Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Кайбыч керәшеннәре турында кызыклы фактлар

Бу төбәк керәшеннәрендә бик күп мәҗүсилек билгеләре, борынгы ышанулар сакланып калган. Һәр авылда кирәмәт урыны бар. Анда йә чокыр булган, яисә агач үсеп утырган һәм ул урыннарга акча ташлаганнар, корбан чалганнар

Мәлки керәшеннәре үз халкының борынгы җыруларын, уен, өмә көйләрен, май чабу, табын арты, кунак, рекрут, кыз елату, туй җырларын гаҗәеп бай һәм зур мирас итеп бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткерә алган.

Мәлки керәшеннәреннән Республикага һәм бөтен Рәсәйгә танылган шәхесләр:

Малов Александр Михайлович – Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, журналист;

Мироваев Владимир Алексеевич – үзешчән композитор, җырчы, шагыйрь, баянчы, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, «Ак каз» керәшен ансамбле җитәкчесе. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Чартинова Людмила Степановна - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Митрофанов Вячеслав Алексеевич - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Галкин Вәли (Иван) Никифорович – Татарстанның халык артисты,

Бичарина Елена Исмагиловна – Татарстанның халык артисты, җырчы;

Әхмәтова Лидия Алексеевна ¬ – Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, җырчы;

Поляков Артур Владимирович – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры;

Давыдова Алина Олеговна – җырчы, “Ямьле” төркеме солисты һ.б.

Мәлки кусты 2004 елдан ҖЧҖ «Ак Барс» «Кубня» агрофирмасы составына керә. Мондагы халык терлечелек һәм яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән шөгельләнә.

Мәлки керәшеннәренең мәдәнияте бик үзенчәлекле. Һәр керәшен авылында диярлек фольклор ансамбльләре эшләп килә. Алга таба аларның һәрберсе белән сезне аерым-аерым таныштырырбыз.

Культурный центр имени Якова Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев