Туганайлар

Телен югалтмаганны тарих югалтмый

Н.И.Ильминский беренчеләрдән булып керәшеннәрне үз ана телләрендә укытуга алына, рухи үсешенә юл ача. Уз язулары булмаган керәшеннәр өчен рус хәрефләренә нигезләп, 1862 нче елда беренче алфавитны төзи

Тарих нинди генә шәхесләрне белмәгән. Араларында, үзе исән чакта макталып, данланып та, үлгәннән соң онытылганнары да бар. Кайсылары, гомере буе халыкка хезмәт итеп тә, ул халык тарафыннан эшенә тиешле бәя ала алмыйча, үлгәч тә макталмаган. Иң яманы: бүген дә кемнәрдер аларны үзе хезмәт иткән халык күңеленнән сызып ташларга, оныттырырга тырыша.

Сүзебез рус миссионеры, кайбер угро-фин һәм төрки халыкларының грамматикасын тезүгә зур өлеш керткән олуг тел галиме Николай Ильминский - гомеренең 35 елын Идел-Кама буйларында яшәгән христиан динендәге халыкларны укытуга, аң-белем бирүгә, агартуга биргән мәгърифәтче турында. Шушы еллар арасында аның җитәкчелегендә һәм катнашында татар, чуваш, чирмеш, ар, мордва, кыргыз (революциягә кадәр казакъларны шулай атап йөрткәннәр), алтай, бурят, тунгус, якут һ. б. телләренә дә тарҗемә ителеп 184 мәртәбә басылган хезмәтләре бар. Тарҗемәләренең күбесе (184 нец 49 ы) керәшеннәр өчен бастырып чыгарыла. Бүгенге көндә бу кеше турында татар матбугатында уңай фикер әйтүче булмаса да, без аның эшчәнлегендәге кайбер үзебез уңай дип санаган - фикерләрне әйтеп китәргә бурычлы.

Тарихтан билгеле булганча, керәшеннәрнең яшәеше, рухи һәм культура үсеше, гомүмән, 18 нче йөзнең 60 нчы елларына кадәр язмыш иркенә тапшырылып, керәшен халкы ятимлек авырлыгы кичерә. Кан кардәшләр булып та, диннәре төрле булганлыктан, христиан динендәге татарлар белән мөселман динендәге татарлар арасында мәдәният таратучы уртак үзәк (мәктәпләр, газета һәм журналлар, китаплар h. б.) булмый. Икенче яктан, керәшеннәр, диннәрендә күп кенә уртаклыклар булуга карамастан, телләре төрле булу сәбәпле, руслар белән аралашып, якынаеп яши алмаган.

Н.И.Ильминский беренчеләрдән булып керәшеннәрне үз ана телләрендә укытуга алына, рухи үсешенә юл ача. Уз язулары булмаган керәшеннәр өчен рус хәрефләренә нигезләп, 1862 нче елда беренче алфавитны төзи. Мамадыш өязендә яшәгән керәшеннәрнең сөйләменә нигезләнеп төзелгән бу әлифбадагы сүзләрнең язылышын фонетик принципка нигезләп, татар халкының авазларны әйтүдәге үзенчәлекләрен дөрес аңлап, тоеп, сүзләрнең язылыш кагыйдәләрен дүрт ел дәвамында кайта-кайта эшкәртә, камилләштерә. Алфавитка кайбер авазларның билгеләрен (ө, ә, ү, ң, в, я, ю, е хәрефләрен) кертә. Телебезнең асыл законына - сингармонизм законына төшенә. Шуңа нигезләп, керәшеннәр өчен мәктәп дәреслекләре әзерли. Шуның белән керәшен язуында һәм телендә төрки телләрдә аралашучы халыкларның сөйләмендәге күп кенә уртак үзенчәлекләрне сайлап кала ала.

Керәшеннәр өчен беренче мәктәпләр дә Н.И.Ильминскийның соравы һәм катнашы белән ачыла. Ул мәктәпләрнең (хәтта, керәшеннәр үзләре дә белмәгән!) йөз еллык тарихы бар. Бүгенге галимнәрнең күпчелеге керәшен мәктәпләрендә “руслаштырылган” балаларның исәбен саннарда күрсәтә алмасалар да, булган керәшен мәктәпләрен руслаштыру урыны итеп язуларны дәвам итә. Укыту программаларында башлыча христиан дине өйрәтелеп тә, укыту ана телендә алып барылганда, керәшен мәктәбе “руслаштыру” урыны итеп карала аламы? Икенче бер динне өйрәнү, аңа табына башлау гына, канына мең еллар дәвамында мәҗүсилек кануннары сеңгән халыкныц үзаңын, җиде бабадан килгән әдәбен, ана сөте белән бирелгән әхлагын, гореф-гадәт-йоласын алыштыра алмый.

Н.И.Ильминский фикеренчә, һәр халыкның укыту өлкәсендә эшләгән кешесе - укытучысы һәм тәрбиячесе - ул халыкның үз арасыннан чыккан, аның өчен, аның омтылышлары белән янып яшәүче, ул халыкның сөйләм телен, гореф-гадәт-йолаларын, холкын, психологиясен аңлап эшли белүче кеше генә булырга тиеш. Күргәнебезчә, тәҗрибәле педагог буларак, Ильминский тәрбиянең нәтиҗәлелеген укучы һәм укытучының бер халыктан булуыннан күрә. Шуларны истә тотып, халык арасыннан керәшен балаларын укытырлык яшьләрне сайлап алып, укытучылык эшенә өйрәтә. Керәшен авылларында беренче керәшен укытучылары күренә башлый. Моңа кадәр мәктәпнең ни икәнен дә белмәгән балалар, мәктәпләргә, чиркәү яны мәктәпләренә йөреп, христиан дине дәресләре, математикадан башлангыч белем ала, язарга өйрәнә. Чиркәүләрдә ана телендә дини җырлар җырлый башлый. Элек тә җыры, моңы булган керәшен авылларында халыкның яшәеше җанланып, тулыланып китә.

Ильминский тәкъдиме белән, керәшен балаларын укытуга хатын-кыз - табигать тарафыннан тәрбияче итеп яратылган кыз зат тартыла башлый. Бу хәл дә керәшен балаларының мәктәпкә йөрешен арттыруга үзенә күрә этәргеч бер көч була. Керәшен интеллигенциясе барлыкка килә һәм әйләп баручы көчкә әверелә.

Бүгенге керәшеннәрнең дөрес сөйләше -укыткан һәм укыган бабаларыбыз, әбиләребезнең шул мәктәпләрдә аша безгә җиткерелгән дөрес сөйләше ул.

Н.И.Ильминский хезмәтләрендә бүгенге көндәге керәшен «тарихына»да күпмедер ачыклык кертерлек урыннар бар шикелле. Ул да, бүгенге галимнәр кебек, керәшеннәрне иске (бәлки элеккегедер, чөнки рус телендәге «старые» сүзенең мәгънәсен татарча шулай дип та бирергә мөмкин) һәм яңа керәшеннәргә аерып карый. Соңгылары иске керәшеннәрнең керәшенлектә калу, христиан динен алу сәбәпләрен төрле ташламалар, льготаларда гына күрсәтергә теләсә, Ильминский, үзенең күп еллык күзәтүләренә таянып ул 35 ел гомерен керәшеннәр арасында үткәргән һәм замандашлары (галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре Рождествин, Чечерина, Юзефоич h б.) язганнарны исәпкә алып, түбәндәге нәтиҗәгә килә: элеккеге керәшеннәр ислам дине йолаларын бөтенләй белми, гарәп язуын танымыйлар. Алар, күрәсең, бер вакытта да мөселманлыкта булмаганнардыр, ди ул.

Н.И.Ильминскийны сүгүче кешеләр үзе яшәгәндә үк аз булмаган. Татарларның бер өлеше аны керәшеннәрне «руслаштырганы», рус кешеләренең кайберләре «руслаштыра алмаганы», керәшеннәрдән ни татар, ни рус булмаган үз динле, үз гореф-гадәт-йолалы, үзенчәлекле культурасы булган этнос барлыкка китергәне өчен сүккәннәр. Кемнәрдер Н.И.Ильминский эшчәнлегендә бүген дә диннән яздыручы, халыкны бүлүче образын, күрсәтергә телиләр икән - күрсәтсеннәр. Ләкин без, керәшеннәр, аның ярдәме белән ачылган мәктәпләрдә, ана телебездә укып, борынгыдан килгән үз гореф-гадәт-йолаларыбызны, үзенчәлекле культурабызны, тормыш итү рәвешен саклап кала алганбыз. Шуның өчен Н.И.Ильминскийны олылап, хөрмәт белән искә алыйк.

Николай Максимов, филология фәннәре кандидаты, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды

Фото: radiovera.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: