Туганайлар

Керәшенчә букварь

Керәшеннәр сөйләшенең аерымлыклары

Минем татар дусларым да 'Туганайлар' гәҗитен алдырып укыйлар. Очрашкан чакларда кайвакыт гәҗитне тикшереп тә алабыз. Мәктәптә татар теле укыткан дустым күптән түгел генә очрашкач: 'Керәшен хәрефләре белән бирелгән язмаларны бик авырлык белән укыйм. Кайбер хәрефләрнең язылышы бөтенләй дә кагыйдәләргә туры килми. Мисал өчен, ник 'ә' язасы җиргә 'я' языла инде? Мин үзем боларны кабул итә алмыйм, кагыйдәгә туры килми', - дип, аңлатуымны сорады. Татарлар гына түгел, үзебезнең күпчелек керәшеннәр дә шушы сорауны бирә бит. Җавапны тулырак итеп газета аша бирмәкче булам.

Казан университеты профессоры, заманының билгеле тюркологы Николай Иванович Ильминский 1862 елда керәшеннәр өчен 34 биттән торган беренче букварь төзеп чыгара. Моңа кадәр дә инде татарчага күчерелгән дини кенәгәләр була, әмма алар сөйләм теленнән ерак, гарәп, фарсы сүзләре күп кертелгән, гарәп хәрефләре белән язылган булалар. Иске керәшеннәрнең гарәп графикасын белмәүләрен күргәч, Николай Ильминский керәшен букварен рус алфавиты нигезендә төзеп карый.

Бу букварь 1863 елда ачылган Үзәк керәшен шкулында сынаулар үтеп, яңа өстәмәләр, төзәтмәләр кертелеп, алга таба берничә тапкыр үзгәртелеп басыла. Бу эштә керәшен шкулының җитәкчесе Василий Тимофеевның өлеше зур була. Ул керәшеннәрне яктылыкка чыгаруга, керәшен буларак саклап калуга бөтен күңелен биреп тырыша. Үзенең укыту ысулларын уйлап таба. Н. Ильминский аңа һәрчак булыша һәм Тимофеевның укыту ысулларына нигезләнеп, урыс булмаган халыкларны агартуның яңа системасын төзи.

Ул русчадан күчермәләрнең дә халык сөйләшә торган телдә булуын шарт итеп куя. Изге кенәгәләрне халык сөйләм теленә күчергәндә һәрчак В.Тимофеев белән киңәшеп, бергәләшеп эшлиләр. Күп кенә иман кенәгәләре әле дә булса алар күчергән хәлдә кулланыла. Инде килеп укучыларыбызны профессор, филология фәннәре докторы Д.М.Насиловның Мәскәүдә чыгучы 'Шанс' газетасында басылган (2002, март, ? 5) язмасыннан бер өзек белән дә таныштырасы килә.

'...Билгеле булганча, XIX йөзнең урталарыннан бирле христиан-керәшеннәрнең чиркәү теле аларның сөйләм телләренә нигезләнә һәм бу телгә төп иман җазулары күчерелә. Бу эш Н.Ильминскийның принципиаль куелмасы - изге язуларны һәм иман кенәгәләрен керәшеннәргә аңлашылган, үзләре сөйләшә торган телгә күчерү. Н.Ильминский һәм аның белән бергә эшләүче күчерүчеләр үз хезмәтләрендә уртак-төрки лексик элементларга таянганнар, әмма татар теленең исламлашкан сүзләрен читләткәннәр. Шул сәбәпле, бу алым христиан керәшеннәрнең төрки телен әдәби татар теленнән сизелерлек аерып торуга сәбәп була. Татар теле Идел буенда үсеш алган иске әдәби төрки теленең 'төрки' дигән төре нигезенә таянып үсеп чыга һәм ул ислам идеологиясен чагылдыруга юнәлдерелгән булып, гарәп, фарсы сүзләрен бик мул куллану белән аерыла.

Бу ике тел арасындагы аерымлыклар күп һәм күзгә күренеп тора, әмма иң күрсәткечлесе лексикага кагыла. Керәшен телендә үзгәреш кичермәгән нигездәге төрки тел сүзләре сакланган: күремче (знахарь), чирү (войско), өйрәтүче (учитель), тын (дух), аракы (вино), җазык (грех), боерык (закон), өй (дом) һәм башкалар. Икенче яктан гарәп-фарсы сүз алынмалары чагыштырмача күп урын алмыйлар. Керәшен телендә рус теленнән кергән алынма сүзләр дә бар, әмма алар үзгәреш кичергәннәр: Раштуа - Рождество, Элҗен - Ильин день һәм башкалар. Әмма тулаем алганда, дин терминологиясе төрки лексика нигезлегенә таянып эшләнелгән.

Фонетика ягыннан да күренеп торган аерымлыклар бар. Керәшен теле Җ- телләр арасына керә, татар теле Й-телле: жаман-яман (плохой), җарлы - ярлы (бедный). Сүз башында <Щк> авазы саклана (калык-халык), еш кына сүз башында <Щб> һәм <Щт> авазлары кулланыла (вакыт-багыт). Алынма сүзләрнең башында торган <Щг> һәм <Щх> авазлары кулланылмый (гомер-үмер), ә урта <Щп> һәм <Щг> авазлары саклана (тяпка-тәпке). Шулай ук <Щмл> урынына <Щмн> куллану кебек аваз ассимиляцияләре очрый (ашамлык-ашамнык).

Морфология өлкәсендә инфинитивларның архаик формалары -мага -ырга (бармага-барырга), һәм императивларның борынгы формалары - гын (барыгын). Фигыль вакытларының шәхси күрсәткечләрендә үзгәлекләр, башка аерымлыклар күзәтелә.

Җөмлә төзелеше дә иркенрәк булуы белән, ансатрак корылмалар кулланылуы белән аерылып тора. Китерелгән фактлар мондый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Дин кенәгәләрендә яшәп килгән, келәүләрдә кулланылып изгеләндерелгән керәшен телен чагыштырганда, ул бүгенге татар язма әдәби теле нормаларына сыеша алмый. Очраклы түгел, татар теле белеме турындагы әдәбиятта керәшеннәрнең сөйләшләрен гомумтатар әдәби теленең варианты дип түгел, диалекты дип карау өстенлек алган. Басмага әзерләнеп килгән яңа кенәгәләр, күчермәләр, аларның язу тәртипләре инде күп еллар буенча изге саналган, келәүләрдә кулланылган керәшен язма теленә нигезләнеп чыгарылырга тиешле. Искергән ассимиляцияләү карашларына нигезләнеп һәм уртак әдәби тел кысаларына кертү максатыннан чыгып, үз аерымлыгы булган халыкны, керәшеннәр җыенын, туган телләреннән (ул официаль рәвештә диалект формасы буларак танылса да) һичкемнең дә аерырга хакы юктыр...'

Профессор Насиловның соңгы фикерләре белән бик килешеп тә бетмим, чөнки 1917 елдан соң Совет мәктәпләре ачылгач, 1939 елга чаклы керәшеннәр дә латин хәрефләренә күчеп укыганнар. Сталинның барлык урыс булмаган халыкларның да язулары кириллица хәрефләренә күчерелергә тиеш, дигән приказыннан соң, 1939 елда татар алфавиты да үзгәреш кичерә. Кириллица нигезендә беренче татар алфавиты төзүчеләргә күпкә җиңелрәк булгандыр дип уйлыйм, чөнки инде күп еллар буена кулланылган, таянырлык үрнәк булырлык керәшен алфавиты булган. Шушы вакыттан бирле керәшеннәр дә яңа төзелгән татар алфавиты белән укый башлыйлар һәм бу бүгенгәчә дәвам итә. Шулай булгач, үзебезнең керәшеннәрнең дә элеккечә язылган иман кенәгәләрен авырсынып кабул итүләренә гаҗәпләнәсе юк. Татарча укымаган, татарлардан ерак яшәгән карендәшләребез - нагайбакларның безнең гәҗитне бик авырлык белән укыйбыз, аңламаган сүзләр күп дигәннәре белән дә килешәбез, чөнки без, Татарстанда яшәүчеләр, әдәби татар телен кулланабыз. Инде ничә буын, татар мәктәпләрендә укып, бик күп керәшендә кулланылган сүзләрне оныткан. Кайбер укучыларыбызның соравын искә алып гәҗитне элеккеге керәшен телендә чыгара башласак, калган укучыларыбызны югалту куркынычы бар.

Чиркәүдән ераклашкан, якынаерга теләге дә булмаганнарның керәшенчә иске язуны укый алмыйбыз дигәннәре дә сыныкка сылтау гына. Төптән уйласаң, әллә ни аерма да юк, бары берничә аваз төшеп калган һәм кайбер хәрефләрнең язылышы гына үзгә.

Укучылар сизәдер, соңгы елларда фәнни татар теле кануннарына туры килмәсә дә, язмаларыбызны сөйләм теленә якынайтып, халыкчан итеп язарга тырышабыз. Ә инде иман кенәгәләреннән, архив материалларыннан язмалар биргәндә, элек кулланылган хәрефләр, сүзләр үзгәртелми бирелә. Һәр бирелгән язма да үз укучысын таба.

Валентина Максимова

14.01.2011

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: