Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Тарихка күз салсак...

ХIХ гасырда керәшеннәр башка халыклар кебек үк повинность ала. 1860 елда мәгариф өлкәсендә керәшеннәр өчен укытуның яңа системасы кулланыла. Ул балаларны ана телендә укытуга нигезләнә һәм укытуны дини кысалар белән генә чикләмичә, дөньяви фәннәрне өйрәтүне да максат итеп куя

Шушы чорда Казанда Үзәк керәшен-татар мәктәбе ачыла, керәшен интеллигенциясе барлыкка килә, ана телендә китаплар басыла башлый. Кыска гына вакыт эчендә 200 исемдә китап басыла. Мәгълүм булганча, 1917 елның 20 маенда һәм 1918 елның 25 маенда Казанда керәшеннәр съезды булып үтә. Анда кабул ителгән карарлар нигездә түбәндәгеләр:

1. Гомүммәдәни характердагы эшләрне татар-мөселманнар белән бергәләп башкарырга. Әмма дини мөнәсәбәттә бергә кушылмаска...

2. Керәшеннәр Идел буена тоташ таралып-сибелгән. Аларны берләштерүгә, туплауга, керәшеннәр күпләп урнашкан җирләргә күчерергә омтылырга.

3. Берләшүне дини яктан үзебезнең епископат аша, мәдәни яктан съездлар, мәдәни-агарту берлекләре һәм җәмгыятьләре, әдәбият, газета-журналлар, китаплар һәм белем бирүнең барлык тармаклары аша гамәлгә ашырырга.

4. Казандагы Үзәк керәшен-татар мәктәбе барлык керәшеннәр өчен мәдәни Үзәк булып торырга тиеш. Биредә тәрҗемәчеләрне, нәширлыкны җәелдерергә кирәк. Шуның белән бергә мәктәп үзе дә югары дәрәҗәле мәктәп итеп, ягъни керәшен укытучылары семинариясе итеп үзгәртелергә тиеш Укытучылар семинариясен шулай ук Минзәлә шәһәрендә ачарга.

5. Түбәндәге торак пунктларга: а) Чистай өязенең Бакта (Степная Кондрата) авылында; б) Цивал өязенең Мәнкәй авылында; в) Лаеш өязенең Янсуар авылында; г) Мамадыш өязенең Шеморбаш авылында; д) Казан өязенең Дүсмәт авылында; е) Алабуга өязенең Чепья авылында һәм башка керәшеннәр күпләп яши торган урыннарда югары башлангыч училищелар ачарга.

6. Казанда барлык азчылык халыклар өчен гомуми авыл хуҗалыгы училищесы булдырырга, ә булганнарда авыл хуҗалыгы фәнен укытуны кертергә кирәк.

7. Кооперативлар эше халык массаларының икътисади күтәрелеше өчен куәтле чара булганлыктан, икътисадны укытуны барлык мәктәпләрдә генә түгел, хәтта мәктәптән тыш учреждениеләргә дә кертергә кирәк.

8. Мәдәни-агарту мәсьәләләрен хәл итү өчен милли фонд булдыру зарур. Аның үзәге итеп Казан керәшен укытучылар семинариясен алырга.

9. Мәктәптән тыш уку өчен китапханәләр челтәрен җәелдерергә.

10. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, мәктәптән тыш укытуның һәм профессиональ белем бирүнең югары дәрәҗәсенә ирешү өчен хөкүмәт органнарында, халык мәгарифендә һәм шулай ук мәдәни-агарту оешмаларында керәшен секцияләрен булдырырга.

11. Керәшеннәр күпләп яшәгән төбәкләрдәге медицина участокларында эшләүче хезмәткәрләр халыкның телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын белергә тиеш. 

12. Элекке шартларда эштән киткән керәшен интеллигенциясен үз милләттәшләре арасында мәдәниятне торгызу өчен яңадан эшкә кайтарырга.

Мәгълүм булганча, әлеге карарларның, шактый өлеше гамәлгә ашырыла. Шул елларда гына да берничә керәшен газета-журналлары ачыла. 1918 елда, мәсәлән, Казанда "Керәшен" исемле атналык газета басыла башлый. Ул январь аеннан августка кадәр чыга. 1916-17 елларда Уфада ике атнага бер тапкыр "Дус" исемле, 1918 елда Минзәләдә атна саен "Хәбәрләр" дигән газеталар чыга. Ике атнага бер тапкыр "Иген игүче" дигән журнал басыла. Аның нибары 4 саны чыгып кала.

Әлеге мәгълүматлар Н.В.Никольскийның "Идел буе халыклары турында тарихи материаллар җыентыгы" дигән китаптан алынды. Ул 1919 елда Казанда басылган.

 

Из фонда РГИА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев