Туганайлар

Ул турыда әйтергә ярамады

12 апрель - Космонавтика көне. Хәзерге балалар бу датага игътибар итәме икән? Ә без ул космос дигәннәре белән тәмам җенләнеп үстек. Ничек җенләнмисең ди? 60 елларда космоста бер-бер артлы ике дистәдән артык кеше булып төште. Аларның һәрберсенә Герой исеме бирелде. Гагарин, Титов, Николаев, Попович, Быковский, Терешкова, Комаров һәм башкалар... Бик...

12 апрель - Космонавтика көне. Хәзерге балалар бу датага игътибар итәме икән? Ә без ул космос дигәннәре белән тәмам җенләнеп үстек. Ничек җенләнмисең ди? 60 елларда космоста бер-бер артлы ике дистәдән артык кеше булып төште. Аларның һәрберсенә Герой исеме бирелде. Гагарин, Титов, Николаев, Попович, Быковский, Терешкова, Комаров һәм башкалар... Бик күп малайкызлар күңелләрендә шуларның берсе буласы килү теләген йөртте. Уеннар да космос, ракета белән бәйле иде. Күнегүләрне дә күп ясадык. Физкультура укытучылары кушканга түгел, физик яктан нык буласы килүдән... Кем белә, бәлки, космонавтлар мәктәбенә алып куярлар?! Булмас димә...

Зәйдән ерак түгел "Восток" корабле төшү дә безнең төбәк балаларының күңелендә космонавт булу теләген куәтләгәндер. Аның турында ул чакта ниләр генә сөйләмәделәр? Кемнәндер ишеткәнгә, үзең уйлап чыгарганын да кушып сөйләгәч, шәп эчтәлекле маҗаралар килеп чыга иде. Ә чынында, ул спутник дигәннәре безнең якка ничек килеп чыккан - анысын белүче булмады. Дөресрәге, аны әйтергә ярамады.

Спутник төшү вакыйгасыннан соң инде биш дистәдән артык вакыт үтеп киткән. Шәт, ул чактагы хәлләр турында сөйләргә дә ярый торгандыр. Ул хәлләрне үзләре күргән, ишеткән карендәшләребезгә сүз бирик.

"Партийный" киңәшмәне өзеп

Иван Глухов - ветеранжурналист, Зәй районы Урта Баграж авылында туган, Зәйдә яши:
- "Восток - 4" корабле Иске Тәкмәк җиренә төшкән чорда мин Багражда авыл советы председателе булып эшли идем. Зәй районы авылларын Чаллы районына кушарга дигән боерык килгән еллар. Партком секретаре Скатов Николай Терентьевич, Чаллыдан килеп, безнең белән киңәшмә уздыра иде, шул вакытта ниндидер куркыныч гүләү тавышы ишетелде. Җитәкче рөхсәте белән, барыбыз да урамга атылып чыктык. Бу - Спускаемый аппаратны (СА) вертолет белән Тәкмәк басуыннан Зәй аэродромына күчерүләре булып чыкты. Аңарчы инде Тәкмәк янына космик очкыч төшү турында имеш-мимешләрне ишеткән идек. Шул урынга барып, аппарат дигән нәмәстәне үз күзләребез белән күрәсе килде-килүен, тик партия җыелышын ташлап, анда чыгып китеп булмый бит инде. Николай Терентьевичка рәхмәт яусын, тәки аппаратны күтәреп киткән чакны булса да күрсәттерде. Соңыннан Зәй төбәген өйрәнүче галим Владимир Малахов космик корабның Тәкмәк җиренә төшүе турында очерк язып чыкты. Ул анда Спутниковый аппаратның конструкторы Олег Иванович Козюпадан ишеткәннәрен болай сурәтли: "Самолеттан төшкәч, безне машинага утыртып, Тәкмәк җиренә алып киттеләр. Авылга кергәндә, инде караңгы төшкән иде. Икенче көнне ат чанасында аппарат төшкән урынга киттек. Шар ишеген ачып, иң элек, "тоткынлыкта булган" "Чернушка" исемле этне, аннан морская свинка белән соры тычканны алдык. Шардан әллә ни ерак түгел генә урында - "Иван Ивановичны" - кеше манекенын таптык. Аппарат эченә әз генә саксыз кагылсаң да шартлый торган установка, аккумуляторлар куелган иде. Аларны куркынычсызландырдык. Ә икенче көнне эзләү төркеменнән полковник С. Сибиряков һәм Идел буе хәрби округы командующие генералмайор Цедрик килде. Озак та үтми, ул урынга МИ - 4 вертолеты төшеп, аппаратны Зәй аэродромына күчердек. Аннан, транспорт самолеты - АН - 12гә төяп, Мәскәүгә озаттык", - дип сөйләгән конструктор.

Иван Глухов


Шундый зур шар тагып, түбәннән генә очып барган вертолет күренеше бик озак вакытлар буена күз алдына килеп йөдәтте. Күзне йомуың була - шундый килбәтсез шар күз алдына килә дә баса. Кем белә, бәлки ул әллә никадәр нурланыш та калдыргандыр... Ничек кенә булмасын, безнең якка космик аппарат төшү тормышыбызны бермә-бер мәгънәлерәк, кызыклырак итте дип саныйм.

Ярый әле ботинкасын салдырмаган

Николай Глухов - ветеранпенсионер, Зәй районы Поповка авылында туган, Чаллы шәһәрендә яши:
- Ул чакта мин элемтәчемеханик булып эшли идем. Шәһәрләрне график буенча гына берберсе белән тоташтырабыз: ике сәгать - Сарман, ике - Чистай, ике - Казан сөйләшә... "Мәскәүдән кала бер шәһәр белән дә тоташтырмаска, бары безне генә тыңларга, линиядә торырга", - дигән боерык килде. Ишеткәннәрне беркемгә сөйләргә ярамаганын, "совершенно секретно" икәнен дә ассызык ладылар. 50 ел үтсә дә, анда сөйләшкәннәрне чыгармыйм, үзем белән булганнарын гына сөйлим.
Бик каты шартлау тавышы ишетелде. Бераздан, безнең якка космик аппарат төшкән, диделәр. Тугызынчы март көнне тәүлек буена сменада тордым, ә икенче көнне, сменадан бушау белән, ял да итмичә, Тәкмәк ягына чаптым. Аппарат дигәннәре, түп-түгәрәк шар икән, яннан бер ишеге күренә. Вертолетка тагып күтәрергә азап ланалар - кузгата алмыйлар. Иске аэродромны кар баскан, чистартырга кирәк, диделәр. Без, бер төркем кешеләр, Зәйгә киттек. Анда инде эш кайный иде: бульдозерлар, тракторлар кар эттерә. Техникасызлар да, кулдан килгәнчә, эшкә керештек. Берзаман һавада вертолет күренде. Аңа Спусковой аппарат тагылган иде. Аэродромдагы кешеләрне читкә чыгара башладылар. Мин солдат киемендә идем, шуңадырмы, уртада калдырдылар. Зур түгәрәк шарны самолетка кадәр күтәрешеп барырга туры килде үземә. Бик кызыксынучан идем: янган тукымасы чыгып торган урынга килеп тотындым. Аннары, шуннан бүлтәеп торган тукыманы өзеп, кесәмә салдым. Шарның стенасы стекловолокно белән фольга аралаштырып эшләнгән җиде каттан тора иде. Самолетка грузовой ишектән керттек, озак та үтми, Мәскәүгә очтылар. Кесәмә тыккан тукыманы озак вакытлар буена сак лаган идем дә, тору урынын алмаштырганда, кайдадыр төшеп калган. Музей өчен нинди кыйммәтле экспонат булыр иде, югыйсә.
Шул чакта бер вакыйга булган иде, никтер, матбугатта бер дә искә алганнары юк, сезгә сөйлим әле. Космик кораб төшкәндә, шуннан ерак түгел урында лесник булып эшләүче бер агай өенә кайтып бара икән. Курыкса да, кызыксынуы көчле булган - бу үзенә таныш түгел әйбер янына килгән. Башсыз бер кеше ята, ди. Тирәягында алай кан акканы да күренмәгән. Бераз читтәрәк, бу кешенең башын да тапкан. Башына парашют тагылган икән. Ул чорда гади халыкның андый затлы әйбер күргәне бармы инде - тәвәккәлләп, парашют тукымасын кисеп алган бу. "Иван Иванович"ның ботинкаларына да бик кызыккан кызыгуын, ничектер, салдырырга курыккан.

Николай Глухов


Олег Козюпа җитәкчелегендәге комиссия килгәч, юкка чыккан әйберләр турында билгеле булган. Иртәгәгә чаклы әлеге әйберләр китереп бирелмәсә, әйберләрне алган кешегә карата җинаять эше кузгатылачак, дигән хәбәрне яңгыраттылар. Теге лесник манекен парашютын шул көнне үк китереп биргән. Ярый әле, ботинкаларына кагылмаган, кагылса, бөтен нәрсә шартлап очарга тиеш булган. Менә шундый хәлләр.
"Восток" вакыйгасыннан соң озак та үтми, Казанга отчет белән барырга туры килде. Идарәдә эшләремне бетереп, Бауман урамына төшеп барам. Кинәт бөтен дөнья тынып калды, хәрәкәттәге транспорт та туктады. Ниндидер, куркыныч тынлык... Күпмедер вакыттан соң, Левитанның көчле тавышы ишетелде: "Говорит и показывает Москва. Человек - в Космосе!" - дигән сүзләр яңгырады. Мин тораташтай катып калдым, күзләремә яшьләр бөялде. Үзебез, илебез өчен горурланудан туган шатлык яшьләре иде бу. Ул чакта Америка да космоска кеше чыгарырга әзерләнә, диделәр. "Без беренче!" - дигән сөенечле уй баштан үтте. Җанга шундыйшундый рәхәт иде, шул халәттә әллә никадәр вакыт басып торганмын. Космос белән бәйле яңалыклар белән әле дә кызыксынып барам. Кызганычка каршы, күңелсез яңалыклар да шактый. Нигә соң бу болай, без бит дөньяда беренче идек, дигән борчулы уйлар кайчак йөрәккә тынгылык бирми. Чынлап та, нигә соң хәзер беренче түгел?

Космонавтика тарихы
XIX гасыр - рус галиме К.Э.Циолковский дөньяда беренче булып космоска очу мөмкинлеге булуын гамәли яктан нигезли.
1924 - аның укучылары Планетаара элемтәләрне өйрәнү буенча беренче оешма төзи.
1957 - Җирнең беренче ясалма иярчене космоска җибәрелә.
1960 - Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр галәмгә оча.
1961, 12 апрель - "Восток" кораблендә беренче космонавт Юрий Гагарин җир тирәли очыш ясый.
1963, 16 июнь - беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова галәмгә күтәрелә.

Язып алды Мария МАРТЫНОВА

(Баш рәсемдә Мәскәүдә СССР фәннәр академиясе пресс-конференциясендә.

"Космонавтлар" - Стрелка белән Чернушка. Март, 1961 ел)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: