Туганайлар

Котлау!

Газетабызның баш редакторы, Татарстан Республикасы Керәшен оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре - Людмила Даниловна Белоусова 4 апрельдә күркәм гомер бәйрәмен каршылый. "Керәшен сүзе" газетасының редакторы, "Татарский мир" газетасы корреспонденты булып эшләгәндә туплаган бай тәҗрибәсе аңа 2008 елда "Туганайлар"га килеп, бердәнбер керәшен гәҗитен...

Газетабызның баш редакторы, Татарстан Республикасы Керәшен оешмасы идарәсенең башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре - Людмила Даниловна Белоусова 4 апрельдә күркәм гомер бәйрәмен каршылый.

"Керәшен сүзе" газетасының редакторы, "Татарский мир" газетасы корреспонденты булып эшләгәндә туплаган бай тәҗрибәсе аңа 2008 елда "Туганайлар"га килеп, бердәнбер керәшен гәҗитен дөрес юлдан алып китәргә ярдәм итте. Үткен иҗат каләмен эшкә җигеп, берсеннән-берсе актуаль темаларга мәкаләләр язып, Людмила Даниловна газетага яңа сулыш өрде, укучыларының ышанычын яулады.

Керәшен дөньясын хәзер Белоусовасыз күз алдына китереп булмый. Кемнәр генә, кайлардан гына шалтыратмыйлар аңа: Татарстан Республикасы шәһәрләреннән дә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Ижау һ.б. калалардан да. Эзлиләр, табалар, уртага салып сөйләшәләр, һәм, бергәләп, мәсьәләне хәл итү җаен чыгаралар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Барчасының да хәленә керергә, ярдәм итәргә, үпкәләтмәскә, көйләргә кирәк. Шушы эшләрне башкарып барырлык оста оештыручы да, зирәк акыллы психолог та, үз сүзен өздереп әйтүче көчле шәхес тә, шул ук вакытта, нечкә күңелле, шигъри җанлы хатын-кыз да ул.

Людмила Даниловна! Бүген гомерегезнең иң күркәм чорына килеп җиттегез. Яулаган үрләрегез, ирешкән уңышларыгыз бик югары, ләкин әле алда торганнары тагы да текәрәк, биегрәк. Шуларны яуларга Ходай сезгә кирәкле көчен дә, җегәрен дә, сәламәтлеген дә җитәрлек итеп бирсен.

Олы юбилеегез белән сезне. Хөрмәт белән "Туганайлар" газетасы коллективы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: