Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Этник үзенчәлекләрне – халыкка

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге, Казан дәүләт консерваториясе республикада җирле этник фольклорны укыту-тәрбия эшендә куллану һәм башкару, культура-агарту учреждениеләрендә үстерү буенча "Заманча фольклор ансамбльләр тарафыннан керәшен этник җырларын башкару үзенчәлекләре" дигән семинарлар уздыру башлангычы белән чыкты. Шундый беренче семинар 13 мартта Питрәчтә узачак. Семинарга фольклор коллективлары...

Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү үзәге, Казан дәүләт консерваториясе республикада җирле этник фольклорны укыту-тәрбия эшендә куллану һәм башкару, культура-агарту учреждениеләрендә үстерү буенча "Заманча фольклор ансамбльләр тарафыннан керәшен этник җырларын башкару үзенчәлекләре" дигән семинарлар уздыру башлангычы белән чыкты. Шундый беренче семинар 13 мартта Питрәчтә узачак. Семинарга фольклор коллективлары җитәкчеләре, музыкаль мәктәп, сәнгать мәктәбе укытучылары, гомуми мәктәпләрдә балалар белән класстан тыш эш алып баручы педагоглар җыелачак. Түгәрәк өстәл форматында узачак семинарда фольклорчы Геннадий Макаров, Казан консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сарваровалар чыгыш ясаячак. Консерваториянең фольклор группасы халыкчан башкару үрнәкләрен күрсәтәчәк.

"Мәдәният министрлыгында Питрәч районының 29 фольклор ансамбле исәптә тора. Шуларның алтысы - керәшен коллективлары. Соңгы елларда район коллективлары "Туым җондозы", "Иске Казан". Түгәрәк уен фестивальләрендә чыгыш ясыйлар. Шул ачык күренә: коллективлар методик ярдәмгә бик мохтаҗ, үз җирлекләрендә башкарылучы төп байлыклары булган җырларны репертуарларына кертү буенча да тиешенчә эшләп җиткермиләр. Җирле музыка коралларын куллану һәм ясау буенча да ярдәм кирәк. Шушы ярдәмне күрсәтә алсак, алар өчен дә, безнең өчен дә, республикабызның үсүе, күтәрелүе өчен дә зур эш эшләнер иде", - ди Геннадий Макаров.

Шундый ук семинар 3 апрельдә Алабугада узачак. Алга таба Зәй, Кайбыч һәм башка районнар да тартылачак, диләр оештыручылар. Мондый семинарлар киләчәктә ел саен уздырылыр, дигән өмет тә бар.

Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев