Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Нигеземә кайтып егылсам...

1994 елда карендәшебез, "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) Кырымга барып, кырым татарларының фаҗигале язмышын чагылдырган "Бәддога" китабын язды. Тарихи документларга нигезләнгән бу басманы редакциябезнең китап киштәсеннән алып, карап чыктык. Тормыш инде онытыла барган тарихны актарып чыгарып, Кырым проблемасын тагын көн кадагына чыгарды. Ямаш ИГӘНӘЙ Нигеземә кайтып...

1994 елда карендәшебез, "Керәшен сүзе" газетасының беренче редакторы Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) Кырымга барып, кырым татарларының фаҗигале язмышын чагылдырган "Бәддога" китабын язды. Тарихи документларга нигезләнгән бу басманы редакциябезнең китап киштәсеннән алып, карап чыктык. Тормыш инде онытыла барган тарихны актарып чыгарып, Кырым проблемасын тагын көн кадагына чыгарды.

Ямаш ИГӘНӘЙ

Нигеземә кайтып егылсам...
Кырым, Кырым!
Бәгырьләрне телә-телә
Сулык-сулык
Әрнеп-әрнеп йөрәк тибә.
Әй изге Җир, изге Ватан!
Тунны баскан бет шикелле,
Сарып алган сине ятлар...
Җиде ятка көнең калган.
Хәнҗәр кадап күкрәгеңә
Җәллад кулы яра салган.
Шул яраны каерып ачып -
Асыл җаның йолкып алган.
Һәм бу Алла кодрәтенә
"Сатлык" дигән яла яккан.
Аннан әҗәл вагунына
Төяп җәһәннәмгә озаткан.
Бәрәкәтен, котын талап,
Ил кадерен кырып капкан...
Иңри, җирси Ватанына
Кайтыр өчен кырымтатар.
Һәм гамәле изге дога:
"Илгә кайтар, Раббем, кайтар..."
Кырым, Кырым...

Чам
Бозык канлы, тар вөҗданлы, залим җаннар
Тамырыңны каерырга,
Сине Җирдән аерырга,
Һәм синнән бу Таш Кыяны
Күпме азапланмаганнар
Кыя Чамы?
Ни кырганнар? Синең түгел,
Илең Җанын тик кыйганнар...
Ә син - исән!
Буй җитмәслек биеклектә,
Катыйльгә үч итә-итә
Үреләсең һаман күккә!..

Горур җанлы,

Яшәртеп һәм савыктырып

бар дөньяңны

Каршылыйсың бүген Язны!

Тамырларың белән кочып,

Хәвеф-хәтәрләрдән саклап

Таш Кыяңны

Яшәрәсең кан кардәшем

Кыя Чамы!

-------------------------

* Чам - Кырым нараты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев