аны нәрсә борчыганын белеп, гә-җитне чыгаруда килеп туган авырлыкларны бетерү өчен нихәтле көч түккәнен күреп тордым. Керәшеннәрнең рухи сорауларына да, көндәлек сорауларына да җавап бирү өчен, үзеңә башта керәшен булып карарга кирәктер. Читтән күзәткәндә, барысы да әйбәт бит инде, нәрсә җитми икән боларга, дип әйтергә дә мөмкиннәр. "Керәшен сүзе" чыгудан туктап, яңа гәҗит чыгару мәсьәләсе күтәрелгәч тә, күпләр шулай уйлады. Ун ел буена чыгып килә икән, димәк, газетаның тугрылыклы үз укучысы бар. Алар исәбенә газета яши. Коммерция юнәлешендә эшләмәгән газеталарга бүгенге көндә яшәү авыр. Үз һөнәрләрен үлеп яратучылар булмаса, ул хезмәт хакына бер журналист та эшләмәс иде. Керәшеннәр яшәгән төбәкләргә йөриләр, халык белән очрашып, карендәшләренең моң-зарларын тыңлыйлар, мирасларын туплыйлар, барысын җыйнап, эчтәлекле язмалар бастыралар. Алга таба да эшләре уңышлы барсын дигән теләктә калам.

Үзебезнекеләр өчен сөендем

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:

30нчы еллардан соң керәшен матбугаты бөтенләй туктап тора, дөресрәге, аны туктаталар. 90нчы елларда "Керәшен сүзе" чыга башлагач, сөенечебезнең чиге булмаган иде, тик аны да яптыралар. Инде нишләргә дигән бер мәлдә, "Туганайлар" газетасы туды. Баштарак без аңа шикләнебрәк карасак, тора-бара, газета керәшеннәрнең ышанычын яулады. Үз авылыбыз кешеләре мисалында да әйтә алам: "Туганайлар"ның килгәнен көтеп торалар, яратып укыйлар. Владимир авылы кешеләре турында язылса, газетаны кулдан-кулга йөртәләр. Минем өчен бу бик рәхәт нәрсә. Газетада бөтен керәшен дөньясы яктыртылып барыла. Гади хезмәт кешеләре тормышына да, бөек шәхесләребезгә дә, бәйрәм-йолаларыбызны күрсәтүгә дә урын бирелә. Әле күптән түгел генә Владимир авылы егете Афанасий Данилов турында укыдык. Тыйнак кына холык-лы авылдашыбыз атказанган урманчы исемен алуга да ирешкән, Мәскәүдә узган урманчылар съездында делегат булган икән. Аның энесе Әфган сугышы герое Иван Данилов турында да "Туганайлар" язып чыккан иде. Авылдашым Елизавета Малованың җанга үтеп керә торган шигырьләре белән дә "Туганайлар" битеннән таныштык. Күп балалы Маловлар семьясы белән күршеләр булып, бергә уйнап үстек. Бер-береңә карата ярдәмчеллеккә, хезмәтне сөяргә алардан өйрәндек, дисәм дә артык булмас. Тугыз баланың һәммәсе дә тормышта үз урыннарын табып, менә дигән итеп яшиләр. Ә инде Лизаның иҗатына тукталсак, ул саф сулы чишмәне хәтерләтә. Аның шигырьләрен укыгач, су буйларында бәбкә үләннәрен таптап яланаяклап йөргәндәй, җаныма ял алгандай булам. Мондый керәшен туганым белән чын күңелдән горурланам. Без үскәндә дин дигән әйбер бөтенләй юк иде, шуңа күрә бу өлкәдә шыр надан калдык. Хәзерге яшьләргә динне өйрәнергә мөмкинлекләр бар. Газетада да материаллар күп бирелә. Үзләре өйрәнеп, безне дә өйрәтсеннәр иде. Югарыда санап кителгән уңай күренешләр белән бергә кайбер теләкләремне дә әйтеп китәсем килә. Газетада кешенең күңелен кузгата торган "острыйрак" язмаларны да күрәсе килә. Язмышыбызга, тарихыбызга, яшәешебезгә карата дөрес булмаган сүзләр ишетелгәндә, газета үз сүзен әйтсен иде. Талашып ятарга кирәк, димим. Журналистлардан җыйнак, кешенең ачуын китермичә матур гына җавап бирерлек итеп язылган мәкаләләр көтәбез. Газетаның сугыштырып ятуын, "пычратып" яза торган булуын теләмим, ул беркайчан да андый түбәнлеккә төшмәде.

Газетаны алгач, башта үзем укып чыгам да, подъездыбызда яшәгән керәшеннәрнең почта ящикларына салам. Алар укыганнан соң, киредән минем почтага салалар. Шулай күмәкләшеп укыйбыз да, бер күрешкәч, фикерләребез белән бүлешәбез. Керәшен фестивальләре турында да газетадан белеп барабыз. Редакция хезмәткәрләре керәшеннәр тормышына кагылышлы киң яклы информация җыеп, аны вакытында биреп барулары белән бик кирәкле эш башкаралар. Алар аркасында бөтен халык бер-берсенә туган булып, туганыйга әйләнде. Гел шулай бергә яшик. Бәйрәмегез белән, кадерле "Туганайлар"!

"Туганайлар" болытлы көндә туды

Татьяна Дунаева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры:

- Моннан ун ел элек, 27 сентябрь көнне, Чаллыга керәшен конференциясенә киттек. Бөтен дөньяны болыт каплап алган, бертуктаусыз яңгыр коя. Бармый калырга да йөз сәбәп табып булыр иде ансы, тик читтә калырга ярамый торган вакыт, керәшеннең язмышы хәл ителгән көннәр иде бу. Вакытлы матбугат битләрендә керәшенне пычрату, гаепләү бара. Дөрес, газетаның беренче саны без теләгән эчтәлектә чыкмады. Тик аннан соңгылары керәшенгә хезмәт итте, дип әйтә алам. "Туганайлар" - керәшеннәрне оештыручы, үзара хәбәрдар итүче бердәнбер матбугат органы ул. Газета битләреннән керәшеннәрнең хәзерге тормышы, тарих, дин, мәдәният, сәнгать мәсьәләләре белән танышып барабыз. Шунысы куанычлы: биредә төрле өлкәдә эшләгән һәм эшләүче атаклы һәм күренекле керәшен эшлеклеләре турында тулы мәгълүмат җыела. Керәшеннәргә хас тыныч холык белән, ямьсез бәхәсләргә кушылмыйча эшләрен тирәнтен кызыксыну белән башкаручы белгечләрдән торган яхшы коллектив тупланган. Алга таба да газетаның уңышлары күп булсын, укучыларының саны артсын. Редакциядә эшләүче һәрбер хезмәткәргә шәхси бәхет, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы телим.

Информацион маягыбыз

Николай Дунаев, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты:

- "Туганайлар" газетасын керәшен халкының информацион маягы дип атыйм. Чөнки бүгенге көндә аннан башка зур, киң колачлы информацион үзәгебез юк. "Туганайлар"га кадәр "Керәшен сүзе" чыгып килде. Ул буталчык, авыр елларда чыга башлады. Аны яшәтүгә зур өлеш керткән Ямаш Игәнәйне, газетаның учредительләре Николай Антонов белән Николай Колчеринны зур хөрмәт белән искә алам. Ул гәҗит чыгудан тукталгач, керәшеннәр арасында рухи яктан ямансулык туган иде. Инде менә аның традицияләрен дәвам итеп, "Туганайлар" гәҗитен чыгарып киләләр. Мин үзем бу гәҗитнең презентациясендә дә катнаштым. Ке-рәшеннәр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде анда. Үзебезнең карендәшләр арасында, хөкүмәт гәҗите булгач, безнеке түгел инде, андый гәҗит кирәк микән безгә, диючеләр дә булды. Аллага шөкер, гәҗит үзенең кирәклеген әллә кайчан раслады инде. Баштарак шикләнгән кешеләр, газета белән танышкач, ул уйларын үзгәрткәннәрдер. Газетада керәшен тормышы грамоталы итеп яктыртыла, эчтәлек "имеш-мимеш" нәрсәләр белән тутырылмый. Монда керәшен мәсьәләләре генә түгел, Республика тормышына кагылган күпкырлы дөнья чагыла. "Белемнек" бите аша, безнең кебек, диннән читтә торган кешеләрнең дә аңнарына файдалы үгет иңдерелә, белем бирелә. "Туганайлар" гәҗитенең иң уңышлы эшләреннән берсе - ул яшьләрнең аралашу географиясен киңәйтте. Нагайбак, Грахов, Бакалы керәшеннәрен элек белми идек. Ә хәзер бик тыгыз аралашабыз. Газетада керәшен тормышындагы һәр вакыйга чагылыш таба. Керәшен геройларын барлау буенча да редакция уңышлы эшли. Керәшен гәҗитенең булуы - халыкның булуын белгертүче факт та бит әле. Керәшеннәр бар икән, аларның проблемалары, ихтыяҗлары да бар, дигән сүз.

Газета кызыклы чыга, чөнки редакциядә талантлы кешеләр эшли. Башка гәҗитләр янында ким-хур булырлык түгел. Керәшеннәрнең бар икәнлекләрен, күп җирдә яшәгәнлекләрен, киң күңелле икәнлекләрен дөньяга ишеттергән өчен рәхмәт сезгә. Бер концертта Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев сәхнәдәге чыгышын "Без бар әле" дигән сүзләр белән башлаган иде. Соңыннан аның бу сүзләре "керәшеннәр юк" диючеләргә адресланган булуы аңлашылды. Георгийның сүзләрен кабатлап, минем дә "Без бар әле" дип кычкырасым килә.

Язмалары җырлап тора

Гәрәй Рәхим (Григорий Родионов), Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе:

"Туганайлар"ның нәкъ менә Чаллыда чыга башлавы Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш кебек төбәкләрдә керәшеннәрнең күп булып, компактлы утыруына бәйле дип саныйм. Бер-берләренең хәлен белергә, керәшен тормышының сулышын ишетергә, информация белән бүлешергә бер чара кирәк иде. Ул чактагы Чаллы хакиме керәшеннәргә карата яхшы теләктә булып, яңа газетаны оештыруга зур тырышлык куйды. Башта "Туганайлар" яхшы кәгазьдә, төсле битләр белән, заманча бизәлештә чыкты. Менә инде 10 ел буена ул үзенең вазифасын бөтен тулылыгы белән үтәп килә. Башкача була да алмый, чөнки керәшеннәр башлаган эшләрен ярты юлда калдыра торган халык түгел, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкаралар. Безнең осталар чиккән бистәрләр-не, безнең бабайлар үргән бишекләрне, алар җиткергән йортларны карагыз. Сәнгать әсәрләре бит! Шул ук газетаны алыйк: язмалары җырлап тора. Газетаның бүгенге хәле матур, ә киләчәге тагын да матуррак булыр, дип ышанам. Барлык хезмәткәрләргә дә эшләрендә уңышлар телим.

Без кешедән ким мени

Владислав Домолазов, Түбән Кама шәһәре керәшен җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе:

"Туганайлар" гәҗите безнең өйдә беренче урында тора. Аның һәр санын көтеп алабыз. Почта ящигыннан алуга ук, битләрен актара, фотоларын карый башлыйм. Дүртенче этажга менеп җиткәнче, бер кат танышып чыгам. Аннары инде иркенләп укырга керешәм. Язмаларның төрттеребрәк, тешләп ала торганрак итеп язылганнары булса, күңелгә аеруча рәхәт була. Артык төче мәкаләләрне өстән-өстән генә карап үтәм. Газета чыгаручыларга үтенечем шул: бүгенге авылларның хәле, анда яшәүчеләрнең тормышлары турында чын дөресен язсагыз иде. Соңгы елларда талант-лы керәшен яшьләрен табуда, дөньяга танытуда "Туганайлар"ның роле зур булды. Башкаларның уңышлары турында язылган зарисовкаларны укыйсың да, без болардан киммени, дип үз өстеңдә эшли башлыйсың. Эшли торгач, осталык та, кыюлык та килә. Быелгы "Туым җондызы" конкурсында җиңүебез - "без кешедән ким мени"нең нәтиҗәсе. Күңелдә китеклек ясый торган бер проблемабыз бар - ул да булса газетаның вакытында килеп җитмәве. Болай да аена ике тапкыр гына чыга торган "Туганайлар"ны басыл-ганнан соң да төгәл бер атнага соңартып китерәләр. Чаллы - Түбән Кама арасы ярты сәгатьлек ара югыйсә, нигә газетаны әллә кайлардан әйләндерә торганнардыр...

"Туганайлар" юбилее барыбызның да уртак бәйрәме дип саныйм. Керәшеннәрнең ишәюен, "самосознаниеләре" үсүен телим. Әле дә ярый гәҗитебез бар, дип сөенәм, алга таба аның тиражы артсын дигән теләктә калам.

Минзәлә районы Юшады авылыннан актив хәбәрчебез Татьяна Миронова "Туганайлар"ның юбилеена багышлап шигырь юллаган.

Юбилярга

Ун яшьлек юбилееңа

Ни бүләк итим икән?

Берәр олы мәкаләме,

Шигъри тәлгәшләр микән?

Икесен дә языйм мәллә?

Сиңа ул да күп булмас,

"Туганайлар" - берәү генә,

Бу дөньяда хур булмас.

Бала чагың гына үтте,

Үсмер чакка керәсең.

Барысы да кабул булсын -

Үзеңә ни теләсәң.

Озын гомер телим сиңа,

Куандыр керәшенне.

Онытма, данлап халкыңны

Тарихка керәсеңне.

Юкка гына түгелдерсең,

Син октябрь баласы.

Туган йортың да шәп синең -

Гүзәл Чаллы каласы.

Синең аша белешәбез

Хәлләрен туганнарның.

Уңышы шәп була, диләр,

Көз көне туганнарның.

Пока болай безгә ошый,

Әйбәт чыгып киләсең.

Керәшенгә син үзеңнең

Кирәгеңне беләсең.

Рәхмәт, кызлар, булдырасыз,

Ирләрдән уздырасыз.

Керәшен ирләре йоклый -

Әллә соң туздырамсыз?!

Гәҗитемнән аерылмам

Гомерем буена да.

"Туганайлар" бик тә тансык -

Карт һәм яшь буынга да.

Балалар бите дә чыксын,

Өлкәннәр дә калмасын.

Син керәшен түгел әле -

"Туганайлар" алмасаң.

Ун ел белән тукталмасын,

Дәвам итсен чыгуың.

Телимен алга таба да

Дәрәҗәңнең ныгуын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 17 апрель 2018 - 11:51
    Керәшен гимны нинди ул?
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим