Туганайлар 18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Иске Тәрбит

Керәшен авыллары тарихыннан

Элек авылыбызны Ырым Тәрбите дип атаганнар. 16 гасырда иң беренче булып авылга Тәңребирде дигән кеше килеп утырган. Ул чордан калган зират әле дә сакланган, хәтта элеккеге кабер ташлары да исән. Шул ташларның берсендә гарәп графикасы белән: "Карамыш улы Туктамыш" диеп язылган.

Тәңречелек динен тоткан авылыбыз халкы Иван Грозный заманында чумылдырыла. Кайберәүләре качып калалар. Аларның токымнары әле дә тәңречелек динендә. Менә кайберәүләренең фамилияләре: Биктимиров, Назаров, Абульханов, Микусев h.6. Аларны аерым зиратка - "Чумылмаганнар зиратына" күмәләр.

Ә авылыбызның көнчыгыш тау башындагы зиратына (халык телендә "мазар" дип атыйлар) чумылганнарны күмәләр. Әлеге мазарда һәр ел саен май башында үлгәннәрне искә алу көне (Симет) үткәрелә. Халык монда "Ходай кочагындагылардан" кылган эшләре өчен гафу үтенергә, киләчәгенә бәхет сорап, җан иреге алырга килә.

Авылыбыздагы чиркәү каршында 4 сыйныфлы чиркәү-приход школы эшләп килгән. Революциядән соң чиркәүне туздырып, аның урынына культура йорты салып куйганнар. Бүгенге көндә дә әлеге клуб эшли.

Иске Тәрбит - тарихны эченә сыйдырып яшәүче авыл. Шәкүр Карак, Степан Разиннар да авылыбыз юлларында эзләрен калдырганнар.

Авыл халкы әби-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны дәвам итеп яши. Шуларны берсе-безнең авылда зурлап үткәрелә торган Май чабу бәйрәме.

Элек һәр йортта ат асраганнар. Февраль ахырында, атларга кыңгыраулар урам буйлап май көенә җырлап йөргәннәр: Урамыннан гына, ай, узарбыз./ Яшел ефәк сузарбыз,/ Яшел генә ефәк, ай, җитмәсә,/ Бер җыр җырлап узарбыз.

Элеккеге картлар әйтүе буенча, атта йөрүне "кадача" дип атаганнар. Егетләрнең кызларны карга егуын да йола таләп иткән.

Әлеге йолалар берсе онытылмый. Бүгенге яшьләрнең гореф-гадәтләрне итүен күреп әби-бабаларыбыз да шатлана.

Наташа Башурина, Кайбыч районы, Иске Тәрбит авылы, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән алынды, №11(71) 1999 ел

Фото: sobory.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев