Туганайлар

Юкәче авылы чиркәве тарихыннан

1909нчы елда Юкәче приходына 7 авыл кергән; аның карамагында 2 торак пунктлары булган, 8 мәктәп эшләп килгән

“Прихожаннар турындагы...” ведомстводан күренгәнчә, 1909нчы елга Юкәче приходына – Юкәче (авылдагы 119 хуҗалыкта 21 “духовный”, 163 “хәрби” затлар, 22 рус, 421 керәшен яшәгән), Березовая Поляна (26 хуҗалык, 35 “хәрби” зат һәм 109 крестьян); Юкәчедән 6 чакрымдагы Иске Мунчала күле (Иске Мочальное Озеро, хәзерге атамасы Шәдче башындагы 41 хуҗалыкта 51 “хәрби” зат һәм 233 крестьян исәпләнгән) Яңа Мунчала күле (Новое Мочальное Озеро, хәзерге атамасы Ташлыярдагы 43 хуҗалыкта 74 “хәрби” зат 258 крестьян яшәгән), дүрт чакрымдагы Зур Шыя (109 хуҗалыкта 118 “хәрби” зат, 530 крестьян яшәгән), өч чакрым арадага Лыя-Шыя (Лые-Шыя) (биредәге 72 хуҗалыкта 72 “хәрби зат” һәм 427 крестьян исәптә булган), Җөри (112 хуҗалыкта 106 “хәрби” зат һәм 741 крестьян яшәгән) авыллары кергән. 

Приход карамагында Юкәчедән 8 чакрым ераклыктагы Сәрдәш (5 хуҗалык, 26 кеше) белән Старый Горелый Ельник (анда өч кеше яши торган бер хуҗалык булган) торак пунктлары да булган. Авылдагы Казан Алла Анасы исемендәге чиркәү 1875нче елда Алабуга шәһәренең мактаулы гражданины И.И.Стахеев акчасына төзелә, бер престолга ия була. Иман йорты 1875нче елның 17нче ноябрендә изгеләндерелә. Ул агачтан җиткерелә, колокольнясы була, нигезе таштан салына. Койма капкасында Казан Алла Анасы иконасы урнаштырылган. Приходта ике штат була. 1905нче елның 20нче августында епархия җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча икенче штат Кумырык авылында яңа гына салынган (элек ул да Юкәче приходына кергән) чиркәүгә “командировкалана”. Чиркәүдә иман укулар чиркәү-славян һәм керәшен телләрендә алып барыла.

1909нчы елга Юкәче приходы каршында төрле исемдәге сигез мәктәп эшли. Ике земский мәктәбе – Юкәчедә. Ул 1866нчы елда ачылган. Анда 44 малай һәм 13 кыз белем алганнар. Шәдче башында 1909нчы елда эшли башлаган мәктәптә биш малай укый. Березовая Поляна авылындагы белем бирү (грамота) мәктәбе 1890нчы елда ачыла, 1909нчы елда чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә. Шул елда биредә 9 малай һәм 3 кыз белем эстиләр. Зур Шыядагы белем бирү йортында (ул 1890ныч елда беренче укучыларын кабул итә) 14 кеше укый. Җөридәге мәктәптә (1872нче елда ачылган) – 28 малай, 2 кыз, Лыядагысында (1890нчы елда эшли башлый) – 15 малай һәм 2 кыз, Ташлыярда (1885нче елда файдалануга тапшырылган) 12 малай һәм 2 кыз укыйлар. 

"Нократ" газетасыннан

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: