Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Нәсел тамгаларыбызны онытмыйк

Керәшеннәрнең мирасында әлеге вакытка кадәр игътибардан читтә кала биргән, әмма кыйммәтен һич тә югалтмаган бер уникаль өлеше бар. Ул исә - нәсел тамгалары. Бу юлларны укыганнарның күбесе бәлки белә торганнардыр: андый тамгаларны элек «җир тамгасы» дип тә әйткәннәр

Борынгы заманнарда кешеләрнең, аерым хуҗаларның, ыруларныд үз махсус тамгалары булган. Бу ыру кешеләре, шул тамгалар белән үзләре биләгән урман өлешләренең чигендә торган иман агачларын, печәнлекләрен, умарталыкларын, көтүлек һәм иген игү җирләрен, шулай ук төрле патша ярлыкларын, документларын теркәгән.

Тамгаларның барлыкка килүе бик борынгы дәверләрга барып тоташа. Шуңа күрә күп кенә тамгалар төрки руник язма үрнәкләренә бик якын тора һәм, hичшиксез, шулар белән бер тамырлы. Бүгенге көндә төрки руник язмалары һәм нәсел тамгалары актив рәвештә өйрәнелә. Бу җәһәттән караганда, буыннан буынга күчеп килгән керәшеннәрнең ыру тамгалары да тарихи һәм фәнни кыйммәткә ия. Элек һәр керәшен үз нәсел тамгасының сызылышын һәм махсус аталышын, нәселенең исемен, җиде буыннан да ким булмаган ата-бабасын белгән.

Әгәр безнең мәкаләне укыган кешеләр, олырак яшьтәге туганнарыннан сорашып белел, үз нәселләренең тамгасын яңартса, алар, һичшиксез, үз туган җирләрендә аякларына ныграк басып, үз җирләрендәге тамырларын ныгайтыр, тирәнәйтер иде. Чөнки үз тамырыңның меңәр еллык тарихлы тамга документы булу ул зур горурлык бит. Аннан шунысы да бар: нәкъ безнең буын мең еллык нәсел тамгаларыбызны онытуда гәепләнмәсен иде. Киләчәк буын, безнең нәселебезнең тамгасы нинди булган, дип соравы бар. Ахырда ата-бабаларыбыз рухы ялдында без җаваплы булып калабыз.

Адәм баласы шулай яралган инде, ул еш кына үзенең тамырлары турында уйлана, чыгышын беләсе килә. Шәhәpдә үссәм дә, минем дә, башка кешеләр кебек үк, нәселем тарихын беләсем килде. Шуңа күрә мәктәп елларыннан ук атамнан, анамнан гел сорашып килдем. Минем ата-бабаларым Сарман районы Керәшен Чыршылысы (Түбән Чыршылы) авылыннан. Элеккеге фамилияләре Тимашев булган, әтиемне Оста Микуш дип йөртәләр. Аның атасы Бәчелей, аның атасы Тегермәнче Герей (Григорий), аның атасы Макар, аның атасы, күрәсең, Тимаш булгандыр. Нәсел тамгалары - киләп агачы . Чыршылы авылы кешеләре чыгышлары буенча төрле җирләрдән җыелып утырган халыктан торган. Әтием 1921 нче елда туган, ул кечерәк чагында, олы яшьтәге туганнарының бәйрәмнәрдә, эрәт йөргән вакытта: «Без бит Тау Иле нәселләре үзебезне сынатмыйык», — дип сөйләшкәннарен хәтерли.

Билгеле ки, XVIII-XIX гасырларда керәшеннәрне Каманың уң ягыннан сул ягындагы җирләргә күпләп күчереп утырта башлаганнар. Алардан соң буш калган авылларга Россиянең дәүләт түрәләре тарафыннан китертелгән рус крестьяннарын утыртканнар. Шундыйлардан, мәсәлән, Мамадыш районы Тавели (ягъни Тау Иле) дигән рус авылы санала. Минем фикеремчә, бу авылның элекке төп кешеләре (керәшеннәр) Каманың сул ягындагы авылларга таратылып бетерелгән. Бу як керәшен авылларында күп кенә Тавлин, Горский, Тавлинов фамилияле нәселләр бар. Безнең нәсел, тамырлары Тавлин фамилиясен йөртмәсә дә, бабаларыбыз Тау Иленнән икәнлеген онытмаганнар. Моннан чыгып, без Мамадыш яклары белән бәйле, дип исәпләргә нигез бар. Алдагы елларда җыелган тамгаларны чагыштырып тикшерүләр, бәлки, тагы да көтелмәгән ачышларга китерер.

Безнең Тамгалар китабы әле язылмаган, әмма, Ходай ярдәме белән, җан-күңелләрен суытмаган энтузиастлар, белгечләр тырышлыгы белән, ул әзерләнер дип өметләнәбез.

Геннадий Макаров

"Керәшен сүзе" гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев