Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
"Туганайлар"га – 10 ел

“Әйдә, туганаем, серең сөйлә...”

Гомер-гомергә керәшеннәр тор-мышның авырлыгын да, матур чакларны да җырга салып әйтергә яраткан. Туйлар, рәт йөрү ашлары, бәйрәмнәр башыннан алып ахырына чаклы җыр сузу, такмак әйтешүләр белән барган. Юкка гына халык арасында, керәшен туйлары - үзе бер опера бит ул, дигән сүзләр йөрмидер. Һәр төбәкнең үзенеке генә булган җырлары бар. Аларның...

Башкайларымдагы яулыгымның,

Бер почмаккайлары шәл түгел.

Сез туганкайларым хакларына,

Җыруым түгел, җаным жәл түгел.

Капка төпләренә көртләр өйгән,

Җирән атлар җигеп кем килгән.

Карагызчы безнең туганнарга,

Кабан буйларында бер дигән.

Туганаем, туган, дигән чакта,

Туладыр ла минем күңелем.

Сез туганайларым килеп кергәч,

Бигрәк була минем күңелем.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,

Селкенмәгән агач калмасын.

Йөргән җирләреңдә яхшылап йөр!

Сокланмаган кеше калмасын.

Урманнарга керсәм, исем китә,

Элмәләрнең иелүенә.

Үзләремә үзем исем китә,

Сезне күреп сөенүемә.

Урманнарга кердем мылтык алып,

Киек җәнлеккәйләр ауларга.

Нинди генә җыру җырлыйм икән,

Туганайлар күңелен яуларга.

Шомырт чәчәкләре әй, коелган,

Тегермән алларына җыелган.

Никләр җырламамын берәр җыру,

Җыен туган бергә җыелган.

Кабан урамнары озын урам,

Уртасыннан бүләрлек булам.

Белмисез, туганай, хәлләремне,

Сезнең өчен үләрдәй булам.

Кабан урамнары озын урам,

Уртасыннан ага гөрләвек.

Сез туганнар белән бер утыргач,

Күгәрченнәр кебек гөрләдек.

Бакылдыйдыр үрдәк, әй, бакылдый,

Бакылдамас иде таш атсак.

Безне әтекәйләр бәхилләмәс,

Берләр беребезне ташласак.

Иртәләрдә торып тышка чыксам,

Агач башларына кош кунган.

Ташлашмыек, туганый,

әй ташлашмыек,

Туганнарын ташлап кем уңган.

Карурманга кердем кич кенә,

Сандугач баласы өч кенә,

Безнең туганыйны сорасагыз,

Төскә чибәр, буйга кечкенә.

Чыбылдыккайларың чуп-чуар,

Чебен кунса гына кем куар?

Әйдә, туганаем, серең сөйлә,

Безнең серләшкәнне кем тояр.

Кошлар булып кына очар идем,

Канат кына ясап булмыйдыр.

Сурәтләрең ясап куяр идем,

Җаның кушып кына булмыйдыр.

Базарларга барып бүләк алдым,

Бохар осталары алкасын.

Бер битең лә кояш, бер битең ай,

Яман күздән Ходай сакласын.

Атны да гына җиксәң җик яхшысын,

Киң күкрәкле, кечерәк башлысын.

Ярны да гына сөйсәң, сөй шундыен,

Буйга зифа, кара кашлысын.

Суның буйларында күп йөредем,

Тоталмадым аккан күбекне.

Күп тә дуслар белән

таныш булдым,

Табалмадым сезнең кебекне.

Бакчадагы байның атлары

Ник басалар икән түтәлгә.

Күзләрем төшсә дә

күңелем төшми,

Син туганаемнан бүтәнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм туй җыр туйлар