Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Дегетле сабынның файдасы һәм зыяны

Дегетле сабын составының 90 проценты гади сабын матдәсе, 10 проценты каен дегете була. Бу сабында парфюмерия матдәләре юк.

Дегетле сабынның файдасы:

  • Дегетле сабын биттәге бетчәләрне бетерә, тирене киптерә. Шуңа күрә аны бетчәләргә генә сөртергә кирәк. Сабын күбегеннән маска ясап, 5-10 минутта юып төшерергә була. Аннары салкын су белән юып, крем сөртергә кирәк. Мондый масканы атнасына ике тапкырдан артык ясарга ярамый. 
  • Бу сабын псориаз, дерматит, экзема булганда да файдалы. Ул симптомнарны бетерергә ярдәм итә, кычыту һәм кабыклану кими. Бу очракта көненә ике тапкыр кулланырга була.
  • Гөмбәчек авырулары булганда дегетле сабын файдалы. Аякка дегетле сабын сөртеп, оекбаш кияргә һәм берничә сәгать тотарга кирәк. Бассейннан, саунадан чыккач, профилактика өчен, дегетле сабын белән юынырга була.
  • Дегетле сабын белән чәч юарга да ярый. Ул чәчне ныгыта, кавыкны бетерә. Атнасына ике тапкырдан артык кулланмау хәерле.
  • Бетләгәндә дә дегетле сабынның файдасы бар. Чәч бетләсә, сабын күбеге сылап, ун минут тотарга, аннары чәчне чайкарга кирәк.
  • Интим урыннарны да дегетле сабын белән юарга була. Ул яраларны дәвалый, хатын-кыз авыруларын җиңеләйтә.

Әлеге сабынның зыяны да бар:

  • Ул аллергия чыгарырга мөмкин. Коры һәм сизгер тиреле кешеләргә мондый сабын кулланмау хәерле.
  • Белми кулланганда, зыяны да булырга мөмкин. Беренчедән, бу сабынның исе начар. Коры тирене купшакландыра, боза. Ул көндәлек куллану өчен түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев