Туганайлар

Туган илнең сатылмасын исбат иткән керәшен кешесе

Мәктәп елларыннан ук барыбызга да билгеле булган тагын бер Советлар Союзы Герое – Дмитрий Карбышев

Тарих дәреслекләрендә аның хәрби инженер, профессор, хәрби фәннәр докторы, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты булуы турында мәгълүматлар булса да, керәшен кешесе булуы турында берни дә язылмый иде. Бары тик соңгы елларда гына моның шулай икәнлеге ачыкланды. Димәк, керәшеннәр арасыннан чыккан батыр уллар һәм кызлар рәтендә тагын берәү – Дмитрий Карбышев исеме дә лаеклы урын алган.

Дмитрий Карбышев 1880 елның 26 октябрендә Омск шәһәрендә хәрби чиновник гаиләсендә туа. 1898 елны Себер Кадет корпусын, 1900 елны Николаевск хәрби-инженерлык училищесын тәмамлый. Шулай итеп яшь егет үзенең язмышын тулысынча хәрби хезмәт белән бәйли. Беренче чыныгуны 1904-1905 елларда рус-япон сугышы вакытында Порт-Артур оборонасында торганда ала, бу сугышның күп кенә башка операцияләрендә дә катнаша.

Ул 1911 елда Николаевск хәрби-инженерлык академиясен тәмамлагач, Брест-Литовск крепосте фортын төзүгә җитәкчелек итә. Ә 1914 елда шушы крепостьнең коменданты итеп билгеләнә. Беренче Бөтендөнья сугышында дивизия инженеры була, солдатлар арасында яхшы, мәрхәмәтле офицер булуы белән авторитет яулый.

1918 елдан Дмитрий Карбышев Совет армиясе сафларында гражданнар сугышында катнаша. Бу вакытта инде ул 8нче армиядә хәрби-инженерлык баш идарәсенең Совет республикасы оборонасы Коллегиясе члены була. Гражданнар сугышы елларында Дмитрий Карбышев инженер гаскәрләрдә постларда булып, Самара, Сембер районнарында төрле ныгытмалар төзүдә катнаша. Сугыш беткәч Карбышев Совет Республикасының көньяк чикләрен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. Соңрак ул фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Бу вакытта ул М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиянең кафедра җитәкчесе һәм К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиядә кафедра җитәкчесе урынбасары булып эшли. Дмитрий Михайлович фән өлкәсендә дә шактый танылу алган галим. Ул хәрби тарих һәм хәрби инженерлык сәнгате буенча 100дән артык фәнни хезмәтләр авторы. Аның “Көрәш шартларының фортификация формаларына һәм принципларына тәэсире” (1921), “Тактик фортификация мәсьәләләре һәм аның чишелеше” (1923), “Инженерлык разведкасы” (1928), “Хәрби инженерлык эшләре буенча кыскача белешмә” (1936) китаплары бүген дә әһәмияткә ия.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты Дмитрий Карбышев фашистларга каршы көрәшнең алгы сафында була. 1942 елны Югары главнокомандование Ставкасының махсус заданиесен үтәгәндә бер төркем иптәшләре белән камалышта кала, аннан чыгу өчен дошманга каршы каты сугышлар алып барганда контузия ала һәм әсирлеккә эләгә. Немецлар үзләренең кулларына совет генерал-лейтенанты эләккәнен һәм аның исеме хәрби өлкәдә яхшы таныш булган Дмитрий Михайлович икәнен белгәч, аңа үзләренә эшләргә тәкъдим итәләр. Ләкин ул баш тарта һәм соңгы сулышына кадәр совет офицеры исеменә тап төшерми. 3 елга якын төрле концтрацион лагерьларда иң авыр эшләрдә эшли, төрле мәсхәрәләүләр аша үтә, ләкин сынмый. Шуның өстенә хәрби әсирләр арасында мөмкин кадәр патриотик рухтагы эшчәнлек тә алып бара. Фашистлар аның ныклыгын, бернинди газаплар белән дә аны тезләндереп булмасын аңлап, 1945 елның 18 февраленә каршы төндә, Австриядәге Маутхаузен лагеренда төрле газаплаулардан соң, өстенә салкын су коеп катырып үтерәләр. Менә шулай итеп курку белмәс батыр командир, тәҗрибәле инженер туган илнең сатылмасын, фашистларның көчсезлеген тагын бер кат исбат итеп, боз-кыяга әверелеп Һәлак була. 1946 елның августында үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1948 елның 28 февралендә Маутхаузенда ул җәзалап үтерелгән урынга һәйкәл куела. Күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләде. Бүген дә Дмитрий Карбышевның исеме онытылмаслык булып тарих битләрендә еш кабатлана.

Илебезнең төрле шәһәрләрендә аның батырлыгын мәңгеләштереп һәйкәлләр куелды, күп кенә урамнар аның исемен йөртә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: